Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Озакламый сайтыбызда "Яшел почмак" фотобәйгесе башлана, фотоларны бүгеннән кабул итәбез

Хөрмәтле дуслар, сайтыбызда фотоконкурслар үткәрү матур гадәткә әйләнде. Әлеге конкурслар аша без сезне уңган райондашларыбыз белән таныштырып барабыз. Хәзер сайтыбызда "Оста куллар" фотоконкурсы төгәлләнеп килә, ул 15 апрельгә кадәр барачак. Параллель рәвештә тагын бер экспресс-конкурс игълан иттек: ул "Иң матур сыерчык оясы" дип атала. Әлеге конкурс озак дәвам итмәячәк, 10...

Хөрмәтле дуслар, сайтыбызда фотоконкурслар үткәрү матур гадәткә әйләнде. Әлеге конкурслар аша без сезне уңган райондашларыбыз белән таныштырып барабыз.

Хәзер сайтыбызда "Оста куллар" фотоконкурсы төгәлләнеп килә, ул 15 апрельгә кадәр барачак.

Параллель рәвештә тагын бер экспресс-конкурс игълан иттек: ул "Иң матур сыерчык оясы" дип атала. Әлеге конкурс озак дәвам итмәячәк, 10 май көнне тәмамланачак та.

Әмма аның өстенә тагын бер фотобәйге игълан итәргә булдык. Аның исеме исә "Яшел почмак". Күбебез өйләрендә матур гөлләр үстерә. Без менә нәкъ шул гөл-чәчәкләр конкурсы оештырырга булдык.

Сездән өйләрегездәге гөлләр фотоларын көтеп калабыз. Фотоларны безнең Вконтактедагы аккаунтыбызга җибәрегез.

Фотоконкурс үзе 20 апрель көнне башланып китеп 1 июньгә кадәр барачак.

Фотоларны бүгеннән кабул итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев