Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сак булыгыз! Юка боз!

Көз җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәхетсезлек очраклары арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Бәхетсезлек очраклары булдырмау, Yз-үзеңне саклау өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре: Исегездә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен калынлыгы...

Көз җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәхетсезлек очраклары арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Бәхетсезлек очраклары булдырмау,

Yз-үзеңне саклау өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:

  • Исегездә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен калынлыгы 15 см булырга тиеш. Боздан төркем белән бармаска, ара 5-6 м булырга тиеш.
  • Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
  • Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
  • Әгәр дә боз чатнаса кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
  • Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 м лы бау алырга кирәк.
  • Бозга спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
  • Боз аркылы автомобильдә җирле узидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:

  • Паникага бирелмәскә, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
  • Боздан суга чыккач аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп вытык боздан ераккарак китәргә кирәк.

Гараев Ф.В.

Олы Нырсы янгын сүндерү аерым посты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев