Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Районыбызда баручы төзелеш эшләре турында

Төзелеш тармагында эш туктап тормый. Соңгы елларда районыбызда әлеге тармак актив үсеш алды. Быел гына да Тиләҗе авылында 15 балага исәпләнгән башлангыч мәктәп бинасы, Үзәк бистәсендә 200 тамашачы сыйдырышлы мәдәният йорты төзелеп килә. Ике ай элек кенә Караширмә авылында бер түбә астында 50 урынлы клуб, башлангыч мәктәп бинасы төзелеп, файдалануга...

Төзелеш тармагында эш туктап тормый. Соңгы елларда районыбызда әлеге тармак актив үсеш алды. Быел гына да Тиләҗе авылында 15 балага исәпләнгән башлангыч мәктәп бинасы, Үзәк бистәсендә 200 тамашачы сыйдырышлы мәдәният йорты төзелеп килә. Ике ай элек кенә Караширмә авылында бер түбә астында 50 урынлы клуб, башлангыч мәктәп бинасы төзелеп, файдалануга тапшырылды.

Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан сентябрь аенда Иске Җөри авыл мәдәният йортында да ремонт эшләре башланып китте. Һәм ул бүген тулы куәткә дәвам итә. Ремонт эшләрен җаваплылыгы чикләнгән "Цереком" ширкәте башкара.

Республика бюджеты хисабына авыл китапханәсе белән авыл җирлеге һәм спорт залы да урнашкан мәдәният йорты бинасында бер ай эчендә электр, суүткәргечләр, җылылык торбалары, тәрәзәләр, ишекләр идәннәр алышынды, җылы бәдрәф эшләнде, санузеллар яңартылды, отмостка ясалды. Бүген төзүчеләр мәдәният йортының сәхнә өлешен эшли, фасадын тышлый. Алга таба алар төзелеш объектының түбәсен профнастил белән ябачаклар.

- Сентябрь аеннан башлап, биредә эшнең туктап торганы юк. Ремонт эшләренең бюджеты дәүләт программасы белән ныгытылганлыктан, ул план нигезендә бара. Төзелеш материалларына кытлык кичермибез, - дип, ремонт эшләренең барышы белән таныштырды мине участок мастеры Евгений Бочкарев.

Төзүчеләр мәдәният йортының фасадын төзелеш өлкәсендә соңгы елларда гына кулланыла һәм популярлык казана башлаган керамограниттан эшләнгән плитә белән тышлаячаклар. Быел ремонт үткәрелгән Теләче мәдәният йорты фасадын да әлегедәй яңа төр плитә бизи. Белгечләр әйтүенчә, үзенең матурлыгы, затлылыгы белән генә түгел, чыдамлыгы белән дә аерылып тора икән яңа төр материал.

2016 елда республикада авыл җирлеге биналарын капиталь төзекләндерү буенча өр-яңа дәүләт программасы тормышка ашырыла башлады. Бу программа гамәлгә кертелгәч, ел башында ук әлеге мәдәният йортында урын алган Иске Җөри авыл җирлеге бүлмәләре дә тулысынча төзекләндерелде. Дөрес, бу өйдәшлек хезмәтләрендә беркадәр комачаулык тудырган анысы. Ләкин авыл халкы да, җирлектә эшләүчеләр дә моны вакытлыча гына килгән уңайсызлыклар икәнен яхшы аңлый. Алга таба капиталь ремонт үткәрелгән бүлмәләр килгән-киткән кешеләрнең күңеленә һичшиксез хуш килер дигән ышаныч бар. Төзүчеләрнең дә төп максаты - бирегә килүчеләргә һәм биредә эшләүчеләргә уңайлы шартлар тудыру. Узган гасырның 70-80 елларында төзелгән мәдәният йорты да, анда урнашкан авыл җирлеге бүлмәләре дә, авыл китапханәсе белән спорт залы да күркәм кыяфәткә кереп, икенче яшьлекләрен кичерәчәкләр. Авыл җирлеге биналарының күпчелеге узган гасырда ук төзелгән корылмалар. Аларның инде күп еллар дәвамында ремонт күргәне юк иде. Шуңа күрә узган ел ТР муниципаль берәмлекләр съездында әлеге мәсьәләгә игътибар бирелеп, әнә шундый әһәмиятле карар кабул ителгән иде.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X