Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Русча сөйләшеп, биш татар сүзе өйрәтеп маташалар"

Үзебезнең "ТНВ" каналында Илсур Нәфыйков алып барган "Переведи! Татарча сөйләшәбез" тапшыруын оештырып кына телебезне саклап кала алырбызмы икән? Анда гомердә бер мәртәбә дә ишетмәгән, сирәк кулланылучы яки сөйләм телебезгә кереп тә карамаган сүзләрне дә өйрәтеп маташалар. Аларны тел галимнәре дә белеп бетерә алмыйдыр. Телевизор караучылар гадирәк сүзләрне белсәләр дә ярап...

Үзебезнең "ТНВ" каналында Илсур Нәфыйков алып барган "Переведи! Татарча сөйләшәбез" тапшыруын оештырып кына телебезне саклап кала алырбызмы икән? Анда гомердә бер мәртәбә дә ишетмәгән, сирәк кулланылучы яки сөйләм телебезгә кереп тә карамаган сүзләрне дә өйрәтеп маташалар.

Аларны тел галимнәре дә белеп бетерә алмыйдыр. Телевизор караучылар гадирәк сүзләрне белсәләр дә ярап торыр иде әле. Хәзер булган сүз запаслары да бетеп бара бит. Тапшыруда аерым сүзләрне өйрәтеп утырганчы, бирелгән берничә сүздән дөрес итеп җөмлә төзергә өйрәтсәләр, файдасы күбрәк булыр иде, минемчә.

Шул ук телеканалда 14 октябрьдә "Бергәләп өйрәник" тапшыруында, русча сөйләшеп, балаларга биш татар сүзе өйрәтеп маташтылар. Татар телен өйрәтү максаты белән оештырылгач, тапшыруны татар телендә алып барсалар мантыйкка сыешлырак түгелмени? Мәктәпләрдә татар теле җиренә җиткерелеп укытылмаса, килә-чәктә безнең тел галимнәребез дә, язучыларыбыз да булмаячак бит инде.

Татар иленең үзәгендә яшәп тә, телебезнең шундый аяныч хәлдә калуы күпләребезне борчуга сала, әлбәттә. Бу турыда милли җанлы газета-журналларда язып, радио-телевидение тапшыруларында сөйләп торсалар да, нәтиҗәләре күренми. Ходай һәр халыкка бүләк итеп, үз телен - ана телен биргән. Аллаһтан да бөегрәк булып, аның телен, гореф-гадәтләрен төрле карар-боерыклар белән бетерергә тырышу - гаделсезлек ул. Һәрбер халыкның үз ана телен хөрмәт итеп, үз телендә сөйләшүеннән берәүгә дә зыян юк, шуңа һәр халыкның үз ана теле яшәсен!

Рәфкать ИБРАҺИМОВ, Казан

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев