Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ШӨКЕР ИТИК

Гомер ул- йөгерек чишмә, Югала китеп генә Шуңа күрә яши күрик, Шөкерне итеп кенә Тамагыңнан ашың үтсә, Чәй эчсәң тирләп-пешеп Җылы өең көтеп торса, Кайтып кергәндә өшеп Хәл белешеп торыр өчен Дустың булса, туганың "Әле дә син бар әле!" -диеп Җилкәң кочса, тиң ярың Балаларың тупырдашып Бер-бер арты үссәләр Алар...


Гомер ул- йөгерек чишмә,
Югала китеп генә
Шуңа күрә яши күрик,
Шөкерне итеп кенә

Тамагыңнан ашың үтсә,
Чәй эчсәң тирләп-пешеп
Җылы өең көтеп торса,
Кайтып кергәндә өшеп

Хәл белешеп торыр өчен
Дустың булса, туганың
"Әле дә син бар әле!" -диеп
Җилкәң кочса, тиң ярың

Балаларың тупырдашып
Бер-бер арты үссәләр
Алар бары бәхет-шатлык,
Сөенеч китерсәләр

Нинди бәхет, димәк инде
Гомер бушка үтмәгән
Өмет-хыялың тормышка
Ашкан, озак көтмәгән

Салмак кына гомер ага,
Үз юлын үзе белеп
Булганына шөкер итик,
Әлхәмду-лилләһ диеп!!!

Рушания Ахмадуллина (Чанышева)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев