Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Районыбызда тирә-якны чистарту һәм чүп ташлаган өчен штарфлар салу дәвам итә

Апрель-май айларында тирә-юньне чистарту, тәртипкә китерү икеайлыгы тикмәгә генә игълан ителми. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта. Капка төпләрендә печән, салам өемнәре, урамнарда чыгарылып түгелгән көнкүреш калдыклары хуҗалык тирәсендә төзелеш материаллары тоту, болар барысы да халык тарафыннан административ хокук бозу санала. Әлегедәй хилафлыкларны...

Апрель-май айларында тирә-юньне чистарту, тәртипкә китерү икеайлыгы тикмәгә генә игълан ителми. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта. Капка төпләрендә печән, салам өемнәре, урамнарда чыгарылып түгелгән көнкүреш калдыклары хуҗалык тирәсендә төзелеш материаллары тоту, болар барысы да халык тарафыннан административ хокук бозу санала.

Әлегедәй хилафлыкларны бетерү һәм алдагы көннәрдә юл куймау максатыннан җирлекләрдә, оешма-предприятиеләрдә, мәгариф учрежде-ниеләрендә өмәләр үткәрелә. 15-16 апрель көннәрендә дә, шушы нияттән, өмәләр үткәрелде. Берәүләр оешма-предприятие тирәсен чүп-чардан арындырса, икенчеләр, район үзәгендә урнашкан ял паркында һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелиск янындагы мәйданчыкта хезмәт куйды. Кызганыч, башкалар намуслы хезмәт иткәндә, өмәгә чыкмаучы, кеше билгеләмәүче җирлекләр һәм оешмалар да булды. Бу аеруча муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләп килүче даими административ комиссия тарафыннан 14 апрельдә үткәрелгән рейд вакытында күзгә ташланган. 15 апрель көнне муниципаль район Советының утырышлар залында район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган җыелышта муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Юрий Емельянов белдергәнчә, алар Иске Җөри авылының Казан урамында урнашкан санкцияләнмәгән чүплекне күреп хәйран калганнар. Әлеге уңайдан чүплеккә якын урнашкан сигез хуҗалыкка административ беркетмә төзелгән. "Шул тирәдә яшәүчеләрдән сорагач: - Кемнәр ташлыйдыр, белмибез, - диделәр. Ул чүпне Тиләҗе авылы халкы китереп ташламый бит инде. Анда ниләр генә юк: аракы шешәсеннән башлап, мал калдыкларына кадәр бар", - диде бу хакта Юрий Иванович.

15 апрель көнне административ комиссия Шармыш авылы биләмәсен дә бер кат күздән кичергән, аеруча аларны елга буйлары кызыксындырган. Шармышта да Тельман, Заречная урамнарында яшәүчеләр тарафыннан ярамаган урынга өч чүп ташлау очрагы теркәлгән, гаеплеләргә административ беркетмә төзелгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Ришат Билалов Олы Мәтәскә авылы янәшәсендәге елга ярында, Иске Җөри авылындагы кебек санкцияләнмәгән чүплеккә тап булган. Биредә дә су буйлары чүп-чарга, тирескә, батып ятса да, аларны кем ташлаганын белүче генә юк. Берәүнең дә үз хатасын таныйсы килми. Чүп ташламаска кирәк икәнен беләбез, әмма үзаң җитми, ташлыйбыз. Ә бит штрафлар күләме аз түгел, санкцияләнмәгән урында чүп калдырган өчен ТР Административ Кодексының 3.6 маддәсе нигезендә гражданнарга - 2 меңнән 2,5 меңгә кадәр, оешма-предприятие җитәкчеләренә - 15 меңнән 20 меңгә кадәр штраф түләтү каралган. Икеайлык барышында барыбыз да хуҗалык тирәләрен, елга, инеш буйларын җыештырып, тәртипкә салырга тиешбез. Әйләнә-тирәбездәге чисталык һәм матурлык булдыру бары тик үзебезнең кулларда.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев