Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Районыбызның бер авылында яшәүчене урманга алып барып кыйнап 300 мең акча таләп итүчеләрнең берсен хөкем иттеләр (СУД ЗАЛЫННАН)

2016нчы елның 20 июлендә Марсель, Раил һәм өченче зат (барлык исемнәр үзгәртелде, өченче кешене шартлы рәвештә өченче зат дип күрсәтеп торабыз, чөнки ул эзләүдә, аңа карата җинаять эше аерым эш итеп каралачак) кичке сәгатьләрдә карт уйныйлар һәм алар арасында низаг чыга. Шулвакыт Марсель Раилгә: " Син миңа оттырдың, шуның өчен...

2016нчы елның 20 июлендә Марсель, Раил һәм өченче зат (барлык исемнәр үзгәртелде, өченче кешене шартлы рәвештә өченче зат дип күрсәтеп торабыз, чөнки ул эзләүдә, аңа карата җинаять эше аерым эш итеп каралачак) кичке сәгатьләрдә карт уйныйлар һәм алар арасында низаг чыга. Шулвакыт Марсель Раилгә: " Син миңа оттырдың, шуның өчен син миңа 150 мең сум акча түләргә тиеш", - дип тавыш-гауга чыгара. Әлеге сүзләр белән Раил килешми һәм, ризасызлык белдереп, урамга чыгып китә.

Раил артыннан урамга өченче зат та чыга һәм аңа янап, куркытып, 300 мең сум акча таләп итә. Әлеге 300 мең сумның 150 меңе Марсельгә, калган яртысы өченче затка бүленергә тиеш була. Раил акча бирмим дигәч, өченче зат аңа аяклары белән типкәли башлый һәм Марсельгә Раилне урманга алып барырга тәкъдим итә. Марсель ризалык биргәч, әлеге ниятләрен гамәлгә ашыру максатыннан, алар Раилне машина багажнигына салып, урманга алып китәләр.

Урманга килгәч, өченче зат Раилне багажниктан чыгарып, анадан тума калдырып чишендерә һәм карта уенында оттырдың дип, үтерү белән янап 300 мең сум акча таләп итә. Алдан әйтелгәнчә, әлеге акчаларны Марсель һәм өченче зат икесенә бүләргә тиеш була.

Раил бик нык курка, үтерү белән янауны чынбарлык итеп кабул итә һәм җинаятьчеләр таләп иткән барлык сумманы түләргә ризалык бирә. Раилне тагын да куркыту максаты белән өченче зат аны ныграк кыйный. Аннары, аны кире машина багажнигына салып, авылга алып кайталар һәм иртәнге дүрткә кадәр багажниктан чыгармыйча торалар. Таң алдыннан Раил багажникның ачык икәнен аңлап ала һәм Марсель белән өченче зат киткәч, аннан чыгып кача.

2016нчы елның 27 декабрендә Теләче район суды Марсельгә хөкем карары чыгарды. Суд Марсельнең җинаять гамәлләрен Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 163 маддәсе 2 өлешенең "а", "в" пунктлары, 126 нчы маддәсе 2 өлешенең "а", "в", "з" пунклары буенча гаепле дип тапты.

Суд утырышы барышында Марсель үз гаебен танымады, Раилдән акча таләп итмәдем, аны урламадым дип күрсәтмәләр бирде.

Барлык шаһитләрне, зыян күрүчене, дәүләт гаепләүчесен тыңлап, суд Марсельне гаепле дип таныды һәм элек хөкем ителмәвен, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылуын, җинаятьләрне исерек хәлдә кылуын исәпкә алып, 6 елга ирегеннән мәхрүм итеп, катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәүне билгеләде. 2017нче елның 7 мартында ТР Югары Суды Марсельнең һәм аның адвокатларының шикаятьләрен карап, Теләче район судының хөкем карарын дөрес дип тапты. Шулай итеп, хөкем карары законлы көченә керде.

Теләче районы суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев