Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Салкын тиюдән һәм грипптан ничек сакланырга?

Табиблар грипптан иң яхшы саклаучы чара дип прививка ясатуны атый. Әмма ул да кешенең чир йоктырмавына тулы гарантия бирә алмый. Табиблар да аның чирнең катлаулануыннан гына сакларга сәләтле булуын таный. Теләк булганда грипп йоктыру куркынычын үзеңә дә киметергә мөмкин. Кулны ешрак юарга. Чирле кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз, борынын кулы белән...

Табиблар грипптан иң яхшы саклаучы чара дип прививка ясатуны атый. Әмма ул да кешенең чир йоктырмавына тулы гарантия бирә алмый. Табиблар да аның чирнең катлаулануыннан гына сакларга сәләтле булуын таный. Теләк булганда грипп йоктыру куркынычын үзеңә дә киметергә мөмкин.
Кулны ешрак юарга. Чирле кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз, борынын кулы белән каплый. Аннан шул кулы белән телефон трубкасы, компьютер клавиатурасы, башка әйберләргә кагыла. Аларда микроблар сәгатьләр, хәтта атна буе яши ала. Шикле әйберләргә кагылганнан соң юынырга су булмаса, кулны юганнан соң киптергән кебек берничә тапкыр селкеп алыгыз. Бу күп микробларны юк итәргә булыша. Биткә кагылмаска тырышыгыз. Вируслар организмга күз, борын, авыз аша керә.
Күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Көнгә 2 л чамасы су эчегез. Ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгарырга һәм аны дымга туендырырга булыша. Спиртлы эчемлекләрдән баш тарту яхшырак. Бу - организмның төп саклаучы һәм чистартучы әгъзасы - бавырга көчәнеш китерә.
Атнага бер мунча керегез. Мунча яратучыларның салкын тиюгә, гриппка сирәгрәк бирешүе исбатланган. Беренчедән, мунча организмны чыныктыра. Икенчедән, 80 оСка кадәр җылытылган һава сулаганда күп вируслар үлә. Әмма чирли башлагач мунчадан тыелып тору яхшырак. Аеруча тән температурасы югары булганда мунча керергә ярамый.
Яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашагыз. Куе яшел, кызыл һәм сары төстәге яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр иммунитетны ныгытырга булыша.
Саф һавада ешрак булыгыз. Өйдәге коры һава күз, авыз һәм борынның лайлалы тышчасын киптерә һәм микробларга каршы торучанлыкны киметә. Саф һавада ешрак булу, өйне даими җилләтү файдалы

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев