Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Полиция хезмәткәрләре районыбыз халкын ирекле рәвештә бармак эзләрен алдырырга чакыра

Полиция хезмәткәрләре районыбыз халкын ирекле рәвештә бармак эзләрен алдырырга чакыра. Кешенең бармак эзе турындагы мәгълүмат һич көтмәгән очракта кирәк булырга һәм кешене төрле экстремаль ситуацияләрдә коткарып калуга хәлиткеч ярдәм итәргә мөмкин. РФ ЭЭМның 2012 елның 14 июле приказы нигезендә, илебезнең һәр кешесе полиция бүлегенә үзенең бармак эзләрен алып калуларын сорап...

Полиция хезмәткәрләре районыбыз халкын ирекле рәвештә бармак эзләрен алдырырга чакыра. Кешенең бармак эзе турындагы мәгълүмат һич көтмәгән очракта кирәк булырга һәм кешене төрле экстремаль ситуацияләрдә коткарып калуга хәлиткеч ярдәм итәргә мөмкин.

РФ ЭЭМның 2012 елның 14 июле приказы нигезендә, илебезнең һәр кешесе полиция бүлегенә үзенең бармак эзләрен алып калуларын сорап мөрәҗәгать итә ала.

Ирекле дактилоскопия бушлай процедура. Сез паспортыгызны алып үзегез яши торган җирлекнең полиция бүлегенә барасыз, гариза язасыз һәм шунда ук бармак эзләрен алдырасыз.

Әлеге процедура, беренче чиратта, юлда күп йөрүчеләр, командировкаларга чыгучылар, гомумән, тормышына күпмедер дәрәҗәдә куркыныч янаучы һөнәр ияләре өчен кирәк. Алдагысын кем белгән. Мәсәлән, кеше хәтерен югалтырга мөмкин, аның бармак эзләре полиция базасында табылган очракта, тиз генә шәхесен ачыклап булачак.

Мәсәлән, күптән түгел Хакасиядә бер егетне поезд тәрәзәсеннән ташлап калдыралар. Бәхеткә ул исән кала, әмма хәтерен югалта, янында акчасы да, документлары да булмый. Әлеге егетнең кемлеген ачыкларга бармак эзләре ярдәм итә һәм аны туганнары кулына тапшыралар.

Әгәр ирекле рәвештә дактилоскопия үтеп, күпмедер вакыттан соң сезнең бармак эзләрен полиция базасыннан алып атуларын телисез икән, бу да мөмкин эш. Моның өчен полиция бүлегенә бармак эзләрен сөртеп атуларын сорап гариза язарга гына кирәк. Электрон информацияне берничә минут эчендә юкка чыгаралар, кәгазь дактилокартаны юк итү эше 30 көн эчендә башкарылачак. Шуннан соң сезгә бармак эзләрегезнең полиция базасыннан юкка чыгарылганлыгы турында хәбәр итеп хат киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев