Теләче Информ

Сарымсак һәм суган уңышын җыю

Сарымсакны иртә җыеп алган очракта, уңышның шактый өлеше юкка чыга, чөнки аларның төп үсеше сабакларның корый башлаган вакытына туры килә. Өстәвенә, иртә җыеп алынган сарымсак өлешләргә начар аерыла, ә соңга калган очракта, киресенчә, бик җиңел аерыла һәм яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин. Сарымсакны кайчан җыеп алырга соң? 2-3 сарымсакның чәчәк...

Сарымсакны иртә җыеп алган очракта, уңышның шактый өлеше юкка чыга, чөнки аларның төп үсеше сабакларның корый башлаган вакытына туры килә. Өстәвенә, иртә җыеп алынган сарымсак өлешләргә начар аерыла, ә соңга калган очракта, киресенчә, бик җиңел аерыла һәм яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин.

Сарымсакны кайчан җыеп алырга соң? 2-3 сарымсакның чәчәк сабын калдырыгыз. Алар тураеп баскач һәм чәчәкләрнең тышчасы ярылгач, сарымсакларны казып алырга мөмкин дигән сүз. Аны коры һавада эшләү зарур. Сарымсакларны киптерүгә аеруча әһәмият бирергә кирәк. Казып алынган сарымсакларны түтәлдә киптерәләр. Кояш нурларыннан авыру таратучы гөмбәләр һәм микроблар үлеп бетә. Ләкин сарымсакны кояш астында озак тотарга ярамый, югыйсә пешекләр барлыкка килергә мөмкин. Киптерелгән сарымсакның тамырларын һәм сабакларын кисәләр. Аны җилләтелә торган салкынча биналарда, кечкенә капларга салып суыткычта яки бүлмәдә генә дә сакларга ярый. Саклаган вакытта сарымсакны 2-3 тапкыр араларга һәм зәгыйфьләнгән яки үрә башлаганнарын ташларга кирәк. Суганны сабаклар яткач һәм саргая башлагач җыю зарур. Гадәттә, ул август башына туры килә, ләкин кайвакытта, яңгырлар аркасында, аларның үсеше озаккарак сузыла, шуңа күрә җыеп алу вакыты да күчерелә. Ләкин шулай да суган җыюны озакка сузарга ярамый, чөнки яңгырлар вакытында яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин.

Кайбер бакчачылар суган тизрәк өлгерсен өчен, сабакларны махсус рәвештә егалар. Әмма болай эшләргә ярамый, чөнки суган муентыгы зарарлана һәм аңа сабактан туклыклы матдәләр килү туктала. Өстәвенә, сынган муентык аша төрле йогышлар керергә мөмкин.

Җыеп алган суганны чистарталар да, түтәлдә яки җилләтелә торган коры урында киптерәләр, һава җылылыгы 25-30 градус булса яхшырак. Кыяк калдыкларын өзәргә ярамый - туклыклы матдәләр суганның өлгереп җитүенә ярдәм итә. Аннары 2-4 атнадан соң юан, ачык муентыклы һәм зарарланган төпле суганнарны аралыйсы гына кала.

Черемәсен өчен суган өстенә төелгән акбур (10 килограммга 200 грамм) сибәргә мөмкин. Суганны якынча 0°С лы коры бинада башка яшелчәләрдән ераграк урында саклыйлар.

http://tukai-rt.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: