Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Россельхознадзор" кисәтә: шашлык ашыйм, дип куркыныч суалчаннар белән зарарланырга мөмкин

Бер елны Казаннан кайткан аучылар Кырлай урманында кабан дуңгызы аталар да, шунда ук шашлык кыздырып ашыйлар. Соңрак ачыкланганча, әлеге кабан дуңгызы трихинелез белән авырган була. Өлкән яшьтәге аучыларның берсе ай буе һушсыз ята, чак кына якты дөнья белән хушлашмый кала. - Трихинелезны күзгә күренми торган вак йомры суалчаннар тудыра, -...

Бер елны Казаннан кайткан аучылар Кырлай урманында кабан дуңгызы аталар да, шунда ук шашлык кыздырып ашыйлар. Соңрак ачыкланганча, әлеге кабан дуңгызы трихинелез белән авырган була. Өлкән яшьтәге аучыларның берсе ай буе һушсыз ята, чак кына якты дөнья белән хушлашмый кала.

- Трихинелезны күзгә күренми торган вак йомры суалчаннар тудыра, - ди "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Руслан Фәйзрахманов. - Аның белән хайваннар да, кешеләр дә авырый. Йорт хайваннарыннан ешрак дуңгызларда, этләрдә, күселәрдә, кыргый хайваннар арасында аюларда, кабаннарда, төлкеләрдә, бурсыкларда һ.б. очрый.

Кеше трихинел кортлары белән зарарланган ит һәм ит продуктлары, йорт шартларында ясалган колбаса, шашлык, кыздырылган ит кулланганда зарарлана. Организмга эләккән трихинеллардан яңа кортлар барлыкка килә башлау белән авыру көчәя. Авыру укшый, кан катыш эче китә. Мускуллар авыртуы көчәя, авыру хәрәкәтләнә алмый башларга мөмкин. Йөрәк эшчәнлеге начарая.

Ит бик нык зарарланмаганда авыру артык сизелми. Беренче көннәрдә җиңелчә генә кәеф, ара-тирә эч китәргә мөмкин. Әмма 2-3 атнадан температура кискен күтәрелә, аяк, кул мускуллары авырта башлый. Авыруны дәвалап була, тик авыр очракларда үлем белән тәмамланырга мөмкин. Зарарланмауның иң ышанычлы юлы - итне теләсә кайдан алмау, аның ветеринария келәймәсе булырга тиеш! Аучыларга кабан итен лабораториядә тикшертү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X