Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ризыгың – дару булсын...

дигән борынгы атаклы табибларның берсе. Беркайчан да чистармаган эчәклек - әллә никадәр авыруларның сәбәпчесе. Моңа аппендицит та, геморрой, даими эч кату, дивертикулез, юан эчәк ялкынсыну һәм хәтта туры эчәк рагы да керә. Күпләгән косметик проблемалар - битнең төсе сорылану, тән тиресенең начарлануы, бетчә, җыерчыкның иртә күренүе дә - эчәклекнең пычрак...

дигән борынгы атаклы табибларның берсе. Беркайчан да чистармаган эчәклек - әллә никадәр авыруларның сәбәпчесе. Моңа аппендицит та, геморрой, даими эч кату, дивертикулез, юан эчәк ялкынсыну һәм хәтта туры эчәк рагы да керә.


Күпләгән косметик проблемалар - битнең төсе сорылану, тән тиресенең начарлануы, бетчә, җыерчыкның иртә күренүе дә - эчәклекнең пычрак булуыннан. Нәрсә эшләргә? Эч җибәрә торган дарулар эчәргәме? Әмма болар пычрак белән бергә организмнан бик күп файдалы матдәләрне дә юып чыгара. Икенче юл - туклануда даими рәвештә җепселләргә, ягъни клетчаткага бай ризык ашау. Үсемлек җепселләре - эчәклек өчен дару. Алар, ашказаны-эчәклек аша узып, үзләренә организмда тупланган барлык әшәкене, ягъни шлакларны, токсиннарны (агуны) холестеринны сеңдерәләр һәм тышка алып чыгалар. Шуның өстенә, клетчатка авыру тудыручы микроблар үсешен тоткарлый, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән кергән нитратларны чыгара. Организмда глюкоза күләмен, канда начар холестеринны киметә, димәк, диабет, йөрәк авыруларына, симезлеккә каршы көрәшә.

Ябыгырга теләүче бөтен кешегә клетчаткалы ризык ашарга кирәк. Аның калориясе аз, әмма аны эшкәртү өчен энергия күп таләп ителә. Җепселләргә бай ризык ашасагыз, физик көч кулланмыйча гына да көн саен 150 ккал югалтырсыз (шуның хәтле калорияне яндыру өчен 20 минут йөгерергә кирәк булыр иде).

Клетчатка көрпәдә, чикләвектә, төрледән-төрле борчак культураларында, көрән дөгедә, чи яшелчә һәм җиләк-җимештә, перловкада күп (монысын, гомумән, холестеринны киметү өчен ашарга кушалар). Көрпәдә клетчатка аеруча күп (44 процент). Табиблар аны аш һәм боткага кушарга киңәш итә. Ул ризыкның тәмен бозмый, әмма ләкин организмга файда китерә, ди алар. Хәзер кибетләрдә сохари рәвешендә чыгарылган көрпә дә сатыла - ипине шуның белән алыштырырга мөмкин.

Организм нормаль эшләсен өчен без көненә 4 порция фасоль, яки 10 банан, яки 15 порция көрән дөге, яки иләнмәгән (көрпәле) оннан пешерелгән 30 телем ипи ашарга тиеш булыр идек. Моны кем дә булса үти аламы? Шуңа күрә иң яхшы юл - рационга көрпә яки эре бөртек кушкан ипи (зерновой хлеб) өстәү. Дөрес, ашказаны-эчәклектә ялкынсыну авыруы булган кешеләргә клетчатканың бик күп керүе зыянлы. Шуңа күрә чамаңны белеп эш итәргә кирәк. Клетчаткалы продукт сатып алганда шуңа игътибар итегез, төргәк тышында "клетчатка растительного происхождения" дигән сүзләр булсын. "Содержит ненатуральную клетчатку" диелгән продуктны кулланмагыз.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, клетчатка (ягъни җепселләр) эчәклек атониясеннән котылырга ярдәм итүче балласт матдәләрдән тора. Бу матдәләр юан эчәкнең барлык кесәләрен себерке белән себергәндәй чистарталар, тәрәтне яхшырталар. Клетчатка, эчәклек стеналарына май һәм шикәр сеңүне тоткарлап, сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Көненә һичьюгы 1-2 җимеш, 100-200 грамм булса да чи яшелчә ашарга тырышыгыз. Ә инде көрпә дә куллансагыз, бигрәк тә яхшы.


Тәмләткечләр һәм дәвалаучылар

Хуш исле тәмләткеч үләннәр дәвалыйлар да, чирләргә каршы да торалар. Петрушка - дезинфекцияли, сидек кудыручы һәм какырыкны чыгаручы. Тмин ашкайнату әгъзаларын тәртипкә китерүче һәм көчле баш авыртуыннан файдалы. Укроп геморрой һәм эч катудан булыша. Бала имезүче әниләргә дә файдалы - сөт төшүне көчәйтә. Сельдерей бөердә таш барлыкка килүгә комачаулый һәм йөрәккә булыша. Шуның өстенә, ул әле спорт белән шөгыльләнә башлаган кешеләргә әйбәт - мускуллар авыртса, сельдерей ашарга кирәк: ул организмнан сөт кислотасын чыгара. Подаградан интегүчеләргә бик файдалы.

Ә менә кискен простатиттан суган бик файдалы. 2 баш суганны ботка хәленә китереп изәргә дә, өстенә 0,6 л кайнап торган су агызгач, чуптарлы сөлге яки кәгазь белән төреп, 2 сәгать төнәтергә (эмаль кәстрүл кулланырга). Төнәтмәне сәгать саен 50шәр мл эчәргә. Ай буе, көнгә 2 мәртәбә - иртән һәм кич 1әр аш кашыгы ваклаган кабак төше дә ашасаң, дәваның нәтиҗәлелеге тагын да арта.

Чыганак: Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев