Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сак булыйк: пиротехник эшләнмәләр куркыныч тудыра!

Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат үзәге. Ул Яңа ел бәйрәме чараларында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар, дәүләт яки муниципаль милекне куркынычсызлык белән тәэмин итү максатында оештырыла. Әлеге янгын куркынычсызлыгы чаралары...

Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат үзәге. Ул Яңа ел бәйрәме чараларында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар, дәүләт яки муниципаль милекне куркынычсызлык белән тәэмин итү максатында оештырыла.


Әлеге янгын куркынычсызлыгы чаралары 2017 елның 10 гыйнварена кадәр дәвам итәчәк, диелә. Бу вакыт аралыгында пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Сәнәгать корылмалары, ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, халык күп йөри торган объектлар, автомобиль юлларыннан 50 метр ераграк мәйданнарда бенгаль утлары һәм хлопушкалар яндыру искәрмә булып тора.



Рәсми документта республиканың һәр торак пунктында пиротехник эшләнмәләр куллану өчен махсус урыннар билгеләү кирәклеге әйтелә. Алар беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазланган булырга тиеш. Шулай ук әлеге пиротехник эшләнмәләрне учрежденияләр карамагындагы ябык биналарда саклау һәм куллану тыела.

Янгын куркынычсызлыгы режимы башланганчы Яңа ел бәйрәм чаралары уздырыласы урыннар исәпкә алынырга тиеш. Һәр урын янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү буенча тикшерелергә, ә персоналга инструкция уздырылган булырга тиеш.

Янгынга каршы көрәш режимы вакытында пиротехник эшләнмәләрне сату һәм ачыклау буенча Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары рейдлар уздырачак. Шулай ук РФ законнарында күрсәтелгән сертификатларга туры килми торган продукцияне ачыклау да күздә тотыла.

Татарстан Республикасы территориясендә күпләп һәм берәмләп сату оешмалары җитәкчеләренә сертификаты туры килмәгән электр гирляндаларын, пиротехник эшләнмәләрне сатуга чыгармаска киңәш ителә. Шулай ук техник документында янгын курнычлыгы һәм аларны куллануда куркынычсызлык чаралары күрсәтелмәгән ясалма чыршы, аларга төрле бизәкләр сату да тыела.



Гражданнар, пиротехник эшләнмәләр махсус урыннарда кулланылмаган очракта, дәүләт һәм үзидарә органнарына «112», «01», «02» телефоннары аша хәбәр итсеннәр иде.



Янгынга каршы махсус режим вакытында
пиротехник эшләнмәләр куллану тыела торган объектлар исемлеге:


1. Сәнәгать корылмалары:
- химик объектлар;
- металлургия, машина төзү һәм металл эшкәртү объектлары;
- руда табу оешмалары;
- төзелеш сәнәгате оешмалары;
- агач эшкәртү оешмалары;
- җиңел сәнәгать объектлары;
- хайван продуктларын эшкәртү оешмалары;
- азык-төлек продуклары җитештерү объектлары;
- минераль ягулык яндырганда электр һәм җылылык энергиясе җитештерү оешмалары;
- микробиология сәнәгате оешмалары.

2. Транспорт инфраструктурасы объектлары:
- вокзал, метрополитен, елга портлары, аэродром, аэропорт;
- элемтә системасы, навигация һәм транспорт чаралары хәрәкәтен идарә итә торган объектлар.

3. Ягулык-энергетика комплексы объектлары:
- электроэнергетика, нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефтехимия, газ, күмер, сланец, торф сәнәгате объектлары;
- нефть продуктлары, ягулык һәм газ белән тәэмин ителә торган объектлар;
- ягулык-энергетика комплексы линия объектлары (электр челтәре, магистраль газ һәм нефть үткәргечләр).

4. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары:
- торак фонды, кунакханәләр, тулай тораклар;
- торак-коммуналь хуҗалык объектларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү оешмалары;
- халыкны газ, җылылык һәм электр белән тәэмин итү объектлары.

5. Авыл хуҗалыгы объектлары:
- хайван тораклары;
- кошчылык фермалары;
- теплица һәм парник;
- җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге, бөртеклеләр саклау урыннары;
- ит, сөт җитештерү, икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре пешерү цехлары;
- агулы химикатлар һәм минераль ашламалар складлары;
- бөртеклеләрне эшкәртү объектлары;
- янган аммиак складлары;
- азык әзерләү цехлары;
- йөк автомобильләрен һәм авыл хуҗалыгы техникаларын саклау, төзәтү парклары һәм гаражлар;
- материаль складлар.

6. Күпләп халык җыелү урыннары:
- дәүләт һәм үзидарә органнарының административ биналары;
- мәдәният, спорт, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек, җәмәгать туклануы объектлары;
- сәүдә-күңел ачу һәм офислар үзәкләре.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X