Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әсфира Бикаева : “Балаларым күчтәнәч өчен дә акча сорый”

“Зарлы телефон”га Яшел Үзән районының Васильево бистә­сеннән 84 яшьлек Әсфира Бикаева шалтыратты. “Мине берәр картлар йортына урнаштыра алмассызмы икән? Беркемем дә юк, йөри алмыйм, егылдым да берничә сәгать тора алмыйча яттым. Кадерсез кеше мин. Берәүгә дә картайгач минем көнгә калырга язмасын...” – дип елый-елый зарланды ул.

“Балаларым күчтәнәч өчен дә акча сорый”

Әсфира апа белән хушлашуыбызга биш минут та үтмәгәндер, кабат редакция номерын җыйды ул. Бу юлы инде әңгәмәдәшем бераз тыныч­ланган, бу дөньяда бөтенләй үк ялгыз түгеллеген җит­керде. Азнакайда яшәүче кызы Фәридә һәм кияве Илтөзәр, терәлеп торган Яшел Үзәндә оныгы бар икән. Ләкин әби кеше бала­ларының шалтырат­мауларын, хәлен дә белмәүләрен әйтте.

– Узган атнада иртән битемне юарга барган җирдән егылдым да төшкә кадәр идәннән тора алмыйча яттым. Сыртым сынган дип торам, еладым да еладым. Ашыгыч ярдәм чакырткан идем, песиләремне ялгыз калдырасым килми дип, хастаханәгә китмәдем. Миндә “вестибуляр аппаратның бозылуы” дигән диагноз, кинәт кенә башым әйләнеп китә дә аңымны югалтып егылам. Әле дә чалкан ятам менә, ашарыма да җылыта алмыйм, йомырка пешереп ашау да зур эш минем өчен. Үлеп ятсаң да беркем юк, – дип тагын бер елап алды Әсфирә Бикаева. 

Әсфирә апа Кайбыч районы Борын­дык авылыннан. Кайбыч хаста­ханә­сендә 20 ел шәфкать туташы булып эш­ләгән. Ялгызы бер кыз тәрбияләп үс­тергән. Аннан Яшел Үзән районы Васильево бистәсенә күченеп киткән, әле дә шундагы күп катлы йортның бер кечкенә фатирында тора.

 Аңлавымча, Әсфирә апаның төп проблемасы авыруыннан да түгел, аңа үзенә генә күңелсез, аралашырга, кара-каршы утырып чәй эчәргә кешесе юк. Үзе әйтүенчә, туганнары да булмаган, күршеләре дә руслар... 

Кыскасы, тормышын маяк булып яктыртырлык бер якты нур да шәйләнми. Шуңа күрә ул картлар йортын бер бәхет чыганагы, ялгызлыгыннан котылу чарасы итеп күрә. Анда барсам, янымда сөйләшергә берәр татар карчыгы, авырганда авызыма су салучы кеше булыр иде, дип хыяллана.

– Кичә оныгым килеп киткән, өйдә юк идем. Ике ипи, бер пирог китергән, өстәлгә “350 сум акчаңны алдым” дип хат кисәге язып калдырган. Алар күчтәнәчкә нәрсә алып килсәләр дә, акчасын тиененә кадәр сорап алалар. Әйберләрен сумкаларыннан бушаталар, акчасын кесәләренә салалар, колонкадан миңа су алып керәләр дә вәссәлам – кайтып китәләр. Кызымның да, оныгымның да утырып, минем хәлләрне сорашканы, иркенләп сөйләшкәне юк. Кичә егылып, идәндә аунап ятканда оныгыма да шалтыраттым, “килә алмыйм, поликлиникада йөрим”, – диде. Мин кирәкмим аларга. Менә пенсия алган көнне йөгерә-йөгерә килеп җитәчәк әле. Чөнки 18 мең пенсиямнең 8500 сумын ай саен аңа биреп барам, балалар бакчасы өчен түләсен дип. Шуңа өстәп, күчтәнәчләренең бәясе өстәлә. Әле кызым күптән түгел Азнакайдан бер чиләк йомырка, эремчек, каймак, ипи төяп килде. Аның да хакын төгәл итеп санап куйган, акчасын биреп җибәрдем.

– Әсфирә апа, балаларыгызны үзе­­гез шулай акчага өйрәтеп бетер­гәнсез. Һәр ипи өчен түләмә­сәгез, оныгыгызга ярты пенсиягезне биреп бармасагыз ни була? Бәлки ул акча өчен Васильевода сезне яхшырак итеп караучы да табылыр? – дим.

– Акча бирмәсәм, бөтенләй килми бит алар... Бервакыт мине карап торырга ризалашкан хатын тапкан идем. Кызым Фәридә моны белеп алуга шундук Азнакайдан килеп җитте, машинасына утыртып алып та кайтып китте. Аның мине картлар йортына урнаштырасы да килми инде, беләм. Борындыктагы йортыбыз дәүләткә калыр, аңа тәтемәс дип куркадыр.

– Азнакайда кызыгыз йортында узган ел җәй буе торгансыз. Авырган вакытта ник тагын анда кайтмыйсыз?

– Андагы йортта солдат кебек яшәр­гә кирәк, иртәнге җидедә торып битең­не юарга, режим буенча яшәргә, аяк очы­на гына басып йөрергә... Кияү дә җай­лы түгел, бик эре, кеше белән сөйләшми. Җитәкче урында эшләгән, хәзер пенсиядә инде. 

Өстәлгә ипине дә әз генә турап куялар, тамагым гел туймыйча кала иде. Аннары, Азнакайда үз бүлмәм булмау уңайсыз. Өйләре зур, заллары гына да болын кадәр, тик бер артык йокы бүлмәсе юк. Кеше йөргән җирдә авырып, ухылдап урын өстендә ятып булмый бит инде. 

Карчыкларны кыйный, күршеләр белән сугыша...

Әсфирә апа кызы Фәридә Бикае­ваның да телефон номерын бирде. Шалтыратып, әнисенең зарын җит­кергәч, Фәридә ханым имәнеп китте. Ләкин аның да әйтер сүзләре шактый җыелган булып чыкты, озак сөйләштек.

– Әни – авыр холыклы кеше. Аның энер­гиясе күп, үзен кая куярга белми, проб­лемалары да шуннан. Ул – энергия вампиры, кешедән энергия ала, аның белән аралашканнан соң үзем дә сы­гылган лимон кебек хәлсезләнеп калам, – дип башлады сүзен Фәридә Би­каева. – Азнакай белән Васильево арасы – биш сәгатьлек юл. Шуңа да карамастан, әни чакыру белән янына килеп җитәбез. Анда да нишләп иртәнге унга гына килдегез, дип тавыш чыгара. 

Кызым Яшел Үзәндә тора, ул ике кечкенә баласын ияртеп, өч көннең берсендә әбисенең хәлен белергә барып йөри. Ике көн эшли, ике көн ял итә ул. Узган ел әни аягын сындырган иде, ике ай бездә – Азнакайда яшәде. Аның хулиганлыклары! 

Бервакыт пешергән ашымнан итне чүпләп, келәм өстенә атып утыра. Пычрак киемнәрен юарга бирми, теләсә кая яшерә, мин аларны өй буйлап эзләп йөрим. 

Ирем өйдә булмаганда бигрәк тә тыеп булмый, әллә ниләр кылана.Үзе гел елый, улый, каргый, зарлана, кеше сөйли. Менә мин – аның кызы, каргарлык нәрсә эш­лә­гән әле? Әни күршеләр белән дә дус-тату яши алмый – сугышуга ук барып җитә. 

Берсенең чәченнән өстерәп йөрдем дип, шуны мактанып сөйләп алды. Хастаханәдә яткан иде, анда да карчыкларны кыйнаган, пычакка ябышкан. Шуннан полиция чакыртканнар, ә әни ул арада хастаханәдән чыгып качкан. 

Йә, 84 яшьлек карчык эшеме шушы? Психиатр чакыртсаң, ике дә уйламыйча ябып куялар инде үзен. Әни бе­лән яшәү бик авыр, беркем белән дә бергә тора алмый ул.

Картлар йортында да аңа чыдый алмаячаклар. Җитмәсә, әни бик көйсез кеше, аңа гел болай ярамый, тегеләй ки­рәк...


Аннары, берәүнең дә үз әни­сен картлар йортына озатасы килмидер, минем дә шулай ук. Кечкенәдән кыйнап үстерсә дә, өстемнән менә шулай зарланып йөрсә дә, барыбер минем әни бит инде ул.

Соңгы сүз

Күпчелек гаилә мөнәсә­бәт­лә­рен­­дәге кебек үк, биредә дә таяк ике башлы. Әсфирә апага игътибар җитми, янында иптәш булмаудан тил­мерә. Бәргәләнүе шуннан. Үзе кы­зы белән оныгын ярата да, аларга дигәндә акчасын да кызганмый, бергә яшәргә дә риза. Кызы Фәри­дә Бикбаева да: “Бу – миңа җибә­релгән сынау”, – дип үз хәлен белеп әйткәндер. Тугызынчы дистәне вак­лаучы кешене тәрбияләп булмас, яшьләр бу очракта сабыррак булсын иде. Ә мин, үз чиратымда, Яшел Үзәннең социаль яклау бүлегенә шалтыратып, Әсфирә Бикаевага социаль хезмәткәр билгеләүләрен сорадым. Әсфирә апа нәрсә куша – кибеткә барыргамы, җыеш­тырыргамы, су кертергәме, йомырка пешереп аша­тыргамы, идәннән тартып торгызыр­гамы – махсус хезмәткәр барысын да өегезгә килеп эшләячәк. Әлбәттә, бу хезмәт бушлай түгел, пен­сиягезнең кечкенә генә бер өле­шен кызганмассыз дип уйлыйм. Бәл­ки, оныгыгызны Яшел Үзәннән өч көн саен тилмертеп йөрткәнче, мондый караучы күңелегезгә ныграк хуш килер, файдасы да күбрәк тияр. Һәм ни дисәң дә, үзеңнең җылы өеңдә, үз-үзеңә хуҗа булып, рәхәтләнеп яту – картлар йорты булмас инде. Кызыгызның иркен өендәге режимга да чыдый алмаганны, кызыкмагыз сез ул картлар йортына, Әсфирә апа...

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев