Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Төлкеләр бездә аз түгел, сак булыйк

Республикада төлкеләр күбәйгән. Бу беркадәр быелгы икмәк муллыгына да бәйле. Икмәк мул булгач, тычканнар белән беррәттән, төлкеләр дә үрчи. Арада зыян күрүчеләр дә бар. 26 октябрь көнне районыбызның Әбде авылында яшәүче Н. хуҗалыгында котырган төлке сарык бәрәннәренә ташлана. Хуҗа бәрәннәрне саклап калу нияте белән төлкене бәреп үтерә. Бу хакта авыл...

Республикада төлкеләр күбәйгән. Бу беркадәр быелгы икмәк муллыгына да бәйле. Икмәк мул булгач, тычканнар белән беррәттән, төлкеләр дә үрчи. Арада зыян күрүчеләр дә бар. 26 октябрь көнне районыбызның Әбде авылында яшәүче Н. хуҗалыгында котырган төлке сарык бәрәннәренә ташлана. Хуҗа бәрәннәрне саклап калу нияте белән төлкене бәреп үтерә. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Николай Домолазов район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итә. Әлеге хәлләрдән соң авылда карантин игълан ителде. 28 октябрь көнне Казаннан район ветеринария берләшмәсенә килгән анализ нәтиҗәләре буенча төлкенең чыннан да котырган булуы ачыклана. Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары әлеге хуҗалыкның ишегалдына дезинфекция, Әбде авылы терлекләренә, эт-мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцина ясады.Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев