Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Пенсия фондының ялган хезмәткәрләре картларның 566 мең сум акчасын урлаган

Чаллы суды ялганчыларны дүрт һәм ике ел ярымга ирекләреннән мәхрүм иткән. (Чаллы, 10 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда Мәскәүдән килгән ике алдакчының гастрольләре суд белән төгәлләнгән. Криминаль үткәне булган ике хатын-кыз Пенсия фонды хезмәткәрләре булып, өлкәннәр яшәгән фатирларга кереп, акчаларын урлаган. Бу хакта шәһәр судында җиткерделәр. Пенсия фонды хезмәткәрләре дип...

Чаллы суды ялганчыларны дүрт һәм ике ел ярымга ирекләреннән мәхрүм иткән.

(Чаллы, 10 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда Мәскәүдән килгән ике алдакчының гастрольләре суд белән төгәлләнгән. Криминаль үткәне булган ике хатын-кыз Пенсия фонды хезмәткәрләре булып, өлкәннәр яшәгән фатирларга кереп, акчаларын урлаган. Бу хакта шәһәр судында җиткерделәр.

Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырган Павловская пенсионер фатирына кереп, реформа үткәрелә, банкнотлар алышына, купюраларның номерларын язып алырга кирәк, дип ышандыра. Карт, яшергән урыннан 66 мең акчасын алып биргәч, телефоны шалтырый. Сөйләшеп бетергәч, караса, хезмәткәр дә, акчалар да юк.

Икенчесендә "эшкә" дус хатыны - Кнапекны да ала. Берсе реформа турында сөйли, акчалар чыккач, икенчесе пенсионерның игътибарын башка нәрсәгә җәлеп итә. Шулай итеп, 500 мең сум акча алар кесәсенә күчә.

Ачыкланганча, Павловская мошенниклык өчен хөкем ителгән булган инде. Мәскәү шәһәренең Тверь суды аны алты елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул чакта аңардан 22 мәскәүле зыян күргән. Колониядә 4 ел да 3 ай утыргач, баласы балигъ булганчы дип, җәзаны үтәү туктатылып торган. Кнапек Мәскәүнең Измайлов суд суды тарафыннан мошенниклык өчен бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән, срогын тутырган. Чаллы суды Павловскаяны гомуми режимдагы колониягә дүрт елга, Кнапекны ике ел ярымга хөкем иткән.

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X