Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сатып алганда малларның ветеринария белешмәләрен сорагыз.

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгельләнүчеләр ешаеп китте. Башкортстан,Оренбургтан Саратов, Киров, Марий өлкәсеннән бозаулар ташыйлар.Тик менә күп очракта ветеринария таләпләрен тупас бозалар.Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районнга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел.Эшмәкәр - ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый...

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгельләнүчеләр ешаеп китте. Башкортстан,Оренбургтан Саратов, Киров, Марий өлкәсеннән бозаулар ташыйлар.Тик менә күп очракта ветеринария таләпләрен тупас бозалар.Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районнга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел.Эшмәкәр - ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый эшчәнлек белән шөгеләнә ала. Ул сатып алган терлекнең 1 нче ветеринар белешмәсе булырга , анда нинди прививклар ясалганлыгы күрсәтелергә тиеш.

Терлекне алып кайткач, эшмәкәр аны бер ай ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотарга бурычлы. Бернинди чир табылмаса,аңа 4нче ветеринария белешмәсе бирелә һәм инде ул сату белән шөгельләнә ала. Сатып алганда малларның ветеринария белешмәләрен сорагыз. Югыйсә, аларны алып кайткан көндә үк сатарга чыгаралар. Андый терлекләрнең 2-3 атна үткәч авырый башлау очраклары бар. Тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз,туберкулёз,түләмә(сибирская язва), лептоспироз, микроспория (стиргущий лешай) кебек йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин.Сатып алган терлек авырып үлгәч кенә искә төшә дә бит, әммә соң була инде.

Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен тиешле таләпләрне үтәргә,сатып алучыларга уяурак булырга кирәк.

Баш ветеринария идэрэсенен Саба территориаль булеге начальнигы И.Г Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев