Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Шатлык китергән хезмәт. "Таң" ширкәте җитәкчесе Рамил Сөнгатуллинның тормыш юлы турында язма

һәр ел фасылы үзенчә матур, үзенчә истәлекле. Йомшак язларны - чәчәкле җәйләр, алтын көзләрне - ап-ак карга күмелгән кышлар алыштыра. Ел артыннан еллар уза. Кеше гомеренең дә, шул ел фасыллары кебек, күңелләрне җилкеткән язлары, яшәп туя алмаслык җәйләре, моң сарган көзләре һәм аклыкка-пакълеккә өндәүче кышлары бар. Бүгенге сүзем - моннан...

һәр ел фасылы үзенчә матур, үзенчә истәлекле. Йомшак язларны - чәчәкле җәйләр, алтын көзләрне - ап-ак карга күмелгән кышлар алыштыра. Ел артыннан еллар уза. Кеше гомеренең дә, шул ел фасыллары кебек, күңелләрне җилкеткән язлары, яшәп туя алмаслык җәйләре, моң сарган көзләре һәм аклыкка-пакълеккә өндәүче кышлары бар.

Бүгенге сүзем - моннан 50 ел элек, язгы кояш җиргә беренче җылы нурларын сипкән чакта, тирә-якка аваз салып, тормыш кыйссасын башлаган, үзенең гомерен Җир һәм кешеләр белән эшләүгә багышлаган Рамил Миңнехан улы Сөнгатуллин турында. 1967 елның 12 апрелендә Теләче авылында Миннехан һәм Миңнебикә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Гадәти генә көндә түгел, Космонавтика көнендә! Әлеге тарихи датада туу нәни Рамил өчен икеләтә куанычлы булгандыр һәм горурлык хисләре китергәндер. Бала чакта, башка яшьтәшләренеке кебек, аның да күңеленә космонавт булу уе керми калмагандыр. Ул елларда бу хакта хыялланмаган малай-шалай калдымы икән?! Уенын-чынын кушып әйткәндә, без - ул буын малайлар, барыбыз да булачак космонавтлар идек. Әйе, әлеге һөнәр ул чакларда бик популяр иде. Әмма яшүсмер Рамил Җирне сайлый, Җир кешесе булып, илгә-көнгә хезмәт итүне хуп күрә. Әнә шул изге ният аны, Теләче урта мәктәбен тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә алып килә дә инде. Дөрес, авылда мал арасында кайнашып үскән яшүсмер Рамилнең зооветеринария юнәлешендә укыйсы килү теләге дә булмый түгел. Әмма басу-кырлар киңлеге, гүзәл табигатебез үзенекен итә.

Әллә язмыш, әллә очраклык, институтта укыган чорда аңа хезмәт практикасын районыбызның "Таң" күмәк хуҗалыгында узарга туры килә. Шул вакытта ул бу төбәкне, аның халкын үз итә. Укуын тәмамлагач та ул бирегә агроном ярдәмчесе булып эшкә кайта. Соңрак баш агроном вазифасын ышанып тапшыралар. Яшьлек үзенекен итә. Шул чорда ул Теләче кызы Гөлнарга өйләнеп, тормыш корып җибәрә. Бер-бер артлы ике уллары Алмаз белән Альмир туа. Хәзер инде алар үсеп буй җиткергән, һөнәр үзләштерергә өлгергән егетләр. Әниләре Миңнебикә әби дә шушы дус-тату гаиләдә бәхетле картлык кичерә.

Унөч ел инде Рамил Миннехан улы "Таң" ширкәте (элеккеге "Нирус" ширкәте) белән җитәкчелек итә. Ирешелгән уңышлар да аз түгел. Идарә диварына эленгән Дипломнар, Мактау грамоталары шуны раслый. Без аларны Теләче Сабантуенда, һөнәри бәйрәмнәрдә һәрдаим бүләкләнүчеләр арасында күрергә гадәтләнгән.

-Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, җитәкче һөнәре җиңел түгел. Ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, кешеләрне яратсаң, һәр иртәдә ашкынып алар янына килсәң, аларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала, - ди Рамил әфәнде.

Рамил Миннехан улын эшендә тырыш, төгәл, таләпчән һәм кешеләргә ярдәмчел булганы өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аның сабырлыгы, җылы сүзе, киңәшләре, авыл халкының, белгечләрнең, аеруча яшьләрнең күңелен күтәрә, яңа эшләргә көч бирә. Алар шуның өчен дә аңа рәхмәтле. Ә үзе исә җавап итеп: "Эшемдә, тормышымда уңышларга ирешкәнмен икән, анда авыл халкының да, белгечләрнең дә һәм гаиләмнең дә өлеше зур. Үзара аңлашу булмаса, айлар, еллар гына түгел, бер көн дә эшләп булмас иде", - ди ул.

Район җитәкчелеге, авыл халкы һәм якыннарың тарафыннан хезмәтеңә карата уңай фикерләр җиткерелә икән, димәк, юкка яшәлмәгән.

Героемның күркәм сыйфатлары кайдан килә соң? Әлбәттә, гаиләдән, әти-әнидән. Сабырлык, игелеклелек кебек сыйфатлары балта остасы Миннехан агадан күчкәндер. Үз сүзен өздереп әйтә белүе рухи яктан көчле, матур кеше булуы Миңнебикә ападан киләдер. Алма агачыннан ерак төшми диюләре хактыр.

50 яшьлек гомер өчен ирешелгәннәр аз түгел, яңа үрләр һаман алга дәшә! Барасы юллар озын, эшлисе эшләр күп.

Рамил Миннеханович! Сезгә киләчәктә дә яраткан хезмәтегез җаныгызга тынычлык биреп, алтын тауларына биргесез гаиләгезнең, туганнарыгызның кадерен белеп, һәммәбезгә үрнәк булып яшәргә язсын!

Фәнил Нигъмәҗанов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев