Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Районыбызның медицина тармагы зур үсеш кичерде (кызыклы фактлар)

Теләчедә медицина үсешен һәм аның тарихын без Барягин Геннадий Леонтьевичтан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Өлкән һәм урта буын теләчелеләр аны әле дә яратып, сагынып искә ала. Тарихны да бит шундый шәхесләр тудыра. Ул Теләче хастаханәсен 1969нчы елдан 1993нче елга кадәр җитәкли. 1987нче елда аның җитәкчелегендә биредә шәһәр клиникаларын да...

Теләчедә медицина үсешен һәм аның тарихын без Барягин Геннадий Леонтьевичтан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Өлкән һәм урта буын теләчелеләр аны әле дә яратып, сагынып искә ала. Тарихны да бит шундый шәхесләр тудыра. Ул Теләче хастаханәсен 1969нчы елдан 1993нче елга кадәр җитәкли. 1987нче елда аның җитәкчелегендә биредә шәһәр клиникаларын да көнләштерерлек участок хастаханәсе төзелеп, файдалануга тапшырыла. Стационарда (терапия, хирургия, педиатрия бүлекләрендә) 55 койка-урын булса, поликлиника көн дә 150 кешегә хезмәт күрсәтә. Бу чорда хастаханәдә 7 табиб, 29 урта медицина персоналы хезмәт куя.

1993нче елда район үзәк хастаханәсен Илсур Илгиз улы Галиуллин җитәкли башлый. 1984нче елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, Иске Икшермә участок хастаханәсендә балалар табибы буларак чыныгу алган яшь табибны шул ук белгечлек буенча 1986 нчыелда Теләче участок хастаханәсенә эшкә күчерәләр. Соңрак, ягъни

1993нче елда, тәҗрибә туплаган табибны яңадан торгызылган Теләче районы үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Ул җитәкчелек итә башлагач, койка-урыннарга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, 1998нче елда янкорма төзелеп файдалануга тапшырыла. Шуннан соң хастаханәдә булган бүлекләргә өстәмә рәвештә гинекология, бала тудыру бүлекләре, операция ясау бүлмәсе барлыкка килә.

2011нче елда республика бюджеты хисабына район үзәк хастаханәсе биләмәсенә ремонт ясала, янкорма бинага йөк, пассажир ташыр өчен лифт монтажлана. 2013нче елда "Уңайлы мохит" дип исемләнгән республика программасы нигезендә үзәк хастаханәнең керү-чыгу юлларына пандуслар эшләнә. Быел исә республика бюджетына терапия, педиатрия бүлекләренә, поликлиникада ремонт эшләре үткәрелде.

2012нче елдан башлап, авыл җирлекләрендә алты яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, икесе күпфункцияле үзәкләрдә урын алды. 22 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт үткәрелде. Соңгы елларда үзәк хастаханәнең техника паркы өч УАЗ, бер "Форд" автомобиле белән яңарды.

Бүген район үзәк хастаханәсе коллективы халыкка 7 төрле профильдәге авырулар буенча хезмәт күрсәтә, табиблар тарафыннан өч белгечлек буенча тәүлек буе кизү торыла, өч кешелек "Ашыгыч ярдәм" бригадасы, лаборатория, рентген кабинеты эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев