Теләче Информ

Парлы канат олыгайгач кирәк

Һәр журналистның язасы килеп, ләкин һаман кулы җитми йөри торган темалары була торгандыр ул. Олы Мәтәскә авылында яшәүче Шәриповлар гаиләсенең тотнагы - Габдулла абый һәм Саҗидә апа турында күптән язарга ниятем бар иде, ниһаять язарга насыйп булды, Аллаһка шөкер… Һәр яктан үрнәк әлеге гаилә әһелләренең барысыннан да ниндидер нур бөркелә....

Һәр журналистның язасы килеп, ләкин һаман кулы җитми йөри торган темалары була торгандыр ул. Олы Мәтәскә авылында яшәүче Шәриповлар гаиләсенең тотнагы - Габдулла абый һәм Саҗидә апа турында күптән язарга ниятем бар иде, ниһаять язарга насыйп булды, Аллаһка шөкер…
Һәр яктан үрнәк әлеге гаилә әһелләренең барысыннан да ниндидер нур бөркелә. Йортларына килеп керү белән тынычлык, рәхәтлек туа күңелдә. Догалы - әби-бабайлы йорт бу. Саҗидә апа белән тормыш терәге Габдулла абзыйга инде 75 яшь, быел бергә тормыш корып яши башлауларына да 53 ел булып ките. «Сөбеханалла»дан башка сүзне әйтеп булмый, күз тимәсен үзләренә. Артларыннан бер дигән өч ир-бала, ике кыз бала, алардан туган 11 онык үсеп буйга җиткән. Авылның хөрмәтле кешеләре алар. Аеруча Саҗидә апа язмышына тукталасым килә. Бүгенге көндә, Саҗидә апа авылның мөхтәрәм абыйстае - Ак әби. Бу зур эшкә ул, күп еллар абыстай вазыйфасын башкарган Миңнегөл Хуҗиәхмәтова авылыбызны ятим итеп, арабыздан киткәннән соң алынды. «Эше җиңел булмаса да, Аллаһ Тәгалә көч-куәтен, җиңеллеген бирә», - ди ул. Саҗидә апаның сөйләшүе бик тәмле, аның күзенә карап, сүзләрен, ягымлы тавышын гел тыңлыйсы гына килеп тора, ә Габдулла абый тапкыр сүзләрен үлчәп кенә әйтеп куя. Балачак, яшьлекләре авыр юклык елларына туры килә аларның, Саҗидә апага әтисе сугышка киткәндә нибары яшь ярым була. «Кайтам кызым, кайтам» - дип вәгъдәләр биреп китсә дә, ата сугыш кырында ятып кала. Ялгыз ана алты ятимне берүзе аякка бастыра, башлы-күзле итә. Саҗидә апа да, Габдулла абый да гомер буе колхозда эшли. Балаларын да хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерәләр, хәзерге вакытта алар төпчек уллары Рафис, киленнәре Альбина карамагында яши. Рафис абый Шәрипов турында газетабызда язган бар инде, ул үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган кеше. Башы-кулы белән хуҗалык эшендә, мал-туарлар арасында алар. Аңа авыл халкы да рәхмәтле, чөнки дәүләт программасы нигезендә фермерлык эшенә алынган кешеләргә юллар салынганлыктан, Рафис абый үз эшен башлагач, авылның ничә еллар юлсызлыктан интеккән урамнары да юллы булды. Игелекле гаилә - Шәриповлар. Әти-әниләре дә: «Балаларыбыз бик игелекле, тәүфыйклы булды», - дип куана. Гаиләдә һәркемнең үз таланты бар, бу гаиләдән чыккан һәркем я бии, я җырлый, я гармунда сиптерә… Иҗади гаилә дә алар. Өлкәннәрдән килә бу, Саҗидә апа үзе шигырьләр, җырлар яза, элек-электән Габдулла абый белән икесен бәйрәмнәрдән парлап җырлатмый җибәрмәгәннәр. «Кара-каршы гел сөйләшеп утырабыз, тигез яшәүләргә ни җитә, яшьләр хәзер җиңел тормыш тели шул, юк кына авырлык килеп чыкса да, аерылышырга карар кылалар. Без, бер тиенсез яшәгән заманда да гаиләне таркатмадык, аерылмый-каерылмый яшәүләргә ни җитә, аерылмаганнар бик ота, чөнки парың белән тигез булу, барыннан да битәр олыгайгач кирәк ул. Тормышымны саклар өчен чәнечкеле тимер чыбык та йоттым, ди торган иде бер абзый, тигезлек бик кирәк, пар канат иңеңне саклап тора ул. Гаиләгезне ничек булса да сакларга тырышыгыз» - дип нәсыйхәтләрен бирә алар яшьләргә.
Шигырьләрне күңеле тулганда яза Саҗидә апа, һәр юлында - тормыш тәҗрибәсе ярылып ята. Үзе язган шигырендәгечә, һәркемгә үрнәк булырга омтыла алар, әлеге соклангыч парга хәерле, озын гомерләр насыйп итсен Ходай!
«Узган гомерләргә хисап
тотмыйк,
Өметләник озак яшәргә,
Авырлыкны җиңеп,
сабырлыкны җыеп,
Терәк булып яшик, яшьләргә!
Үрнәк булып яшик яшьләргә!».
Рәфилә Шәмсетдинова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: