Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов вафат

Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов вафат булды. Аңа 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде...

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу вакытын, урынын соңрак хәбәр итәрбез, дип яза Татарстан Язучылар берлеге.

 

Рөстәм Зәкуан белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды.

 

Танылган язучы, быелга Тукай премиясе иясе Рөстәм Зәкуанның үлүе турында хәбәр иткән идек. Язучының соңгы юлга озатырга теләүчеләр күп. Хушлашу вакыты һәм урыны билгеле булды.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Рөстәм Зәкуан белән хушлашу иртәгә 3 декабрь көнне Казан шәһәре Ершов урамы 62Г адресы буенча 07:30 сәгатьтә булачак. Язучыны хатынының туган авылы Биектау районы Мүлмә авылы зиратында җирләячәкләр 

/matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев