Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Республиканың иң үрнәк гаиләләре арасында Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе Айдар Хәйретдиновлар гаиләсе катнашты

Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте. Иң күркәм гаиләләр арасында көрәшчеләр һәм аларның тормыш иптәшләре бар иде. «Шәһри Казан» газетасы язганча, шуларның берсе - Балтачтан Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге...

Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте. Иң күркәм гаиләләр арасында көрәшчеләр һәм аларның тормыш иптәшләре бар иде.
«Шәһри Казан» газетасы язганча, шуларның берсе - Балтачтан Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе Айдар Хәйретдиновлар гаиләсе. Хәләле Гүзәлия ханым белән 12 ел корган ныклы гаиләдә өч бала - бер кыз һәм ике ул тәрбияләнә.
- Гаиләдә иң мөһиме - татулык, бер-береңне аңлау, юл кую, уртак хыяллар, өметләр, максатлар. Безнең өчен әти-әни үрнәк булды. Үзебез дә балалар, аларның киләчәкләре дип яшибез. Гаиләбезнең ирешкән иң зур уңышы - сау-сәламәт балалар алып кайтуыбыз. Аларның ирешкән уңышлары безнең өчен дә иң зур уңыш булыр, дип саныйм. Ике улыбыз да көрәш белән кызыксына. Мин аларны мәҗбүр итмим, ләкин бу юлны сайласалар, бик шат булачакмын, - ди гаилә башлыгы.
Иренең киң җилкәсенә ышыкланып яшәүче Гүзәлия ханым исә:
- Айдар гаиләдә кайгыртучан ир, яратучы әти. Эше башка район белән бәйле булса да, балалар, гаилә дигәндә вакытын табарга тырыша. Буш вакытларын балалар белән файдалы итеп үткәрергә тырыша. Мин моның өчен аңа бик рәхмәтле, - диде Гүзәлия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев