Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Парлы гомергә ни җитә?!

Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә озак , матур гомер кичергән парлар белән очрашып, аралашу, матур традицияга керде. Шушы көннәрдә Теләче авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсен район граҗданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, Теләче авылы җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллиннар тәбрик итеп истәлекле бүләк тапшырды.

Чәчләренә көмеш йөгерсә дә, яшьлектәге кебек, уйнап, көлеп сөйләшүче парларга карыйсың да, матур яшәүнең сере нидә икән, дип уйланасың. Әйтерсең алар дүрт дистәдән артык гомер кичермәгән, бергә яши башлаганнарына 4 кенә көн кебек тоела. Теләче авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе дә шундыйлардан. Җәй җитсә, Рузия апа белән Рәис абый болынга җир җиләгенә китә. Көз аенда исә, гөлҗимеш, балан, дару үләннәре җыябыз дип бергәләшеп табигатькә юл тоталар. Ничә күрмә, әлеге пар гел бергә. Рузия ханым капка төбендә озаграк торса, Рәис абыйның тавышы ишетелә: «Карчык, әнисе дим, кая югалдың, хәзер балалар килеп җитә». «Миннән башка бер генә минут та яши алмый, тагын югалткан», дип яшь кызлардай җиңел адымнар белән Рузия ханым капкадан кереп югала. Балалар дигәннән, әлеге гаилә өч кыз тәрбияләп үстергән. Балалары да тормышта үз ярларын табып, малайлар, кызлар үстерә. Җәй аенда алты оныклары әби-бабасына ярдәм итәргә, ял итәргә килә.
Караширмә авылында туып үскән Рузия апа белән Рәис балачакта бергә уйнап үсә. 14 яшь тулгач, Рузия ханым Караширмә авылында клуб мөдире һәм хат таратучы булып эшли. 18 яше тулгач Теләчедә азык-төлек сата торган кибетне кабул итеп ала. Эшкә җитез, һәрчак елмаеп торучы кызны район халкы бик тиз үз итә. Рузиягә мин генә түгел башкалар да күз салыр дип, Рәис абый сөйгәненә тәкъдим ясый. 1971 елда яшь парлар гомергә бергә булырга дип гаилә кора. Батыр йөрәкле Рузия апа 1971 елда хуҗалык товарлары кибетен кабул итеп ала. Тимер-томыр өеменә карап бер тын уйга батып утыра да: «Ярдәм ит, синнән башка булмый, кибеткә кил» дип, Рәис абыйга ялына башлый. Гаилә башлыгы Рәис тә үз сүзендә каты тора, миннән сорап бармадың, үзең эшлә» ди. Бу тарткалашу бары бер атна дәвам итә. Сөйгәнең дигәндә, ни генә эшләмисең. Рәис абый да мәктәптә ияләнгән эшен ташлап, кибеткә килә. Рәис абый килгәч, эш җайлана. Тиз арада сатарга да өйрәнә. Район оешкач, Рәис абыйны сәүдә буенча җаваплы итеп куялар. Хезмәтенә күрә, хөрмәте дә була. Ул «Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре», «Хезмәт ветераны» кебек мәртәбәле исемнәргә лаек була. Теләчедә йорт житкереп Караширмәдән Теләчегә күченәләр.
Ислам дине кануннары буенча гомер кичерүче пар, биш вакыт намаз укый. Дин кардәшләребезне соңгы юлга озатуда да ярдәм итә. Ишек алды тутырып кош-корт асрыйлар. Аннары балалары өмә ясап каз йолкый. Рузия апа эш тәмамлануга каз коймагы, бәлеш пешерә. Тыныч кына гомер сукмагы буйлап атлый торгач, 44 ел үтеп тә киткән. «Ходай бер-беребездән аера күрмәсен. Рузия апаң мине барлап, җайлап кына тора. Бүген дә тәмле телләнеп, түбәнөйгә төшереп бәрәңге алып меңгертте. Шундый итеп әйтә, ул кушкан эшне ничек башкарганныңны да сизмисең», - ди елмаеп йорт хуҗасы. Аларга карагач, бар парларга да шундый тигез картлык насыйп итсен Ходай дип телисе килә. Теләче авылында гомер кичерүче Абдуллиннар гаиләсе булганына шөкер итеп яшәүчеләрдән. « Яшь олыгайган саен, парлы, тыныч картлык кичерүнең бәхетен ныграк аңлыйсың. Яшьлектә вакыт ничек тә уза, авыр чакта ярдәм кирәк булганда янәшәңдә гомер иткән парың бәхет», - ди алар.
Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X