Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Путинга сорау биргән кызны, дәвалау өчен, Мәскәүгә китерәләр

15 июнь көнне оештырылган туры элемтә вакытында кыз ил Президентына үзен ялгыш дәвалаулары хакында җиткергән иде. Ил Президенты Владимир Путинның туры элемтәсе аша төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсенә шикаять белдергән 24 яшьлек Дарья Старикованы бүген Мәскәүгә китерәчәкләр. Бу эш Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләтелгән. Бүген иртән самолет Раменское аэропортыннан Мурманскига...

15 июнь көнне оештырылган туры элемтә вакытында кыз ил Президентына үзен ялгыш дәвалаулары хакында җиткергән иде.

Ил Президенты Владимир Путинның туры элемтәсе аша төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсенә шикаять белдергән 24 яшьлек Дарья Старикованы бүген Мәскәүгә китерәчәкләр. Бу эш Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләтелгән. Бүген иртән самолет Раменское аэропортыннан Мурманскига очты. Әлеге шәһәрдә кичә Россиянең әйдәп баручы онкологлары белән үткәрелгән консилиумда кызны Мәскәүгә җибәрү турында карар кабул ителгән.

"Российская газета" язганча, 15 июньдә Президент белән үткән туры элемтәгә Апатиты шәһәреннән Дарья Старикова мөрәҗәгать итә. Кыз Владимир Путинга үзен ялгыш дәвалаулары хакында зарлана. Шул сәбәпле күп вакытның әрәмгә китүен җиткерә.

Турыдан-туры элемтәдән соң Дарья Старикованы район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр, аннан ул Мурманскиның өлкә хастаханәсенә озатыла. Россия Федерациясе Тикшерү комитеты, Старикованың мөрәҗәгате нигезендә, "эшкә салкын карау" маддәсе буенча җинаять эше дә кузгатты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев