Теләче Информ

Руслан Гыйльфанов: «Наркотиклар аркасында, тормышымның 9 елын бушка уздырганмын»

Мин Руслан Гыйльфанов белән «Ярдәм» фонды каршында ачылган наркотикка бәйлеләрне тернәкләндерү үзәгендә таныштым. Ул, биредә уңышлы гына дәваланганнан соң, үзәктә волонтер булып эшли башлаган. 28 яшьлек егет тугыз ел наркотиклар кабул иткән. Бу - мәктәптә укыганда мавыгуларын кертмәгәндә. - Наркотикны беренче тапкыр үсмер чагымда татып карадым. Әнием һәм апам белән...

Мин Руслан Гыйльфанов белән «Ярдәм» фонды каршында ачылган наркотикка бәйлеләрне тернәкләндерү үзәгендә таныштым. Ул, биредә уңышлы гына дәваланганнан соң, үзәктә волонтер булып эшли башлаган. 28 яшьлек егет тугыз ел наркотиклар кабул иткән. Бу - мәктәптә укыганда мавыгуларын кертмәгәндә.

- Наркотикны беренче тапкыр үсмер чагымда татып карадым. Әнием һәм апам белән ул вакытта Алексеевск районында яши идем. Иптәш малайлар белән күрше авылга барып, киндер җыя идек тә шуны киптереп тарта идек. Аннары Казаннан гашиш кайтарта башладык. Атнага өч тапкыр гашиш тарту гадәти күренешкә әверелде, әмма ул миңа тормышта комачаулык итмәде. Наркотик кулланганнан соң кәеф күтәрелә, рәхәтлек тоясың, проблемалар онытыла. Тора-бара ялганларга өйрәнәсең, намус дигән нәрсә югала. Әни наркотиклар куллана башлаганымны бик соң аңлады. Өйгә төнлә генә кайтам, берни сизми. Өйдә ир-ат юк, әтием эчеп үлде. Апам башы-аягы белән укуда, тормышны алып барырга әнинең хезмәт хакы гына җитмәгәч, берничә урында эшләргә дә өлгерде. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, моторист-бетонщик булып эшли башладым. Чистай политехникумына читтән торып укырга кердем. Казанда наркотик табу проблема түгел, Азинода бер җирдә аппарат бар иде. 500 сумыңны саласың да наркотик учыңа төшә дә утыра. 500 сумлык наркотик биш кешегә бер кулланырга җитә, - дип сөйли яңа танышым.

Русланга әнисе белән апасы машина, хәрби билет сатып алып бирәләр, институт өчен дә алар түли. Үзе эшләп алган акча исә наркотикка китеп бара, акчасының кая киткәнен якыннарына аңлата алмый, шуннан соң гына аңардан шикләнә башлыйлар. Бервакыт танышлары «тоз» дип аталган синтетик наркотик белән сыйлый.
- Ул бик тиз тәэсир итә, кеше аңардан соң зомбига әйләнә. Мин дә аның белән сыйлангач, сигез көн рәттән ашамадым, ике тәүлек бер дә уянмыйча йокладым. Наркоман булуыма шикләре калмады, - ди ул.
Руслан берничә ел эчендә әллә ничә тапкыр эш алыштырган. наркотик кулланудан яртышар, кайвакыт берәр ел туктап торганы да булган, әмма иптәшләре белән очрашу-күрешүнең ахыры наркотик кабул итү белән тәмамлана.
- Дуслардан котылу өчен, чит шәһәрләрдә дә яшәп карадым. Безнең наркотик сатып алып була торган махсус сайтыбыз бар. Акчаңны түлисең дә теләсә кайсы шәһәрдән үзеңә кирәген сатып аласың. Аны шәһәрнең билгеле бер урыннарына калдырып китәләр. Наркотикка бәйлелектән беркая да качып булмый икән. Яшәү урынын алыштыру да бернинди нәтиҗә бирмәде. Техникумны да ташларга туры килде. Миндә зачет, имтихан бирү кайгысы юк иде. Иртән торгач, бөтен уй - наркотик алырга акча каян табарга. Эшкә дә шуны сатып алырга акча кирәк булганга гына йөрдем. Танышлардан, кире кайтармасымны белә торып, бурычка акча да алгаладым. Әйтүемчә, наркотик белән бергә сәламәтлегеңне генә түгел, намус, оят дигән нәрсәне дә югалтасың. Хәзер уйлап утырам: тормышымның тугыз елын мин бушка уздырганмын. Дуслар дигәннәрем наркоманнар, төрмәдә утырып чыкканнар, кешеләргә кредит рәсмиләштереп, пычрак акчага яшәүчеләр иде. Безне бары шул наркотик дигән нәрсә генә берләштерде.
- Руслан, яртышар ел наркотик кулланмадым, дисең, сине элекке тормышка кайтырга нәрсә мәҗбүр итә иде?
- Наркотиктан тыелып торганда, эшкә дә урнашам, акча да бар, әни дә елмая башлый. Әмма миңа ул рәхәтлек авыр бирелә, аның өчен иртән торып эшкә барырга, үзеңне гел контрольдә тотарга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Ә наркотик сине берничә минуттан ук «бәхетле итә», бу - иң ансат, җиңел юл. Алдың, тарттың да бөтен проблемаң онытыла. Елмая башлыйсың, тормыш ямьлерәк күренә. Югыйсә чынлыкта син иртән чит кешенең фатирында, пычрак урын-җир өстендә яткан килеш уянасың. Синең яныңда бер белмәгән кешеләр сүгенәләр, сугышалар. Ә син барыбер шул юлны сайлыйсың. Шул рәхәтлекләр өчен хәтта мин әниемнең берничә ел акча җыеп сатып алган алтын йөзеген ломбардка илтеп тапшырдым. Берничә көн эчендә кире алырмын дип уйладым. Әни, йөзеге югалганны күргәч, сизенеп, күрше йорттагы ломбардка кергән дә йөзеген, акча түләп, кире алган. Мин үземне беркайчан да наркоманга санамадым. Мин әлегә наркотикны исним генә, имеш, ә чын наркоманнар алар наркотикны тарталар. Үзем дә тарта башлагач, наркоманнар алар беләкләренә кадый торганнар дип уйлый идем. Ничек кенә сәер булмасын: беркем дә үзен наркоман дип танымый. Шуңа да тернәкләндерү үзәгенә үзләре теләп килүчеләр юк диярлек.
Руслан өчен тернәкләндерү үзәген дусты белән әнисе эзләп тапкан. Үзәктә эшләүче Дмитрий белән Станислав үзләре өйгә килгән. Бездә бераз ял итеп кит, ошаса, калырсың, ошамаса, кайтып китәрсең, дигәннәр.
- Монда беркемне дә мәҗбүриләү юк. Мин бер тернәкләндерү үзәгендә дәваланып карадым. Анда артыңнан ишекне ябалар да килешү төзетәләр. Җинаятьче сыман, һәр адымыңны күзәтеп торалар. Ә бу үзәктә сиңа бернәрсәне дә такмыйлар, тынычлыкта калдыралар. Буш вакытыңда тормышың турында уйланасың. Үзеңнең дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың. Безнең янга дин әһелләре килеп йөри. Ислам дине белән электән үк кызыксына идем, монда намаз укырга өйрәндем. Тернәкләндерү үзәгендә шуңа төшендем: беркайчан да якыннарыңнан ярдәм сорарга оялмаска, курыкмаска кирәк. Ялганларга, алдашырга да кирәкми. Наркотик кулланучы өчен бу - иң мөһиме. Әти-әниләр исә сабыр булырга тиеш. Әгәр дә өйгә кайткан саен ачуланып торсалар, анда кайтасы да килми башлый. Балалары каядыр йөри, телефонын алмый, исәнме-юкмы - белүче юк. Ә мине әни һәрчак аңларга тырышты. Өй җылысын эзләп кайта идем мин аның янына. Хәзер исә минем уңышларыма куанып туя алмый. Тернәкләндерү үзәгендә химик бәйлелек буенча консультант-волонтер булып эшлим. Яшермим: наркотик кабул итәсе килгән чаклар бар. Бигрәк тә төрле кафе-барлар яныннан үтеп киткәндә, тәмәке-кальян тартучы, сыра эчүчеләрне күргәндә. Әмма миңа хәзерге «аек тормышым» бик кадерле, мин тормышны бөтенләй башка яктан күрә башладым. Кешегә, кәефен күтәрү өчен, башка әйберләр дә күп икән бит, - дип тәмамлады сүзен Руслан.
Сүзен-сүзгә
Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдәм» фонды советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары:
- Ярдәм» фонды каршында наркоманнар өчен тернәкләндерү курслары эшли. 20-25 кешелек төркем биредә яртышар ел реабилитация курслары уза. Үзәктә уналты яшьтән алып кырык яшькәчә булганнар дәвалана. Аларның уртача яше - 25.
Башка тернәкләндерү үзәкләрендә уңышлы гына кулланылып килгән «12 адым» дигән программа нигезендә эшлибез. Татарстан профессоры Анатолий Карповның «7 баскыч» дип аталган программасын да файдаланабыз. Шул ук вакытта дини тәрбиягә дә игътибар бирәбез. Әлеге юнәлештә эшләүче үзәк фәкать бездә генә. Ислам динендә мәҗбүриләү юк, шуңа да дин дәресләренә теләге булган кеше генә керә. 20-25 кешенең 5-6сы әлеге дәресләргә теләп йөри. Чиркәүгә барасы килгәннәргә дә каршы төшүче юк. Тәҗрибәдән чыгып әйтә алам: дин тернәкләндерү процессына уңай йогынты ясый. Йөз процент дәвалануны бер генә үзәк тә гарантияләми. Статистика буенча, аларның 25 проценты передозировкадан үлә, 30-35 проценты кабат наркотик куллана башлый, 40 проценты тулы тормышка кайта. Бу яхшы күрсәткеч санала.
Наркотикны күбесенчә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр куллана дигән сүз дөрес түгел. Наркоманнар арасында фән кандидатлары, галимнәр дә бар. Дәвалану курсларын уңышлы узучылар шушы ук үзәктә калып, башкаларга ярдәм итәләр. Гомумән, үзәктә эшләүчеләрнең бик күбесе үзләре дә шул юлны үткән кешеләр.

Реклама

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: