Район буенча язгы кыр эшләре ничек бара? Журналист тикшерүе

Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә язгы кыр эшләре башланып китте. Кояшлы, аяз көннәр кәефне күтәрә, күңелдә килер көннәргә өмет уята. Дөрес, игенче-механизаторларыбыз чәчүгә төшмәде әле. Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәренең төп максаты - уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау. Тукландыру үләннәргә өстәмә көч бирсә, тырмалау исә туфракта дымны сакларга ярдәм итәчәк. 26...
Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә язгы кыр эшләре башланып китте. Кояшлы, аяз көннәр кәефне күтәрә, күңелдә килер көннәргә өмет уята. Дөрес, игенче-механизаторларыбыз чәчүгә төшмәде әле. Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәренең төп максаты - уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау. Тукландыру үләннәргә өстәмә көч бирсә, тырмалау исә туфракта дымны сакларга ярдәм итәчәк.
26 апрель көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, уҗымнарны тукландыру 8200 гектарда (89%) башкарылса, күпьеллык үләннәр 4800 гектар мәйданда (43%) ашланган. 9500 гектарда (86%) күпьеллык үлән басуы, 3100 гектар мәйданда көзге культуралар тырмаланган. 2200 гектарда (8%) дым каплатылган. План буенча 28200 гектар мәйданда дым каплату карала. Хуҗалыкларда 2600 тонна (68%) чәчүлек орлыкка инкрустация үткәрелгән.
Бүген көзге культураларны тукландыру эше җаваплылыклары чик-ләнгән "Алан", "Агролак" ширкәтләрендә, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә тәмам. Җаваплылыгы чик-ләнгән "Агролак", "Таң" ширкәте механизаторлары күпьеллыкларны тукландырып бетерде. Күпьеллыкларны тырмалауда җаваплылыклары чикләнгән "Агролак", "Тукаш", "Таң" ширкәте, ачык типтагы "Теләчеагрохим-сервис" акционерлык җәмгыяте механизаторлары зур өлгерлек күрсәтеп эшләделәр. Дым каплатуда "Таң", "Агролак" ширкәте механизаторлары зур активлык күрсәтәләр. Иң күп ашлама җаваплылыклары чикләнгән "Агролак", "Алан", "Игенче" ширкәтләрендә тупланган. Әлеге хуҗалыкларда һәр гектарга 60шар, 55шәр килограмм тәэсир итү көчендәге ашлама туры килә.
Күпьеллыкларны, көзге культураларны тукландыруда һәм тырмалауда Әмир Мөбәрәкшин ("Сөт иле - Теләче" агро-фирмасының "Баландыш" бүлекчәсеннән), Нияз Латыйпов ("Игенче" ширкәтеннән), Рамил Хуҗиәхмәтов ("Таң" ширкәтеннән), Илшат Хәсәншин ("Сөт иле - Теләче" агро-фирмасының "Чулпан" бүлекчәсеннән), Рәшит Хәбиров ("Алан" ширкәтеннән), Хөснулла Шәйдуллин ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәсеннән) Альфред Кәримуллин ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Айдар" бүлекчәсеннән) фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшлиләр.
Шундый ук активлыкны һәм фидакарьлекне без, 25 апрель көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәтендә дә күрдек. Биредә аеруча көзге культураларның торышы сөендерә. Кыштан язга яхшы хәлдә чыкканнар. Шәткелеләр тарафыннан көз көне дә аз хезмәт куелмаган, хәзер дә яхшы тәрбияләгәннәр. Ямь-яшел уҗымнар күзне иркәли, мул уңыш вәгъдә итәләр. Сөбханалла! Һәр хуҗалыкта да уҗым культураларының торышы алай түгел. Кызганыч, кайбер хуҗалыкларда, субъектив сәбәпләр аркасында, көздән эшкәртелми калган басулар да бар. Мәсәлән, «Сөт иле - Теләче» агрофирмасының узган ел эшкәртелми калган кукуруз басуларын күргәч, йөрәк әрни.
Бүген шәткелеләр дым каплата башлады. Тагын бер-ике көннән сабан чәчүен башлаячаклар. Биредә кайсы гына басуга барып чыкма, тракторлар гөрелтесе ишетәсең. Күңелне күтәрә, йөрәккә яшәр көч бирә торган манзара бу.
Фәнил Гаязов.
Фотода: җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте механизаторлары Илсур Гыйләҗев белән Зиннур Габдриевлар төшке аш вакытында. Зиннур ага лаеклы ялда булса да, туган хуҗалыгына ярдәм итүдән туктамый.
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 08:49Комбайннарны техник карау вакыты Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган үзйөрешле машиналарны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техниканың төзек хәлдә булуы мөһим.2500
-
23 май 2022 - 08:43Карендәшләр бәйрәм итте... Эх, гомер агышлары... Кай арада көн туа да, кай ара- да кояш бата. Баксаң, яз фасылының соңгы ае – май ае да үтеп бара. Май ае салкынча тора. Хәер, бу айның салкын килүен борынгылар хуп күргән, икмәкнең мул булуына ишарә икәнлеген әйткәннәр алар.1900
-
23 май 2022 - 08:03Косасы килсә, лимонлы су эч Лимон судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйли, тукымаларны тукландыра торган С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай.2000
-
22 май 2022 - 16:16Кукмарада узган йөзү буенча ярышларда катнаштылар Бүген районыбызның бертөркем спортчылары Кукмара районында узган йөзү буенча ярышларда катнашып кайттылар.19700
-
22 май 2022 - 15:53Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланып китте Бүген Теләченең үзәк стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланып китте.13800
-
22 май 2022 - 09:37Матур хатирәләр яңарды 19 май - Бөтенсоюз Пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри мәктәбендә матур чара үтте.10000
-
22 май 2022 - 08:34«Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр Балалар китапханәсенең «Гөрләвек» клубына йөрүче укучылар Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр.9800
-
22 май 2022 - 08:02Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр 19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.26900
-
22 май 2022 - 07:58Гипертония инсульт, инфаркт куркынычын арттыра Татарстанда яшәүче 400 меңнән артык кеше югары кан басымыннан интегә. Чынлыкта республикада артериаль гипертония диагнозы белән яшәүчеләр саны күпкә артык, дип фаразлый белгечләр.11300
-
21 май 2022 - 17:13Яңа төр, тәүге ярыш Бүген, ягъни 21 май көнне, “Батыр” спорт комплексында спортның Абсолют Реаль сугыш төре буенча ачык турнир булып үткәнен хәбәр иткән идек.20700
-
21 май 2022 - 16:29«Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды Бүген, ягъни 21 май көнне «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды.22600
-
21 май 2022 - 13:28Хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды 20 май көнне район мәдәният йортында мәгариф, хастаханә, мәдәният, спорт оешмалары, китапханә хезмәткәрен хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды.16000
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.28600
-
22 май 2022 - 12:38Мөселманнар арасында футбол ярышы бара
-
19 май 2022 - 06:32Пионерлар көне белән!
-
23 май 2022 - 08:57Театр карап кайттыларБөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Салават Юзеевның “Кияу урлау” спектакле күрсәтелде.2600
-
20 май 2022 - 08:17Иң җитезләр ачыкланды 19 май көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында Алмаз Шамил улы Борһанов иганәсенә 2007, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 нче елларда туган малайлар, 2008, 2009, 2010, 2012, 2013 һәм 2014 нче елларда туган кызлар арасында йөзү ярышлары булып үтте.37100
-
20 май 2022 - 16:12Үзаңыбыз түбән, ташлыйбыз… Республикада, шул исәптән районда да, санитар чистарту икеайлыгы бара. Шушы уңайдан район үзәге Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледәнәле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп тора30000
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.28600
-
20 май 2022 - 08:20Роберт Галиев музеена экскурсия 18 май - Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар.27100
-
22 май 2022 - 08:02Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр 19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.26900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика