Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Районыбызда барган күпсанлы төзелеш эшләре турында кызыклы мәгълүмат

Районыбыз елдан-ел танымаслык булып үзгәрә, матурлана. Заманча күп катлы йортлар, административ биналар төзелү белән Теләче зурая бара. 25 ел элек Теләченең үзәк урамында акшарланган кибетләр, агач бинада район мәгариф һәм пенсия хезмәткәрләре эшли иде. Теләченең үзендә бердәнбер балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләнде. Хәзерге вакытта район үзәгендә өч заманча балалар бакчасы эшли....

Районыбыз елдан-ел танымаслык булып үзгәрә, матурлана. Заманча күп катлы йортлар, административ биналар төзелү белән Теләче зурая бара.

25 ел элек Теләченең үзәк урамында акшарланган кибетләр, агач бинада район мәгариф һәм пенсия хезмәткәрләре эшли иде. Теләченең үзендә бердәнбер балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләнде. Хәзерге вакытта район үзәгендә өч заманча балалар бакчасы эшли. Авылларда да, заман таләпләренә туры китереп, балалар бакчалары, мәктәпләр салынды, төзекләндерелде. Шәтке авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, Максабаш авылында башлангыч мәктәп, капиталь ремонттан соң Үзәк урта мәктәбе шуның ачык мисалы.

Ел саен төзелеп сафка басучы объектларның күп булуы районның үсешенә зур йогынты ясый. 2015-2016нчы елларда гына да бик күп яңа объектлар төзелеп, кайберләре капиталь ремонттан соң, кулланышка тапшырылды. Район ветераннар йорты, "Теләче җылылык челтәре" муниципаль унитар предприятие бинасы, Тактамыш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, Шәтке, Олы Мишә авылларында республика программасы нигезендә салынган ветеринария пунктлары шундыйлардан.

Олы Тиләҗе авылы халкы да сөенечле вакыйганың шаһиты булды. 15 балага исәпләнгән, зур спорт залы булган башлангыч мәктәп тантаналы шартларда ачылып, әти-әниләрне, балаларны сөендерде.

Олы Нырсы, Олы Кибәхуҗа, Шәтке һәм Караширмә авылларында республика программасы нигезендә төзелгән яңа мәдәният йортлары халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Яшьләр генә түгел өлкәннәр дә заманча, матур мәдәният йортларында вакытларын күңелле үткәрә.

Өлкән буын вәкилләре: "Теләче танымаслык булып үзгәрде, шәһәрдә яшәгән кебек яшибез, аякка резин кәлүш кию онытылды, заманча спорт комплексы, ял итү, эшләү өчен бөтен шартлар да бар", - дип шакката. Теләче урта мәктәбе каршындагы мәйдан парк итеп үзгәртелде. Тюлячка елгасы ярындагы ял паркы олысы-кечесенең яраткан ял итү урынына әйләнде.

Тарих битләренә күз салсак, район тормышында булган куанычлы вакыйгаларның исәбе юк. Өлкән буын вәкилләре йортларына зәңгәр ягулык кергәч ничек куанганнарын әле дә хәтерли. 2016нчы елга район буенча 647 чакрым озынлыкта газ торбасы үткәрелгән. Хәзер районда барлыгы 4951 хуҗалык зәңгәр ягулык куллана.

Шунысын да әйтергә кирәк, төбәкнең йөзен йортларның төзеклеге, юллары билгели. Соңгы елларда Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зариповның тынгысызлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә юлсыз авыллар калмады диярлек. Район оешканнан бирле 200 чакрымнан артык юлга асфальт түшәлде. Кыска срокларда Җәнәй, Кече Нырсы, Олы Саурыш һәм Тактамыш авылларына каты өслекле юл төзелеп файдалануга тапшырылды.

25 ел эчендә районыбызда 211 мең 906 квадрат метр торак мәйданлы 912 йорт төзелгән. Алар белән беррәттән социаль найм нигезендә торак йортлар да төзелә. Теләче сәнәгать мәйданчыгы белгечләре һәм эшчеләре өчен төзелгән Магистральная урамындагы йорт шуның ачык мисалы.

Бүген Теләче сәнәгать мәйданчыгында дистәдән артык резидент уңышлы гына эшләп килә. Бу Татарстанда авыл хуҗалыгы районында барлыкка килгән иң беренче шәхси җитештерү паркы. Биредә кулланыштан чыккан машина шиналарын "Кряж" оешмасы эшкәртә. Полиэтилен калдыкларына икенче тормышны "Полигран" оешмасы бүләк итә. "Аванград-строй" җәмгыяте төрле катлаулыктагы металл конструкцияләр әзерли. Биредә урнашкан Теләче торба заводының да үз сатып алучылары барлыкка килде. Шулай ук сәнәгать мәйданчыгында "Интерпак" оешмасы стрейч-пленка җитештерү белән шөгыльләнә. Көнкүрештә куллана торган полимер эшләнмәләре җитештерү буенча "ЛМР Пласт" оешмасы көннән-көн үз эшчәнлеген җәелдерә. Биредә композицион материаллар җитештерүче "ТатхимПласт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев