Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сак булыгыз, мошенниклар!

МОШЕННИКЛАР ХАЛЫКНЫ НИНДИ ЮЛЛАР БЕЛӘН АЛДЫЙ СОҢ? ПРИЗ ОТУ. Мошенник телефонга шалтыратып, үзен радиостанция яки нинди дә булса компания хезмәткәре итеп таныштыра һәм булачак "корбанын" кыйммәтле призга ия булуы белән котлый. Приз урынына акча алырга мөмкин булуын да хәбәр итә. Ә аны күчерү өчен пластик картаның номерын әйтүен сорый... "Төп...

МОШЕННИКЛАР ХАЛЫКНЫ НИНДИ ЮЛЛАР БЕЛӘН АЛДЫЙ СОҢ?

ПРИЗ ОТУ. Мошенник телефонга шалтыратып, үзен радиостанция яки нинди дә булса компания хезмәткәре итеп таныштыра һәм булачак "корбанын" кыйммәтле призга ия булуы белән котлый. Приз урынына акча алырга мөмкин булуын да хәбәр итә. Ә аны күчерү өчен пластик картаның номерын әйтүен сорый... "Төп башына" утыртмасыннар дисәгез, беркайчан да картагызның номерын бирмәгез!

СЕЗ АВТОМОБИЛЬ ОТТЫГЫЗ. Сезнең телефонга автомобиль отуыгыз турында СМС-хәбәр килә. Анда телефон номеры яки бер көнлек сайт адресы язылган була. Сайтка кереп карагач, чынлап та, бүләк отуыгыз турында беләсез. Ә аны алу өчен сезгә бүләк бәясенең 13 процентын түләргә кушалар... Бу да - ялган.

ТУГАННАРЫГЫЗ АВЫР ХӘЛДӘ. Телефон аша алдаучылар бик оста эш итәләр. "Әни, мин машинам белән кеше бәрдердем, фәлән суммада акча кирәк, югыйсә мине төрмәгә утырталар" яки "Мин улыгызның дусты, ул җинаять кылды. Аны бәладән коткарыр өчен акча күчерергә кирәк" дигәнне ишеткәч, ата-ана, әлбәттә, коелып төшә. Әмма бу очракта, иң беренче чиратта, якыныгызга шалтыратыгыз! Аннан полиция номерын җыегыз.

СМС-ҮТЕНЕЧ. Кәрәзле телефонга "Минем белән проблема килеп чыкты. Шундый номерга шалтырат. Әгәр ул сүнгән булса, фәлән суммада акча сал. Соңыннан барысын да аңлатырмын"... Бу да алдакчылар корган тозак кына.

"ЯЛГЫШ" АКЧА КҮЧЕРҮ. Абонент "Мобиль перевод" хезмәте аша акча килгәнлеге турында СМС ала. Шул арада телефоннан шалтыратып, моның ялгыш булуын һәм акчаны кире "Мобиль перевод" аша күчерүләрен сорыйлар. Мондый СМС-хәбәргә дә ышана күрмәгез.

"БАНК КАРТАСЫННАН УРЛАУ". Абонентка сезнең банк картасы "заблокирована" дигән СМС килә. Анда телефон номеры да күрсәтелә. Мошенник шул номерга шалтыратырга кирәклеген әйтә һәм карта мәгълүматларын, ПИН-кодны сорый. Алынган мәгълүматлар ярдәмендә алар сезнең картадагы акчаны үзләренә күчерәләр. Исегездә тотыгыз: банк хезмәткәрләре бервакытта да клиентлардан шәхси мәгълүматларны, ПИН-кодны сорамый.

· Таныш булмаган кеше белән аралашканда сак булыгыз.

· Өегезгә чит кеше кертмәгез.

· Таныш булмаган номерга акча күчермәгез.

· Төрле призлар, отышлар турындагы сүзләргә ышанмагыз.

Сезне алдарга җыенуларын аңлау белән полициягә - 02 номерына шалтыратыгыз.

Мошенниклар еш кына үзләрен торак-коммуналь, социаль яклау, банк хезмәткәрләрләре итеп таныштыралар. Исегездә тотыгыз: һәр мошенник - сизгер психолог ул. Алар уйларга вакыт калдырмыйлар, кеше аек фикер йөртә башлаганчы акчасыннан колак кактыралар. Хөрмәтле укучыларыбыз! Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен югарыда телгән алынган киңәшләрне истә тотыгыз, беркатлы булмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев