Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сак булыгыз, грипп!

Грипп - кискен респиратор вируслы инфекция, аңа сезонлылык хас һәм ул эпидемия булып тарала. Аны А, В, С вируслары кузгата. Грипп вирусларының үзенчәлеге шунда, алар үзгәрергә һәм яңа төр вирус китереп чыгарырга сәләтле. Шундыйларның берсе - НINI/09 вируслы "дуңгыз" гриппы. Бу төр грипп аеруча катлаулы уза, аның белән төрле яшьтәгеләр......

Грипп - кискен респиратор вируслы инфекция, аңа сезонлылык хас һәм ул эпидемия булып тарала. Аны А, В, С вируслары кузгата. Грипп вирусларының үзенчәлеге шунда, алар үзгәрергә һәм яңа төр вирус китереп чыгарырга сәләтле. Шундыйларның берсе - НINI/09 вируслы "дуңгыз" гриппы. Бу төр грипп аеруча катлаулы уза, аның белән төрле яшьтәгеләр...

Грипп - кискен респиратор вируслы инфекция, аңа сезонлылык хас һәм ул эпидемия булып тарала. Аны А, В, С вируслары кузгата. Грипп вирусларының үзенчәлеге шунда, алар үзгәрергә һәм яңа төр вирус китереп чыгарырга сәләтле. Шундыйларның берсе - НINI/09 вируслы "дуңгыз" гриппы. Бу төр грипп аеруча катлаулы уза, аның белән төрле яшьтәгеләр авырый, йогу куркынычы 7 көнгә кадәр дәвам итә. Аның төп билгеләре сезонлы гриппныкыннан әллә ни аерылмый: кинәт кенә башлана, температура күтәрелә, калтырата, мускуллар, күз алмасы авырта, тамак төбе кычыта, ютәл башлана.

Грипп нәрсәсе белән куркыныч соң? Ул авыр формадагы авырулар һәм төрле катлауланулар килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин, аеруча тын юллары өчен куркыныч. Шуның нигезендә үпкәдә - пневмония, көчле респиратор дистресс-синдром, ЛОР органнар белән бәйле - гайморит, отит, синусит, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан - миокардит, перикардит, нерв системасы буенча менингоэнцефолит, энцефолит, полинейропатия китереп чыгарга мөмкин.

http://zainsk-rt.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/sak-bulyigyiz-gripp

Грипптан катлауланулар килеп чыкканда төп билгеләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелү, һава җитмәү, сулыш алу авырлашу, тән төсе зәңгәрләнү, күкрәктә көчле авырту, аң буталу, геморрагик тимгелләр, көзән җыеру барлыкка килү. Менә шундый билгеләр күзәтелгәндә, үз белдегең белән дәваланмыйча, кичекмәстән табибка мөрәҗәгат итәргә киңәш ителә һәм ул кушканнарны төгәл үтәү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев