Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Равил хәзрәт Бикбаев: «Корбанга сыер чалганда корбаныннан бигрәк, ите кирәк әле миңа, дигән кеше катышса, калган алты кешенең дә корбаны кабул булмый»

Безнең Хәнәфи мәзһәбе буенча, корбан чалу ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри санала. Балигъ, үз акылында булган, Корбан гаете вакытында сәфәргә китмәгән кеше ел саен, байлыгы һәм мөмкинлеге бар икән, корбан чала. Байлыгы дигәннән, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы быел нисаб күләмен 20 мең сум дип билгеләде. Берәр кешенең...

Безнең Хәнәфи мәзһәбе буенча, корбан чалу ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри санала. Балигъ, үз акылында булган, Корбан гаете вакытында сәфәргә китмәгән кеше ел саен, байлыгы һәм мөмкинлеге бар икән, корбан чала. Байлыгы дигәннән, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы быел нисаб күләмен 20 мең сум дип билгеләде. Берәр кешенең Корбан гаете көнне, көндәлек ихтыяҗларыннан артып калган 20 мең сум акчасы булса, аңа корбан чалу мәҗбүри була. Коръәндә: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер», - диелә. Корбан чалу безне Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Шул рәвешле без мескеннәрне һәм ятимнәрне дә шатландырабыз, аларны тукландырабыз.

- Өлкән кешенең берәмтекләп үлемтеккә дип җыеп куйган 20 меңләп акчасы булып, ул да корбан чалырга тиешме?
- Ул аны кирәкле ихтыяҗы өчен җыеп куйган, аны үлемтеккә дип тәгаенләгән бит. Иншалла, аның өстеннән корбан төшә. Үзеңне авыр хәлдә калдырырга кирәкми, ислам дине катлауландырырга кушмый. Кайберәүләр, савапка ирешәм дип, акчасы булмаса да, корбан чала. Мондый вакытта, үзең дә мохтаҗ булганга күрә, корбан итен таратмыйча, үзең генә ашарга да ярый.

- Корбанга нинди хайваннар алына? Шуларны искә төшереп китсәгез иде?
- Корбан итеп дүрт төрле хайван: кәҗә, сарык, сыер һәм дөя чалына. Дөя - биш, сыер - ике, сарык белән кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Ике яше тулмаган, әмма яхшы үгез бар, аны чалырга ярыймы дип сорыйлар, юк, ярамый. Ә менә сарыкның яше алты айдан артыграк булып, зур күренсә, аны бер яше тулмаган булса да чалырга ярый. Корбанлык аксак, сукыр, койрыксыз яки башка төр кимчелекле булырга тиеш түгел. Дөя белән сыерны җиде кеше дә җыелып чала ала, әмма аларның барысының да нияте корбан чалу булырга тиеш. Берсе корбаныннан бигрәк, ите кирәк әле миңа, юньгәрәк чыгар дип катышса, калган алты кешенең дә корбаны кабул булмый. Хайванны бары тик гает намазыннан соң гына чалырга ярый, гает намазына кадәр чалынган корбан дөрес түгел. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бер хә​дисендә, кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу йөкләмәсе аның өстеннән төшмәс, диелә. Кайберәүләр гает намазына кадәр үк чалып куеп, тизрәк таратып бетерү саваплы дип уйлап ялгыша. Корбан итен гаеттән соң да таратырга рөхсәт ителә. Гомумән, корбанны гает көненнән соң ике көн дәвамында чалырга була. Дүртенче көндә ярамый.

- Корбанлык сатып алганда сатулашырга ярыймы?
- Кечкенә генә сарык өчен кыйммәт сораса, ярый, әмма ямьсезләнеп түгел. Шунысы да бар: никадәр кыйммәткә алсаң, савабы күбрәк.

- Үлгән кеше исеменнән корбан чалынырга тиешме?
- Вафат булган әби-бабайлар, әти-әниләргә багышлап, аларга хөрмәт күрсәтеп корбан чалу рөхсәт ителә. Тик нисабка җиткән кеше иң беренче чиратта үзе исеменнән чала, акчасы калса, бу йоланы вафат булган кеше исеменнән дә башкара.

- Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган урында булуы мәҗбүриме?
- Мәҗбүри түгел. Мөһим сәбәпләр белән корбан чалдыру урынында була алмаса, аның исеменнән башка бер кеше чалдыра ала. Әмма корбанны үзең чалсаң яки хайван чалганда үзең катнашсаң, ул тагын да саваплырак була.

- Корбан ите ничек бүленә?
- Гадәттә, өч өлешкә бүләбез. Бер өлешен кеше үзенә калдыра, бер өлешен мескеннәргә сәдака итеп бирә, бер өлешеннән аш уздыра яки туганнары, дусларына тарата.

- Башка милләт кешеләренә бирү дөресме?
- Әлбәттә, ярый.

- Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?
- Ярый, әмма бездә бәйрәм булгач, шашлык янына аракы кую гадәте дә бар. Анысыннан сакланыгыз, ул - тыелган эш.

- Сөякләрен эткә бирергә ярамый, аны күмеп куярга кирәк дип әйтүчеләр бар?
- Ул фәкать халык арасында таралган бер сүз генә дип беләм, динебездә андый тыюны белмим.

- Сарык итен яратмаган кеше корбанлыктан баш тарта аламы?
- Юк, аны алырга кирәк. Ашамыйсың икән, башка кешегә күчтәнәч итеп бир.

- Корбан итен башка ит белән бергә салып аш пешерергә ярыймы?
- Нишләп ярамасын. Ул да шул ук ит бит, бары Аллаһ ризалыгы өчен чалынган гына.

- Корбан сарыгының тиресен сату рөхсәт ителәме?
- Асылда, ярамый, ләкин әрәм булганчы дип сатсаң, аның акчасын мохтаҗларга сәдака итеп бирергә кирәк.

- Ит чалучыга хезмәте өчен акча бирергәме, әллә шул корбан итен бирсәң дә буламы?
- Аңа ит белән түләнелми, акча бирү дөрес. Әгәр дә мохтаҗ кеше булса, акчадан кала, корбан итен дә бирә аласыз.

- Корбан бер кеше исеменнән чалынамы, әллә гаилә исеменнән дә ярыймы?
- Ваҗиб корбаны акчасы булмаса, ягъни гаиләнең артык 20 мең акчасы юк, әмма корбан чаласы килеп, булган акчасын җыеп барган икән, ул вакытта гаилә исеменнән дә ярый. Гаилә башлыгы барысы исеменнән дә корбан чалырга ният кыла. Савабы бөтен гаиләгә була, иншалла.

- Рәхмәт, хәзрәт, эчтәлекле җавапларыгыз өчен.
- Мөмкинлектән файдаланып, газета укучыларны Корбан бәйрәме белән котлыйсым килә. Аллаһы Тәгалә Корбан гаете көнне кылган изге гамәлләрне, гает намазларын, чалган корбаннарны, Гарәфә көнендә тоткан уразаларны кабуллардан кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаерга, исәнлектә-иминлектә яшәргә язсын.

Бәйрәм вәгазе Казанда Галиев мәчетендә узачак, ул сәгать 04.30да башланачак, гает намазы сәгать 05.00дә укыла. Галиев мәчетеннән бәйрәм чарасын ТНВ каналы турыдан-туры күрсәтер дип көтелә.



Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный. Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла. «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк», - ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыкмаган бала: «Мин Аллаһ әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», - дип, мәлгуньне ташлар атып куып җибәрә. Аллаһы Тәгалә, Үзенең киң рәхмәте белән, Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешегә, корбан итәргә дип, Аллаһ тарафыннан куй бирелә. Шул көннәрдән бирле, изге бер йола итеп, Корбан гаете билгеләп үтелә.

Дилбәр Гарифуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев