Теләче Информ

Рәмзия Габделхакова: «Мин сездә булган идем…» (Хикәя)

Хаттан шомырт исе килә иде. Хатын-кыз язганга охшый. Әнә бит хәрефләре нинди тигез, бер җепкә тезелгәндәй чигелеп бара. Чак кына уңга авышкан ул көяз хәрефләр, дулкын сыман алга йөгерә. Болай итеп, бик пөхтә, нәзакәтле итеп кызлар гына язадыр.

Гөлйөземнең күз алдына сүрән лампа яктысында калган төнге палата, дару шешәләре белән тулы тумба-киштәләр килеп басты. Борынына ул даруларның әчкелтем исе дә ягылгандай булды. Рәт-рәт ятаклар тезелгән шул тыгыз, тынчу бүлмәдә сүрән лампа яктысында тынгысыз бөдрә чәчләрен ак косынка астына яшергән сылу гәүдәле кыз, өстәлгә иелә төшеп, хат сырлый. Ә караватта, юа-юа үз төсен югалткан соры җәймә өстендә үтә дә хәлсез, үтә дә ябык бер ир ята. Ул сыек мендәрен карават тимеренә терәп, шуңа арган башын салган да, уйчан боек күзләрен караңгылыкка төбәп, әкрен генә, пышылдап кына, хатка тезәсе сүзләрне әйтеп тора. Тавышы да үзе кебек хәлсез һәм боек. Әйе, шулайдыр, кулсыз кеше үзе ничек хат язсын ди…

Хатның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде:

«Сәлам ерак илләрдән, Польша дигән җирләрдән!

Саулармысыз, Гөлйөзем!

Бу хатны алгач, сез гаҗәпләнерсез инде, чөнки мине хәтерләмисездер. Ә мин сезне бик яхшы хәтерлим. Яз көне иде ул, шомырт чәчәк аткан чак иде. Май бәйрәменнән соң Суфиян абый мине өегезгә алып кайтты. Сез йөгерә-йөгерә табын кордыгыз. Сары майда йөзгән ул челтәр коймаклар әле дә күз алдымда тора. Өй ризыгы шул тиклем сагындыра монда! Бергәләп тәмле итеп чәй эчкән идек. Нинди күңелле вакытлар иде ул! Соңгы тыныч языбыз булган икән. Сез ул чакта балалар бакчасында эшли идегез. Хәзер дә шундамы? Балалар үскәндер инде. Сугышка кадәр кызыгыз мәктәптә укый, ә төпчек улыгыз үзегез эшләгән бакчага йөри иде. Мин аларны да бик яхшы хәтерлим. Суфиян абый белән сезгә берничә тапкыр кергәнем булды. Язганнарымнан аңлыйсыздыр, мин сезнең гаилә хәлләрен яхшы беләм. Ни дисәң дә, без якташлар гына түгел. Суфиян  абый белән еш аралашкан Мәхмүт исемле кеше булам мин.

Минем әти уен кораллары ясарга хирыс кеше иде. Cкрипкада бик оста уйный да иде. Аның сәләте бераз миңа да күчкән. Май бәйрәмендә концертта мин дә уйнап-җырлап алдым, бәлки хәтерлисездер? Анда сез балалар белән чыккан идегез. Суфиян абыйның ушы китте, минем дә  өйрәнәсем килә, диде. Шул чакта мин аңа скрипкамны бүләк иттем. Өйрәнергә өлгермәгәндер инде, күп тә үтмәде сугыш башланды бит. Каһәр суккан ул сугыш аркасында күпме халык кайгы эчте. Суфиян абыйның һәлак булганын ишеткән идем, бу хәбәр сезгә яңалык түгелдер, югалтуны авыр кичергәнсездер. Күпләр Ватан азатлыгы өчен баш салды. Ә минем уң кул, уң аяк сугыш кырында аунап калды. Ярты гына кеше мин хәзер…

Гөлйөзем, мин калдырган скрипка торамы әле, сатмадыгызмы? Әгәр сыңар аякка басып булса да, туган якларга кайту насыйп булса, сезгә кереп, Суфиян дустым рухына багышлап, шул скрипкада уйнар идем. Тик бу хыял гына шул, Гөлйөзем. Скрипкада уйнарга кул юк, терсәк кенә тырпаеп тора… Бу яра бик үкенечле булды. Берлинга кадәр барып җиткәч, фашист куйган минага эләктем…

Шул хәлдә булсам да, мин барыбер язмышыма риза-бәхилмен. Яуда ятып калганнар белән чагыштырганда минем хәл ярыйсы. Баш эшли, колак ишетә, кояшны, матур дөньяны күрәм. Бәлки сезнең белән күрешергә насыйп булыр.  Шуңа өметләнеп калам».

***

Бу көтелмәгән хат Гөлйөземнең караңгы көзге көненә яз исен, шомырт исен алып килгәндәй булды. Күңеленә җылы өмет кунды. Бәлки… Бәлки аның Суфияны да исәндер, кайдадыр әрнеп-сагынып ятадыр. Тик хат яза, хәбәр итә алмыйдыр…

Ул бу серле хатны үзеннән калдырмады, алъяпкыч кесәсендә йөртте, исенә төшкән саен кулына алып укыды. Тик барыбер күңелендәге сорауларга җавап таба алмады.

Кем бу кеше? Ни өчен нәкъ менә Гөлйөземгә хат язган?

Ир үзенең кем булуын аңлатып маташса да, хәтерләми бит аны Гөлйөзем. Аз гына да хәтерләми! Аларга кем генә килмәгән дә кем генә түр башына утырып, чәй эчмәгән, коймак ашамаган?! Ешрак килүчеләр истә әле, ә гомердә бер кереп чыккан юлчыны ничек истә калдырасың? Ә скрипка хәтердә менә, кичләрен Суфиян аның кылларын чирткәләп утыра иде. Китәр алдыннан: «Булмады инде, җиңеп кайткач өйрәнербез», – дип үз куллары белән стенага элеп калдырды. Суфияннан хәбәр килми башлагач кына, тузан җыеп тормасын дип,  Гөлйөзем аны сандык төбенә төреп салды…

Бик кунакчыл, ярдәмчел, юмарт иде шул Суфияны. Беркемне урамда, юлда бастырып калдырмас иде. Колхоз рәисе булып эшләде ул. Казаннан, районнан эш белән килүчеләрне генә түгел, үтеп баручыларны да өйгә алып кайтыр, түрдән урын бирер иде. Сугыш алды елларында мул яшәделәр, икмәкләр ишелеп уңды. Тормышлар ямьләнеп, бәхетләр түгәрәкләнеп килә иде дә бит… Бу ил халкына шөкер итеп, тыныч кына яшәргә язмаган, күрәсең…

Суфиян сугыш дәһшәтеннән котылып, тылда кала ала иде. «Килешми, намусым кушмый, кеше күзенә ничек карармын, мин алгы сафта булырга тиеш», – дип кырык бернең җәендә үк китеп барды. Гөлйөзем, ике баласын кочаклап, авыл капкасына сөялеп калды. Кадерле кешесен ут эченә озатучы ул гына түгел иде. Бу афәтнең күпмегә барасын, үзләрен алда ни көтәсен белмәгән бичара хатыннар, аерылышу газапларын эчкә йотып: «Исән-имин йөреп, дошманны җиңеп кайтсыннар! Шатлык белән күрешергә язсын!» – дип тели-тели, бер-берсен юатты.

Кемдер кайтты, кемдер юк…

Җиңү хәбәрен алгач, и бәйрәм итте соң халык! Шул көн барча кайгыларны юып алыр да, иртәгәдән шат-бәхетле тормыш башланыр сыман иде. Әллә нинди гаҗәеп күтәренке кәеф иде ул, күңел күкләрне кочкан, җан җылы бишектә атынган, өметләрнең язгы гөлләрдәй шаулап ачылган, балкыган бер мизгеле иде…

Ләкин икенче, өченче, аннан соңгы көннәр тормышның һаман бер эздән тәгәрәвен, берни үзгәрмәгәнен тиз аңлатты. Кемдер рәхәт, кемдер михнәт күреп яшәвен дәвам итте. Җиңү килде дип кенә ачлык та, ялангачлык та беркая китмәде, язмышның кара шәле арттан сөйрәлә бирде. Ирләре сугыштан исән кайтканнар аякка басты, ә ятимнәргә сугыш яраларын байтак ялыйсы иде әле. Тик төзәлмәде шул алар, төзәлерлек түгел иде.

Кайтмады Суфиян, кайтмады… Могҗизалар булды юкса, «Батырларча һәлак булды» дигән «кара хәбәр» алучыларның да ир-уллары кайсы аяксыз, кайсы кулсыз кайтып төште. Гөлйөземгә андый бәхет татымады. Суфиянның батырларча һәлак булуы турында «кара хәбәр» кырык өчнең кышында ук килгән иде.

Хат язучы Суфиянны яхшы белгән икән… Ни берләштергән аларны – анысын ачыклап язмаган. Бары тик Суфиян абый миңа күп ярдәм итте, укырга урнаштырды, дигән. Ут эченә шуннан, Казанның үзеннән китеп барган. Берлингача барып җиткән, шунда яраланган, инде хәрби госпитальдә дәваланып ятуы.

Гөлйөзем хатны җавапсыз калдыруны яхшысынмады. Кыска гына булса да, җавап язды. Истә тотуы, Суфиянны онытмавы, хәл сорашып, кайгыртып язуы өчен рәхмәт әйтте, тизрәк терелеп туган йортына кайтуын теләде.

Шуның белән элемтә өзелергә тиеш иде кебек.

Ләкин ай да үтмәде кабат хат килеп төште.

«Исәнмесез, Гөлйөзем!

Сездән хат алу минем өчен әйтеп бетергесез шатлык булды. Бик сагындым үзебезнең якның биек тауларын, талгын гына аккан Шушмабызны сагындым. Балачакта шул таулардан тәгәрәп уйный идек, җәйләрен ул безне тәмле җиләкләре белән сыйлады. Бигрәк матур бит безнең яклар, шифалы чишмәләре генә ни тора. Суларының тәме һаман ирендә әле.

Мин бик хисләнеп язам бугай, гаепләмәгез, Гөлйөзем. Дүрт ел буе чит җирләрдә йөргән кешенең сагынуы адәмчә генә булмас. Яшь вакытта аңламый идем, бар икән ул җирсү дигән әйбер. Хәтта соңгы сулышны да үз җиреңә ятып аласы килә, башыңны туган җирнең кояш нурлары сеңгән җылы, мамыктай йомшак туфрагына саласы килә.

Туган телне ишетү бик тансык җаныма. Ярый әле, госпитальдә безнеңчә сөйләшүче табылды. Калада үссә дә, әти-әнисе туган телне оныттырмаган. Аның исеме – Мәйсәрә, бик акыллы, ярдәмчел кыз. Шундый мәрхәмәтле кыз үстергәннәре өчен әти-әнисенә рәхмәт укыйм.

Гөлйөзем, авырсынмасагыз, туган як хәлләрен, яңалыкларны бермә-бер миңа язып торыгыз. Барысын да беләсем, хәбәрдар буласым килә. Үзегез, балаларыгыз турында да языгыз.

Минем кайчан кайтасым әлегә караңгы…»

Гөлйөзем бу хатны да җавапсыз калдырмады. Ватанны, тынычлыкны саклап, ярты җанын, тәнен корбан иткән бу кеше аңа бик кызганыч иде. Шул кадәр өзелеп сагынган туган җиренә исән-имин кайтып ирешергә, якын, газиз кешеләре белән күрешергә насыйп булсын, дип теләде ул. Ике арада хатлар йөри торды. Мәхмүттән озаграк хәбәр килми торса, Гөлйөземнең йөрәге тынгысызлана башлый иде: «Йә Аллам, әллә бер-бер хәл булдымы? Әллә инде күзләрен мәңгелеккә йомдымы?» Сугыш вакытында көн саен диярлек үлем хәбәре ишетүгә алар инде күнгән иде. Ә Җиңү килгәч, илдә тынычлык урнашкач, бер кешенең үлеме дә зур фаҗига булып тоела. Яу кырыннан исән-имин чыга алган солдат өчен бик тә үкенечле үлем булыр иде бу.

Баштарак төпченергә кыенсынган иде, әмма барыбер сорамый булдыра алмады Гөлйөзем: «Мәхмүт, сезнең гаиләгез бардыр бит? Алар белән хәбәрләшәсезме? Хәлегезне белүче бармы?»

***

Өченче хат бик көттереп, бары ике айлап вакыт үткәч кенә килде. Бу юлы ул башка кул белән язылган, көяз, тигез хәрефләрне смирнога баскан солдатлар кеби төз, кырыс тамгалар алмаштырган, хатка шомырт исе түгел, бары әчкелтем дару, май исләре генә сеңгән иде.

«Исәнмесез, Гөлйөзем!

Сезгә озак җавап яза алмадым. Чөнки озын юллар үтеп, туган илгә кайттык. Хәзерге вакытта Сарытауда дәваланам. Сугыш тәмам, ә госпитальләр эшләп тора, яраларны һаман дәвалап бетерә алмыйлар. Һәлак булганнар кызганыч, калган гомерләрен имгәк булып яшәргә мәҗбүр ителгәннәр дә кызганыч. Бу дәһшәтле еллардан соң илдә тәне дә, җаны да сәламәт берәр кеше калдымы икән?! Сугышның зәһәр җиле какмаган  йорт калдымы икән?!

Хатыгыз өчен рәхмәт, Гөлйөзем! Ул хат белән күңелемә туган җирнең назлы җиле кагылгандай булды. Ләкин бу якларда инде кыш икән, тәрәзәдән карлы җил өрә…

Сез минем гаилә хәлләрен сорагансыз. Ахры, мин бу дөньяда япа-ялгызым калганмындыр. Бердәнбер абыем Фин сугышында ук һәлак булды. Әнкәйдән инде елдан артык бер хәбәр юк. Язган хатларым кире үземә әйләнеп кайтты.  Мин аның хәлләрен белмим. Бәлки араның шулай өзелүе хәерледер. Чөнки кайтсам да, аңа ярдәмче түгел, имгәк кенә булыр идем. Мине сугышка озатып калганда ук әнкәйнең саулыгы чамалы иде, баш өянәге белән интекте. Аңа авыр йөк буласым килми. Кайтыр җирләре булмаганнарны инвалидлар йортына таратачаклар, дигән сүз йөри. Минем башка чара юк.

Гөлйөзем, сезнең белән хат язышуым туган як белән араны өзәсем килмәгәнлектән генә. Кызгандыру теләге дә, сездән ярдәм өметләнү дә юк, зинһар, дөрес аңлагыз.

Әгәр авырсынмасагыз, җавап язып мәшәкатьләнмәгез. Мин сезне гаепли алмыйм. Җылы хатларыгызны якты бер хатирә итеп саклармын… Хушыгыз, Гөлйөзем!»

Хатны укып чыккач, Гөлйөзем бер тын уйланып торды. Хушыгыз, дип юкка язмагандыр, шулай дөрестер, бәлки. Чынлап та, кирәкме аңа бер билгесез кеше белән хат алышу? Бәлки Мәхмүт хаклыдыр, кызганырга кирәкмидер… Ләкин күңел таш түгел бит,  кызгандыра шул. Бик авырдыр, биниһая куркынычтыр ул бу дөньяда япа-ялгызың калу… Гөлйөземнең, шөкер, әнисе исән, бертуган апасы күрше авылда гына яшәп ята. Суфиянның сеңлесе Шәмсенур да араны өзми, «җиңги» дип өзелеп тора, юлы төшкән саен, кагылмый үтми. Моннан унҗиде чакрым ераклыктагы «Трактор» колхозында хисапчы булып эшли ул. Кабат күрешергә язмаса да, яратып кавышкан бердәнберенең кадерле истәлеге булып ике алтын бөртеге – улы белән кызы калды. Дөньялар имин торса, үзләре исән-сау булсалар, сынауларны, бар авырлыкны бергәләп кичәрләр, бәхетле көннәрне дә күрерләр, илдә чыпчык үлми.

Гөлйөзем хатны әлегә җавапсыз калдырырга булды. Ике балалы хатынга әллә кайдагы бер белмәгән ир-атка хатлар юллау барыбер дә килешә торган эш түгел. Туган як хәлләрен язды, инде җитәр, араны өзәргә кирәктер, дип уйлады.

Кышкы буранлы бер кичтә, ак карларга уралып Гөлйөзем йортына  Шәмсенур килеп керде.

– Саумы, җиңги! Районга барган идем. Куып чыгармасаң, сездә кунам бүген. Юлда берни күренми, авылга кайтып җитеп булмастыр.

– Буран булмаса, кермәс идеңме? И-и Шәмсенур, син бит миңа Суфияным кебек якын! Керми үтсәң, үпкәләр идем, – диде Гөлйөзем, табын кора-кора.

– Бөгештермә, җиңги! Госпитальдә ятучы бер ир белән хат язышып ятасың икән. Тиз оныткансың абыйны, ике бала өстенә йортка кертмәкче буласыңмы әллә?

Гөлйөзем бер мәл аптырап китте. Шәмсенурдан мондый дорфа сүз көтмәгән иде. Сүзне шаяртуга борды:

– Туктале, ашыкма, туганым. Талашырга өлгерерсең, башта көч тупла. Чәй эч, җылын.

– Майлый беләсең инде үзең, – дигән булды Шәмсенур.

Чәйләр эчеп, балаларны йокларга яткыргач, җиделе лапма яктысында кич утырдылар.

– Син  бит акыллы кеше, туганым, базар хатыны түгел. Кеше сүзенә карап, мине гаепләргә ашыкма. Күңелендә шик калмасын, үз күзең белән укып чык хатларны. Аннары үзең дә аңларсың. Мин аларны ничек җавапсыз калдырыйм ди?! Госпитальдә аяксыз-кулсыз тәгәрәп яткан чарасыз кешегә туган як сәламен җиткерү гөнаһмы? Үзең нишләр идең икән?

Өй җылы булса да, эчендәге суык әле һаман чыгып бетмәгәнлектән ярты гәүдәсен мамык шәлгә урап, аркасын җылы мичкә терәп утырган Шәмсенур җавап урынына кабартма иреннәрен генә бөрештереп куйды. Шулай да җиңгәсе сузган хатларны алды үзе, кара төймә күзләре бөдрә юллар буйлап йөгерде.

– Польшадан? Сугыш беткәнгә ничә ай бит, ник илгә кайтармыйлар?

– Башта анда иде, хәзер Сарытауга күчергәннәр.

– Ерак түгел икән.

– Түгел дә бит… – дип кызганып әйтеп куйды Гөлйөзем. – Үзе кайта алмый, барып алучы юк.

– Әнекәем, беркеме юк икән бит моның. Бичаракай. Кайтса да, буш йорт кына көтәсе икән…

– Әйе, сугышка киткәндә әнисе генә озатып калган. Өйләнергә дә өлгермәгән.

– Сәер, ник сиңа яза соң ул? Синнән башка илдә бер кешесе калмаганмы?

– Белмим, Шәмсенур, белмим…

– Бәлки килеп алырсың, тәрбияләрсең дип өметләнәдер.

Реклама

–  Хатында андый сүз юк бит.

– Карале, җиңгәй, яшь чакта йөргән егетең түгелдер бит?

Гөлйөземнең  рәнҗүе йөзенә, тавышына чыкты, каенсеңленә бик нык үпкәләп:

– Ни сөйлисең син?! Каян башыңа килде?! Мин ул кешене бөтенләй белмим, безгә килгәнен дә хәтерләмим! – диде.

– Өйләнмәгән дә булгач, яшьтер ул, мөгаен. Иһ, әрәм дә булган… Ничекләр яшәп бетәр?!

– Иле белән гарип тә ятим… Сугыш афәте эзсез үтәмени?! Бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерде. Суфиянга нибары утыз җиде тулыр иде… – Гөлйөземнең күзләре дымланды. Елап җибәрмәс өчен көрсенеп куйды. – Яшәргә дә өлгермәде бит ул. Мин дә шул яшемдә тол, ике бала ятим…

– И җиңги, синең әле ике балаң бар. Менә мин утызга җитеп киләм, егетләрнең исен дә белмим. Шулай булырга тиешме соң, парсыз яшәргә тиешме кеше?! Ни мәгънәсе, ни яме бар мондый тормышның?!

– Өметеңне өзмә, сиңа насыйбы чыгар… – дип юаткан булды Гөлйөзем.

– Кайдан? – дип әрнеп сорады Шәмсенур. – Буш сүз белән юатып азапланма, зинһар. Безгә дигән ярларны сугыш чүпләп алды шул…  Җиңги, беләсеңме… Әллә соң бу Мәхмүтне үземә алып кайтыйммы? Гарип булмагае, ул да кеше бит, ни дисәң дә, ир-ат. Бәлки балабыз да булып куяр… Ни диярсең?

– Белмим, Шәмсенур, берни әйтә алмыйм.

– Мин үзем аңа хат язам!

Шулай диде Шәмсенур. Ләкин икенче көнне киенеп чыгып киткәндә, фикереннән кире кайтты:

–  Җиңги, чынга алма кичәге сүзне. Була торган эш түгел ул. Өметләндереп хат язмыйм. Нишлим мин гарип ир белән? Тапканым үземә дә җитми.

– Борчылма, мин сине аңладым, нишләсәң дә гаепләмим, – дип озатып калды Гөлйөзем.

Урамга чыккач, Гөлйөзем пәлтә кесәсеннән язу чыгарып, аңа тагы бер кат күз салды.

– Ерак ара түгел, ни булса – шул. Ичмасам, ятып калдым дип үкенмәм…

 

***

Бөгелмә поезды белән Сарытауга килеп төшкәндә таң сызылып кына килә иде. Шәмсенур вокзалга кереп, үзе белән алган ризыклардан тамак ялгап алды. Таш бина эчендә урамдагыга караганда да суык тоела, үз поездларын көтүче юлчылар бөрешеп, бер-берсенә сыенып утыра. Бәхетенә, Шәмсенурга кирәкле госпиталь тимер юлдан ерак түгел икән, күп дигәндә 15 – 20 минутлык юл, диделәр.  Җиһан саран яктылык нурына чумганда, ул әкрен генә шул якка таба атлады. Күп тә үтмәде өч катлы соры бина да күренде.

Аның авыр ишекләрен ачып, эчкә үткәч, юлында очраган һәр ак халатлы кешенең чабуына ябышып, Шәмсенур үз гозерен аңлатты. Ялына-ялвара торгач, аны икенче каттагы палатага  юлладылар.

– Әйе, андый кеше бездә бар, – диюләре күңеленә җылылык бирде.

«Шөкер, килүем юкка булмады. Мәхмүтне күрмичә барыбер китмим», – дип уйлады Шәмсенур. Күрәсе кешесен күз алдына китереп азапланды: «Урында яткач, гарип булгач, кырына да алмыйдыр, йөзен сакал-мыек баскандыр… Мөгаен, кара күзле, кара кашлыдыр, безнең як халкы башкортка тартым бит…» Ябыктыр, хәлсездер, боектыр, дип тә уйлады. Минем белән ияреп кайтырга риза булырмы? Риза булса, ничек алып кайтырмын? Култык таягы белән йөри аламы? Үзенә кирәкле палатаның ишеген ачып кергәнче кыз башыннан әллә ничә төрле уй узды.

Кергәч тә, Мәхмүт Хәйретдиновны сорады. Кышкы кояшның  саран нурларын комсызланып йоткан палата якты, ләкин тынчу иде. Бүлмәдә унлап койка, берсе дә буш түгел. Авыруларның кайсы ята, кайсы утыра. Шәмсенурны күреп, соравына игътибар итүчеләр: «Әнә ул», – дип, түрдәге почмакта ятучы кешегә ишарәләп күрсәттеләр. Әйе, ябык, хәлсез… Йөзе күренми, стенага таба борылып яткан.

Әкрен генә басып, эчтән калтыранып, үз карарыннан никтер куркып-оялып, Шәмсенур шул якка атлады. Бар батырлыгын җыеп эндәште:

– Исәнмесез, Мәхмүт… Мин сезнең янга килгән идем.

Тар җилкәле, ябык аркалы ир сирәк чәчле чал башын күтәреп Шәмсенурга төбәлде. Ә кыз гаҗәпләнүдән чак артына утырмады. Чөнки   үзенә яр итеп алып кайтырга ниятләгән ир аның әтисе яшьләрендә иде! Арыган, тузган йөзле бу кешегә аз дигәндә дә илле яшь биреп була. Ә гарип булуы хак, уң кул урынына буш җиң генә шәйләнә.

– Сез… чынлап та… Мәхмүтме? – дип сорады кыз.

– Әйе, – диде ир, ярты гәүдәсе белән аңа таба борылып.

– Гөлйөземгә хат язучы Мәхмүтме?

– Әйе, – дип кабатлады ир.

– Гафу итегез, мин ялгыштым, ахры. Миңа башка Мәхмүт кирәк иде, – дип мыгырданды кыз. Борылып китмәкче иде, агай дәште:

– Башка Мәхмүт юк, үскәнем. Гөлйөземгә хат язучы, чынлап та, мин. Ләкин син Гөлйөзем түгел бит…

– Кайдан беләсез?

Ир карашын тәрәзәгә күчерде.

– Ни диим? Син юкка килгәнсең. Соң инде… Киткәннәрне кайтарып булмый.

– Абый, зинһар, аңлатып сөйләгез.

– Хат килер. Тагы килер… Соңгы хат булыр. Барысы да аңлашылыр. Кайт син. Монда инде берни тапмассың.

Бу кеше үз акылында түгел, дип уйлады Шәмсенур. Йә алдый, йә саташа. Ярдәм өметләнеп, күрше ятактагы егеткә күз салды. Ләкин башы марляга уралган, карашы сүнгән яралыда аның кайгысы түгел иде. Биредә аларны, ике татарны, тыңлаучы да, аңлаучы да юк иде бугай.

Шәмсенур сорауларына җавап тапмый чыгып китте. Шулхәтле аптыраган-йөдәгән иде, сәер агай белән кешечә саубуллаша да алмады. Госпиталь буйлап тагы чапты, башка Мәхмүтне эзләде. Ләкин аны һаман шушы палатага юлладылар. Андый исем-фамилияле кеше биредә башка юк иде…

 

***

Үзенең сәяхәте турында Гөлйөземгә сөйләп тормады Шәмсенур. Аның бу оятлы гамәлен – Сарытауга кадәр барып, үзенә ир эзләп йөрүен беркем белми калды. Шулай да җай чыккач саен җиңгәсенә кагылды, аннан яңа хәбәр көтте.

Бер кагылды, ике кагылды… Өченче юлы килгәндә җиңгәсе капка турында бураннар туздырып кар көри иде. Үзе хәтле кар катламын агач көрәге белән умырып ала да, ирләрчә колачлы селтәнеп, уңга-суңга бәрә. Кемгәдер-нигәдер үчләшкән сыман, ярсып-дуамалланып эшли. Шакмаклы шәле, сырган бишмәте карда коенган, яңаклары кызыл чөгендердәй алланып чыккан.

– Кая, җиңги, булышыйм, – диде Шәмсенур, аның янына килеп басып.

Гөлйөзем көрәген ачу белән кар өеменә ташлады да:

– Туганым! Ник башта ук белмәдек?! Ул бит исән булган! Йә, Аллам!!! Никләр генә  белмәдек соң?! – дип такмаклый-такмаклый, үксеп елап җибәрде.

– Ни булды? – дип аптырады Шәмсенур.

Җавап урынына Гөлйөзем, кесәсеннән хат чыгарып, аңа сузды. Шәмсенур, керфегенә кунган карларны сыпыра-сыпыра, кабаланып укырга кереште.

«Хәзер язсам да ярыйдыр инде. Соңгы һөҗүмгә без Суфиян абый белән бергә кердек. Бергә Краков госпиталендә яттык. Ул үзенең исән калмасын аңлады, үлем көтеп яшәде. Хатларны минем исемнән яздырды. Мин инде үлгән, барыбер өмет юк, диде. Хәлләрегезне беләсе килде. Бик сагынды. Мин кайта алмам инде, диде. Сезгә берни белдерәсе, кабат өметләндерәсе килмәде…

Аны Краковта туганнар каберенә җирләделәр. Шунысын да язам: ирегез ике ел әсирлектә булган, аннан берничә иптәше белән качып, партизаннар сафына кушылган. Шуннан үзебезнекеләргә ияреп, Берлинга юнәлгән. Сугыш бетә дигәндә генә, авыр яраланып, чит илдә ятып калды иптәшегез… Аның кесәсендә йөргән рәсемне үзегезгә җибәрәм. Хатларыгызны да кайтарам. Исемем Мәхмүт булса да, минем сездә бер тапкыр да булганым юк. Скрипка бирүче кеше дә мин түгел, башка Мәхмүт. Хатларны аның исеменнән мин яздым. Бу Суфиян абыйның кечкенә генә ялганы иде. Өзелеп сагынды сезне, хәлләрегезне беләсе килде. Кичерегез аны да, мине дә. Хушыгыз, бәхетле булырга тырышыгыз, Гөлйөзем!»

Шәмсенур укыган җиреннән аерылып, Гөлйөземгә карады:

– Аңламыйм… барыбер аңламыйм. Ни соң бу?

– Абыең булган ул, хат яздыручы Сафуан үзе булган! Исән булган! Белгән булсам, йөгереп барыр идем, күтәреп алып кайтыр идем! Күз алдымда, үз кулымда җан бирер иде. Туган җирдә ятар иде! Ник әйтмәгән?! Ник?!

Сарытау госпиталендәге теге агайның өзек-өзек әйтелгән һәр сүзе инде үз мәгънәсен алды. Барысы да ачыкланды. Шәмсенур, җиңгәсен кочаклап:

– Үкенмә, җиңги. Берни кыла алмас идең, – диде. – Сездән хат-хәбәрләр алып торгач, абый тыныч күңел белән киткәндер. Әле дә җавап язгансың, җиңги, әле дә язгансың…

– Әле дә яздым, әле дә яздым!!! – дип кабатлады Гөлйөзем. – Бу хатлар аның сулышын сеңдергән бит! Алар белән Сафуанымның күз нуры, соңгы сәламе өйгә кайтты… Ул барыбер кайтты… Кайтты бит, туганым?!

– Кайтты, җиңги, кайтты… – диде Шәмсенур. – Абыебыз Җиңүне күрде! Хәзер инде аның кайда ятканын беләбез, каберенә барырбыз.

– Сафуан янына барырбыз…  Балалар белән барырбыз! – дип кабатлады Гөлйөзем.

Киләчәкнең аяз күкле елларын сыңар канат, китек күңел белән кичәсе ялгыз хатынга инде шул да зур юаныч иде…

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: