Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Салават Миңнеханов Гүзәлемгә яулык бәйләтмәкче?

Яшь һәм чибәр Гүзәлем соңгы арада фотосурәтләргә башына яулык бәйләп яисә тюрбан киеп төшә башлады. Ире Салават Миңнеханов, үзе әйткәнчә, намазда, ураза тота. Бәлки Гүзәлем дә яулык япкандыр? Җырчының үзенә шалтыратып алдык. - Гүзәлем, хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Җәйге ялларыгызны ничек уздырасыз? - Хәлләрем әйбәт. Җәй көтелгән ялдан башланды. Каенанам...

Яшь һәм чибәр Гүзәлем соңгы арада фотосурәтләргә башына яулык бәйләп яисә тюрбан киеп төшә башлады. Ире Салават Миңнеханов, үзе әйткәнчә, намазда, ураза тота. Бәлки Гүзәлем дә яулык япкандыр? Җырчының үзенә шалтыратып алдык.

- Гүзәлем, хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Җәйге ялларыгызны ничек уздырасыз?
- Хәлләрем әйбәт. Җәй көтелгән ялдан башланды. Каенанам һәм Салават ягыннан туганнар белән Төркиягә бардык. Ирем, ул вакытта хастаханәдә булу сәбәпле, бара алмады. Мин, үз чиратымда, яңа эмоцияләр, яңа идеяләр, яңа көч туплап кайттым. Кайту белән яңа клип төшердек. Ураза аенда концертлар, чыгышлар юк: күп артистлар ял итә. Салават бу вакытны бушка уздырмый: өч клип төшерде. Ә мин үзебезнең "You Tubе" каналына матурлык блогларын төшерә башладым. Беренче чыгарылыш меңләгән карау җыйды һәм тамашачыларда кызыксыну уятты. Сораулар күп килде. "Яулыкны ничек матур итеп бәйләргә?" - күпләрне шул кызыксындыра. Икенче чыгарылышны нәкъ шул темага багышлаячакбыз да.



- Яулык дигәннән... Салаватның диндә булуы билгеле, соңгы арада сез дә һәрчак яулык бәйләгән.
- Без очрашып йөргәндә үк, Салават мәчеткә йөри иде, әмма һәрвакыт түгел. Әтием белән танышканнан соң, дингә карашы тагы да җитдиләнде. Әти-әни янына кайтканда, әтием Салаваттан: "Җомга намазына йөрисеңме?" - дип сораган. "Кайчагында йөрим", - дип җавап кайтарган. "Кайчагында түгел, һәрвакыт йөрергә тырыш. Укый белмәсәң дә, җәмәгать белән басып торганда да, кабул була ул", - дигән. Шуннан бирле Салават һәр җомга саен намазга мәчеткә йөри. Ул моңа тиклем дә ураза тоткан булган, дуңгыз итен ашамаган. Тулысынча дин юлына басу уйлары булган, без кавышкач, әти моңа тагын да этәргеч булып торды. Алар икесе дә диндә. Мөнәсәбәтләре бик җылы. Әни белән безне дә өндиләр. "Бергә намаз укулары күпкә рәхәт булыр иде", - диләр. Әмма мәҗбүриләмиләр.



Әйе, соңгы арада сәхнә һәм көнкүреш киемем, имиджым үзгәрде. Бу - күңелем теләге, ә Салават кыставы түгел. Быел бик күп мөселман кибетләрендә булдым, бу өлкәдә уңышларга ирешкән дизайнерлар белән танышам. Мөселман киемнәре бик матур, аларның ниндие генә юк! Андый образлардан соң кыска итәк, ачык кофталар киясе дә килми. Дөресен генә әйткәндә, артык ачык киемнән моңарчы да йөргәнем дә юк иде. Ә иң мөһиме: яулык һәм тюрбан киеүем иремә бик ошый. Аның миңа беркайчан да: "Булды, яулык бәйлә!" - дигәне булмады. Минемчә, дингә һәр кеше үз теләге белән килергә тиеш. Мин әле намазда түгел һәм яулыкны да һәрчак бәйләп йөрмим. Ләкин мин шул юлда. Алла боерса, дин юлына басачакмын. Бу - минем иң зур теләкләремнең берсе.

Азалия Исмәгыйлова

Маитбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X