Профилактика – иң яхшы саклану!
Республикада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Балаларга һәм өлкәннәргә гриппка каршы иммунлаштыру үткәрү өчен "Совигрипп" һәм "Ультрикс" вакциналары кайтты. Вакциналарда 2017-2018 еллар сезонында игътибар үзәгендәге вируслар штаммнары булган: А тибындагы/ (Н1N1), А/ (Н3N2), В. Препаратлар куркыныч янаган төркемдәге кешеләрне, шул исәптән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, 60тан узган өлкәннәр,...
Республикада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Балаларга һәм өлкәннәргә гриппка каршы иммунлаштыру үткәрү өчен "Совигрипп" һәм "Ультрикс" вакциналары кайтты. Вакциналарда 2017-2018 еллар сезонында игътибар үзәгендәге вируслар штаммнары булган: А тибындагы/ (Н1N1), А/ (Н3N2), В.
Препаратлар куркыныч янаган төркемдәге кешеләрне, шул исәптән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, 60тан узган өлкәннәр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, студентлар, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне иммунлаштыру өчен медицина оешмаларына таратылды. Барлык халыкның 40%ына прививка ясау планлаштырыла.
Исегездә тотыгыз: грипп катлауланулары белән куркыныч - пневмония, миокардит, менингит, шулай ук синусит, отит, ангина һәм башкалар. Вируслы үпкә ялкынсынуы күп. Авыруларның хәле бик тиз авырая һәм тәүлек дәвамында сулыш алу кыенлаша, ә инде моның аяныч тәмамлануы бар.
Грипп билгеләре:
-тән температурасы кискен 38 градустан күтәрелә
-баш авырта
-мускуллар авырту
-тамак авырта
-борын тыгыла, ага
-күңел болгана, эч китә
Авыру ничек йога:
-авыру кеше белән аралашканда
-грипп билгеләре булган кеше белән аралашканда 2 метрга кадәр
-балалар балалар бакчасында һәм мәктәптә, өлкәннәр җәмәгать урыннарында (театрлар, сәүдә үзәкләре).
Иммунитет формалашу өчен 1-2 атна кирәк, иммунитетлары йомшак кешеләрдә прививка ясаганнан соң 1-1,5 ай.
Булачак әниләргә истә тоту зарур, йөкле чакта авыру 4 тапкыр көчле була, госпитальләштергәндә 7 мәртәбә, алдан бала табучылар 30%ка арта. Россиядә 2014 елдан йөкле хатыннарга гриппка каршы прививка Милли прививкалар календарена кертелде. Прививканы йөклелекнең 2-3 триместрында ясау кирәк. Ул бушлай ясала.
Хөрмәтле район халкы! Авыруның беренче билгеләре булуга табиб чакырыгыз һәм аның күрсәтмәләрен үтәгез, үздәвалану белән шөгыльләнмәгез! Авырган килеш эшкә яки укуга бармагыз, авыру билгеләре булган баланы бакчага яки мәктәпкә җибәрмәгез - сез үзегезне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч астына куймагыз!
Тухбиева Эльвира Асхатовна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев