Теләче Информ

«Самат, Әминәсен бәйләп, мунчага ыргыткан да, бикләп, үзе ут төрткән…»

Минем килен булып төшкән елым иде. Төн уртасында авылда "Янгын! Янгын!" - дип кычкырышкан тавышлар ишетеп, бөтенебез сикереп тордык һәм ишеккә ташландык. Әткәй, елга буенда урнашкан йортларның берсеннән күтәрелгән ялкын телләрен күреп: "Саматлар яна!" - дип сөрән салды. Ирләр, кулларына нәрсә эләкте шуны алып, алдан чапты, без чиләкләр, көрәкләр тотып,...

Минем килен булып төшкән елым иде. Төн уртасында авылда "Янгын! Янгын!" - дип кычкырышкан тавышлар ишетеп, бөтенебез сикереп тордык һәм ишеккә ташландык. Әткәй, елга буенда урнашкан йортларның берсеннән күтәрелгән ялкын телләрен күреп: "Саматлар яна!" - дип сөрән салды. Ирләр, кулларына нәрсә эләкте шуны алып, алдан чапты, без чиләкләр, көрәкләр тотып, алар артыннан теркелдәдек.

Йорт түгел, мунча яна икән. Бездән алда килгән берничә кеше, елгадан су алып менеп, утка сибәләр дә, кабат су буена йөгерәләр. "Тезелеп басыгыз, тулы чиләкләрне бер беребезгә бирешсәк, уңайлырак та, тизрәк тә була!.." - дип кычкырды бер ир. Җәйге көннәр бик эссе торганлыктан, кибеп коргаксыган түбә такталары күкерт сыман шарт-шорт килеп, сикерешәсикерешә дөрли. Барысы да: "Ут бүтән каралтыкурага үрли күрмәсен инде, Ходаем!" - дип, хафалана.

Кинәт, каяндыр ут эченнән, башта буылып йөткергән, соңыннан, йөрәк өзгеч итеп улап елаган хатын-кыз тавышы ишетелде:

- Коткарыгыыыыз!.. Коткарыгыз, зинһаааар!..

- Мунча эчендә кемдер бар ич... Кожан китерегез! Монда бүтәнчә якын килерлек түгел... - диде бер ир.

- Хуҗалар кайда икән соң? Йоклап ятмыйлардыр бит инде? - диеште халык.

- Теге тавышны Әминәнекенә охшаттым... Я, Раббым, тереләй яна бит! - дип чәрелдәде олы яшьтәге бер апа.

Күрше Азат абый, авыз-борынына юеш чүпрәк-чапрак урап, лычма юеш кожанны киде һәм ут эченә кереп югалды.

- Тышкы яктан бикле... Зур йозак эленгән, шайтан алгыры!.. - дип, шундук, яңадан безнең каршыда пәйда булды. - Балта яки лом бирегез тизрәк...

- Ничек тыштан бикле?! Эчтән бикләнгәндер? - дип, кемдер аңа лом тоттырды.

Бераздан шатыр-шотыр китереп каерган, җимерелгән тавышлар килде һәм тынлык урнашты. Ул арада ут эченнән Азат абый күренде.

- "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга кирәк... исән бугай... - диде ул, кара янып, кеше танымаслык хәлгә килгән гәүдәне чирәмгә салып.

Реклама

Халык "ах" итте. Кемдер, авыр ис чыгарып пыскыган, авырлы, шәрә яшь хатын өстенә тиз генә юеш җәймә япты.

- Саматы кайда икән? Әллә балыкка олакканмы?.. Кем бикләгән бу мунчаны?.. - диешеп, аптырауның чигенә чыккан авылдашлар, һаман йөгерешеп, су ташып, янгынны сүндерделәр.

"Ашыгыч ярдәм" Әминәне Стәрле сырхаунәсенә алып киткәч тә халык таралырга ашыкмады. Барысы да Саматны көтте. "Ничек күтәрер бу хәбәрне? Хатыны авырлы булмаса, бер хәл. Ике кешенең гомере кыл өстендә! Исән калырлармы?"

Без таң беленгәндә генә кайтып киттек. Иртән, олы урамга төшкән әткәй, коточкыч хәбәр ишетеп кайтты.

- Самат, Әминәсен бәйләп, мунчага ыргыткан да, бикләп, үзе ут төрткән икән... Милиция эзләп килгән, таба алмыйлар. Качкан, күрәсең, мур кыргыры... - диде ул. - Хуҗиннарның бер баласы да юньле юлда йөрми. Монысы да... Чәчкә кебек баланы урлап, мыскыллагач, Әминәнең туганнары туй ясарга мәҗбүр иткәннәр иде. Абыйлары зур урында утыра, болай гына калдырмаслар. Үзен имәнгә бәйләп яндырачаклар...

Саматны шул көннән соң берәү дә күрмәде, әйтерсең, кылган начарлыклары өчен, ләгънәт төшеп, җир йотты.

Әминәнең исән калуына бөтенебез дә шаккаттык. Әмма аның карынындагы алты айлык нарасыеның үле гәүдәсен ярып алырга туры килгән. Абыйлары бөтен табибларны йөреп чыкты, сеңелләрен Мәскәүгә кадәр алып барып, әллә ничә операция ясатып, тиресен алыштырттылар. Әминә дүрт ай дигәндә аякка басса да, кул бармаклары кәкрәеп, төрлесе-төрле якка караганын күргәч, йөрәк туктар дәрәҗәгә җитә иде.

"Барыбер үз-үземә кул салам, үлсәм яхшырак булыр иде", - дип үкереп елаган чакларында, туганнары ничек тынычландыргандыр, үзләре генә белә. Кем яшәргә көч, тормышка өмет, кешеләргә ышаныч уяткандыр бу балада, әмма Әминәнең гарип бармаклары бәйләгән шәл-яулыкларны күреп, таң калырлык иде. Бер гөнаһсыз, миһербанлы кызның тырышлыгын күрепме, аны күрше авыл егете сорап килде. Зур итеп туй ясап тормадылар, никах укытып, яши башладылар. Бер ел дигәндә Әминә ике игезәк малай тапты. "Аллаһы Тәгалә тумый калган бала өчен дә биргәндер инде", - диде барысы да.

Саматны әле урманда, әле зиратта, әле әрәмәлектә күрүчеләр булды, ләкин ул авылга кайтмады. Кылган эшләре гафу итәрлек түгел иде шул! Андый җанварның урыны - кырда-яланда, бүреләр арасында булырга тиеш!

...Әткәй гомер буе агач тарантас, чана ясау белән бөтен тирә-якка танылган кеше булды. Чана өчен яхшы агачны ул "Бүре чокырыннан" ташыды. Бер баруында, тип-тигез юлда, әле тегендә, әле монда кызыл ит кисәкләре аунаганын күреп, атын туктата ул. Төшеп караса - кеше бармаклары... Арырак, буй-буй сузылган эчәкләр күреп, укшый ук башлый. "Ач бүреләргә тап булган бу бахыр. Кем икән?" - дип, ашыгып, кайтыр юлга борыла...

Шул көнне үк авылдашларны җыеп барып, кеше калдыкларының Саматныкы булуын ачыкладылар. Чәйнәлеп, теткәләнеп беткән кием кесәсеннән ашлык алганлык турында Идрисов Самат исеменә бирелгән квитанция табылды... Үзе бүреләрчә яшәгән кешенең үлеменә дә бүреләр сәбәпче булды...

Миләүшә Нәҗметдинова.
Ханты-Манси автоном төбәге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: