Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Репетитор яуллау:модамы әллә ихтыяҗмы?

Репетиторлык соңгы вакытта шактый гына керемле эшкә әверелде. Өлкәнрәк курс студентларыннан алып югары белем йорты укытучыларына кадәр мәктәп балаларының өлгерүчәнлеген арттыра. Ә эш дигәне репетиторларга җитәрлек - бүген әти-әниләр хәтта башлангыч сыйныфтагы нарасыйларына да «остаз»лар яллый. Балалар шулкадәр наданмы хәзер, мәктәп программасы чиктән тыш авырмы, әллә мөгаллимнәр тиешле дәрәҗәдә белем...

Репетиторлык соңгы вакытта шактый гына керемле эшкә әверелде. Өлкәнрәк курс студентларыннан алып югары белем йорты укытучыларына кадәр мәктәп балаларының өлгерүчәнлеген арттыра. Ә эш дигәне репетиторларга җитәрлек - бүген әти-әниләр хәтта башлангыч сыйныфтагы нарасыйларына да «остаз»лар яллый. Балалар шулкадәр наданмы хәзер, мәктәп программасы чиктән тыш авырмы, әллә мөгаллимнәр тиешле дәрәҗәдә белем бирергә сәләтле түгелме?


«Башлангыч сыйныф баласы өчен репетитор кирәк иде. Шушы-шушы фәннән яхшы репетитор киңәш итегезче» дигән белдерүләргә шактый еш юлыгырга туры килә. Үзем мондый мөрәҗәгатьләргә бик гаҗәпләнеп карыйм. Башлангычтан ук өстәмә индивидуаль дәресләр таләп ителгәч, өлкәнрәк сыйныфларда бу бала ничек укыр икән, дип уйлап куясың.

Балалар төрле буладыр, анысы. Берәүләре бар мәгълүматны бик тиз отып ала, икенчеләренә уку зур авырлык белән бирелә. Белем алу мондыйлар өчен чын мәгънәдә энә белән кое казуга тиңдер. Әмма башлангычта бала укуда алдырып китсен өчен әти-әни һәм үз укытучысы ярдәме дә җитәдер кебек.

Дөрес, мәктәп программасы бик авыр хәзер. Балалары укырга кергән әти-әниләрдән зар сүзләрен еш ишетергә туры килә. Элегрәк беренче сыйныфка кергән баланы укытучы апа укырга-язарга өйрәтсә, хәзер бу күнекмәләргә ия булмыйча мәктәп бусагасын атлаучылар бик сирәк. Алдан ук балага бик зур таләпләр куела бит.



Энҗе Равиловага узган елда беренче тапкыр репетитор эзләргә туры килгән: 3 сыйныфтагы кызының рус теленнән өлгерүчәнлеге төшкән. Әни кеше вакытында әлеге фәндәге бушлыкларны юк итәргә булган.

- Системасы шундый хәзер. Укытучылар белем бирү белән түгел, кәгазь, документация тутыру белән мәшгуль. Нәтиҗәдә, күп нәрсә өйдә шөгыльләнүгә кайтып кала. Әти-әниләрнең исә белемнәре җитми. Аннары, без бит педагог түгел, дөрес итеп аңлатып та бирә алмыйбыз. Шуңа да репетиторларга мөрәҗәгать итәргә туры килә инде. Былтыр, әйтик, рус теленнән кызыбызны ярты ел дәвамында репетитор белән шөгыльләндерергә туры килде. Атнасына икешәр дәрес булды. Сәгате өчен 350 сум түләдек. Әмма бала нинди дә фән буенча артта кала икән, аңа вакытында ярдәм итеп җибәрсәң яхшырак, инде тәмам төшеп калгач бушлыкларны тутырырга авыр булачак дип саныйм, - ди Энҗе.

Любовь Зәйнуллинаның улы 8нче гимназиядә укый. Аны белемле итүгә ул шулай ук зур игътибар бирә. Репетиторлар яллап шөгыльләнүләргә башлангыч сыйныфтан ук тотынганнар. Хәзер инде малай 6 сыйныфта укый. Әмма элеккечә ара-тирә репетиторларның кесәсен калынайтырга туры килә икән.

- Минем уйлавымча, әгәр дә балаң укуда яхшы нәтиҗәгә ирешсен дисең икән, белем бирүгә системалы рәвештә карарга кирәк. Улым югары интеллектка ия. Моны мин әни буларак кына түгел, укытучы сүзләренә таянып әйтәм. Әмма аның ялкаулыгы көчле. Шуңа да баланың белем дәрәҗәсендәге кимчелекләрне анализлап, бар кирәгенә өйрәтүче репетитор кирәк. Мәктәптәге укытучыга мин ниндидер таләпләр куя алмыйм, репетиторга исә мин акча түлим, шуңа да аннан сорау да башка, - ди Любовь Зәйнуллина.

Башлангыч сыйныфтан ук уллары татар, рус һәм инглиз телләреннән репетитор белән шөгыльләнгән. «Остаз»ны шактый озак эзләгәннәр.

- Яхшы репетитор табу бик авыр. Рекомендацияләргә нигезләнеп сайлыйм. Хәзер менә математикадан бераз «тартырга» кеше эзлибез. Һич таба алмыйбыз, - ди әни кеше.


Репетиторларга кытлык бардыр дип уйламыйм, анысы. Махсус сайтлар да, төркемнәр дә төрле фәннәр буенча белем дәрәҗәсен арттырырга тәкъдим итүчеләр игъланнары белән шыплап тулган. Әйткәнебезчә, үзләрен акыллы дип санаган студентлардан алып, вуз укытучыларына кадәр үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Бәяләр дә «остаз»ның дәрәҗәсенә һәм фәнгә карап билгеләнә. Нигездә бәяләр сәгатенә 300 сумнан башланып, 1500 сумга кадәр җитә.



Максим Сәлимгәрәев тарих һәм җәмгыять белеме буенча репетиторлык белән инде 10 ел дәвамында шөгыльләнә. Фәннәр кандидаты нигездә укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерли. Ул репетиторларга мөрәҗәгать иткән әти-әниләрне акыл белән эш итүчеләр рәтенә кертә.

- Балалар дәрестә генә уку материалын максималь дәрәҗәдә үзләштереп бетерә алмый. Үзлегеңнән шөгыльләнү шулай ук тиешле нәтиҗә бирми. Һәм бу аларның интеллектуаль яктан «йомшаклыгы» күрсәткече түгел. Заманча мәктәп программасы бик күп аспектлар буенча камил түгел, уку нагрузкасы да бик зур. Мәктәпне бары тик бишлегә генә тәмамлаучылар арасында мәктәптә генә яки үзлегеннән шөгыльләнүчеләр күп дип уйлыйсызмы? Ышанып әйтәм - бик аз. Мин башлангыч мәктәп турында берни дә әйтә алмыйм. Бәлки бүгенге балалар гаджетлар йогынтысында шул дәрәҗәдә наданланадыр. Әмма югары мәктәп турында сүз барганда, мәктәп гомуми дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына уку-укыту процссында нәтиҗәле әзерләми. Укытучы билгеле бер программа нигезендә эшләргә тиеш, шуңа да укытучы алдагы елларда узылган материалны кабатлауга кайта алмый. Әлеге система белән шундый шартларга куелган әти-әниләргә һәм балаларга нишләргә? Вакыт белән тикшерелгән ысул булып белгечләр белән индивидуаль дәресләр кала, - ди Максим Сәлимгәрәев.

Казанның 131 лицее директоры Әлфия Хәбибуллинаның репетиторларга мөрәҗәгать итүгә шактый каршылыклы мөнәсәбәттә. Ул моны җәмгыятебезнең чире дип атый.

- Мин моның өчен әти-әниләрне сүгәм дә. Без укыганда репетиторның ни икәнен дә белми идек, шул ук вакытта яхшы гына белем алдык. Ә 90 елларда шундый мода кереп китте. Әти-әниләр бизнеска кереп китте, акча эшләргә тотынды, балаларга әзрәк вакыт кала башлады. Бүген дә әти-әнигә акчаны репетиторга биреп, үз баласының белеме өчен җаваплылыкны җилкәсеннән төшерү җиңелрәк. Бүген бит 5-6 яшьлек балага, 1 сыйныф баласына да репетитор яллыйлар. Егет яки кыз үзенең нинди уку йортына керәчәген тәгаенләгәч кенә репетиторга мөрәҗәгать итәргә була. Әйтик, медицина университетына укырга керергә карар кылган укучыга мәктәп бүгенге уку планы буенча кирәкле әзерлек бирергә сәләтле түгел. Бездә бит химия дә, биология дә атнасына нибары 1 сәгать бит. Шуңа күрә 11 класста имтиханнарга әзерләнү өчен репетиторларга мөрәҗәгать итсәң ярый, - ди директор.

Гүзәл Насыйбуллина


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X