Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына сайлаулар уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 18 сентябрьдә булачак РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле татарстанлылар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Аның барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшендә исәпкә алынсын өчен...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 18 сентябрьдә булачак РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Аның барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күреләчәгенә ышандырасым килә.

Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мөһим социаль-мәдәни өлкә объектлары ачыла, парклар, скверлар, су буйлары яңартыла. Ата-бабаларның бай рухи һәм мәдәни мирасы кешеләрне якынайта. Без аңа таянабыз!" - дип билгеләп үтелә ТР Президенты матбугат хезмәте тараткан мөрәҗәгатьтә.

"Хөрмәтле сайлаучылар! Быелгы сайлауларның форматы үзенчәлекле. Без Россия парламентының түбән палатасын гына сайламыйбыз, ә алдагы биш елга дәүләтебезнең үсеш юнәлешен дә билгелибез.

Татарстанда акыллы һәм үз көченә ышанган халык яши. Бердәм командада эшләү иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә булыша. 18 сентябрьдә сайлауларда катнашырсыз һәм Россия парламентының яңа составында республикабыз исеменнән эшләячәк лаеклыларга теләктәш булырсыз дип ышанам. Безнең Татарстаныбыз кебек көчле төбәкләр Россияне бөек итә!" - диелә Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.

Шулай ук республика башлыгы барлык татарстанлыларга бәхет, игелеклелек һәм имин тормыш тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp4remote}http://ftp.prav.tatar.ru/president/2016/09/160916/1/1.mp4{/mp4remote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев