Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Өшкерүче җеннәргә каршы ничек көрәшә: Фәрит хәзрәт Кадыйровтан мастер-класс

Казанның "Хәдичә" мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә. - Фәрит хәзрәт, өшкерүнең нинди төрләре була? - Өшкерү ул төрле очракларда кулланыла. Күз тиюдән, сихердән, хәлем юк дип зарланып киләләр. Күз тию булганда кешенең кулы ятмый, начар төшләр күрә. Сихер булганда төшендә егылып төшкәнен, этләр куганын күрә....

Казанның "Хәдичә" мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә.

- Фәрит хәзрәт, өшкерүнең нинди төрләре була?

- Өшкерү ул төрле очракларда кулланыла. Күз тиюдән, сихердән, хәлем юк дип зарланып киләләр. Күз тию булганда кешенең кулы ятмый, начар төшләр күрә. Сихер булганда төшендә егылып төшкәнен, этләр куганын күрә. Йокыдан арып, тирләп уяна. Өшкергәч, Аллаһның рәхмәте җиңеллек табалар.

- Өшкергәндә нинди догалар укыйсыз?


- Сихергә каршы аятьләр бар. "Әлиф Ләм Мим", "Аятел Көрси", "Әгъраф", "Саффат", "Та-Һа", "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" һәм башкалар. Баш авыртканга да аерым дару, йөрәк авыртса да аерым дару бар. Шуңа күрә күз тиюгә бер, сихергә икенче догалар.


- Өшкергән вакытта кешеләр үзләрен ничек тоталар?


- Өшкергән вакытта кайберәүләре елый башлый, кайберәүләре калтырана, көлә, кемдер чыгып китә, бер ишләре бик куркып тирә-якка карый башлыйлар. Кайберәүләр бик нык акыра башлыйлар. Менә шул вакытта куркып калмаска кирәк. Чөнки өшкерүче ул Аллаһның дошманы белән көрәшә. Яисә син аны җиңәсең, яисә ул сине. Аллаһ сакласын, әгәр дә син аны җиңә алмасаң, ул сине бер хәл кылырга мөмкин. Шуңа күрә өшкерүче кеше бөтен нәрсәне Аллаһка тапшырырга тиеш. Бөтен яктан Аллаһ юлында булырга тиеш.

Хәзерге вакытта акча өчен өшкерүче кешеләр бар. Җиңелчә генә өшкерәләр дә, кешенең калтырана башлаганын күргәч, куркып: "Җитте җитте, барыгыз шушы кеше янына", - дип чыгарып җибәрәләр. Кардәшләрем, шушындый кешеләрне күрсәгез, алар янына бармагыз.

- Өшкергән вакытта, берәү еларга мөмкин, икенчесе көләргә мөмкин, дидегез. Менә бу билгеләр берәр нәрсәне аңлатамы?


- Авыру кешегә Коръән аятләре укыгач, алар җиңеллек табалар. Ә эчендәге җен: "Җитте укыма, мине үтермә, мине яндырма", дип, хәтта кеше белән сугыша да башлый.

- Ир-ат һәм хатын-кызларны өшкерүдә аерма бармы?

- Хатын-кызны да өшкерәбез, ир-атны да өшкерәбез. Шифаны без бирүче түгел, Аллаһ бирүче. Ир-атны өшкергәндә дә, хатын-кызны өшкергәндә дә бер үк догалар укыйбыз.


- Өшкертергә килүчеләргә нинди таләпләр?


- Күп кешеләр яланбаш, кыска итәк киеп килә. Өшкергән вакытта хатын-кызның гаурәте күренсә, ул җирдә фәрештә булмый. Әгәр дә кеше Коръән аяте белән үзенә шифа табарга теләсә, өшкерткәндә гөселле һәм тәһарәтле, гаурәте капланган булырга тиеш.


- Хатын-кыз өшкерүче вазифасын башкара аламы?

- Хатын-кыз хатын-кызларны гына өшкерә ала. Ир-атларны өшкерергә аның хакы юк. Мин хатын-кызларга өшкерергә киңәш итмәс идем, чөнки өшкерү - Аллаһының дошманы белән көрәшү.


- Сезгә, гадәттә, нәрсәдән зарланып мөрәҗәгать итәләр?

- Бик күп нәрсәләргә зарланып киләләр, санап бетергесез. Рәхмәт әйтүчеләр бик күп.

Җеннәрне күргәнем дә булды. Өшкергән вакытта алар белән сөйләшәбез. Без алардан: "Ни өчен кердең? Тәннең кайсы кисәгендә? Ничәү сез бу кешенең эчендә?" - дип сорыйбыз. Ләкин җеннәргә ышанырга ярамый, алар бик алдалый.

"Үз-үземне үтерәсе килә, миңа җеннәр асылынырга кушалар, хәтта мине тәрәзәдән атмакчы булалар", - дип килүчеләр бар. Өшкергәч, Аллаһының рәхмәте белән, җиңеллек табалар.

- Өшкертергә башка дин кешесе килсә, өшкерәсезме?

- Әгәр дә Аллаһыны инкарь кылмаса өшкерәбез. Чегәннәрнең дә килгәне бар.


- Нинди җеннәр бар?


- Аллаһы тәгалә Коръәндә: "Без бәндәләрне һәм җеннәрне яраттык бары тик гыйбадәт кылу өчен", - диде. Җеннәрнең дә гыйбадәт кылучылары бар, бәндәләрнең дә. Җеннәрнең дә кеше үтереп йөрүчеләре бар, кешеләрнең дә. Җеннәр адәм кыяфәтенә, мәче яисә эт кыяфәтенә дә килә алалар.


- Җеннәр кешенең эченә ничек керәләр?


- Җеннәр тән калтыранып-туңып киткәндә, аңны югалтканда, баш әйләнеп киткәндә, операция вакытында, бисмилласыз ашаганда һәм гөнаһ эшләгәндә кешегә керә.


- Җеннәрне кеше эченнән чыгара алмаган очраклар бармы?


- Җеннәрнең кайберәүләрен чыгару бик кыен. Нәселдән килә торган очраклар бар, руслар аны "родовое проклятие" ди. Беренче нәселдә 15 процент булса, баласында 25 була. Шулай нәсел алышынган саен үсеп, кайсыберләре психка да әйләнергә мөмкин. Кайсыберләрен чыгарып булмый.


- Җен кермәсен өчен ничек сакланырга?


- Без бит урамга чыкканда ишекләребезне биклибез. Ни өчен? Бандит кереп, җыештырып чыкмасын өчен. Адәм баласы чыгып киткәндә һәрвакыттада гөселле һәм тәһарәтле булырга, гаурәтләрен күрсәтмичә: "Әгүзү бикәлимәти лләһи тәммәти мин шарри мә халәкъ", - дип, шушы доганы укып чыгарга кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: "Кем дә кем Аллаһыга тапшырып чыгып китсә, Аллаһ тәгалә аның янына 70 мең фәрештә җибәрер", - ди.

- Өшкерер өчен махсус гыйлем кирәкме? Бөтен хәзрәтләр дә өшкерә аламы?


- Өшкерү - уен эше түгел. Һәрбер кеше өшкерә ала, әмма өшкергәннән соң кеше үзе авырырга мөмкин. Хәтта кечкенә баланы өшкергән вакытта да ул синең бөтен көчеңне суырып ала. Коръән аятьләре укырга кыен, сакаулана башлыйсың. Кайсыбер кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сәләт бирелгән. Мәсәлән, мин кешенең күзеннән авыруын, сихерне күрә алам. Сихерме кешедә, яисә нәселдән килгән авыртумы, менә шуларны белеп була.


Өшкерү: Фәрит хәзрәттән бер мисал

Сорауларга җавап биргәч Фәрит хәзрәт безгә өшкереп күрсәтте. Видеога төшергәнгә риза булучылар табылмау сәбәпле, мине өшкергәнне төшердек.

Фәрит хәзрәт белән кара-каршы урындыкларга утырдык.

"Күзләреңне йом һәм үзең белгән догаларны укып утыр", - диде Фәрит хәзрәт. Шуннан соң "Аятел көрсине" укыды һәм: "Лә илләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд рәсүл Аллаһ. Йә Рахмән Әр-Рахим", Алмазда авырулар, бозыклар булса, шушы авыруларга шифаланырга үзең ярдәм йә Раббым. Амин", - дип Аллаһыдан ярдәм сорады һәм күзләрен йомып, пышылдап дога укып алды.

Аннары урыннынан торып, "Әгузе бисмилла" укып, кулларын сыпырды. Кулларын башыма һәм күкрәгемә куеп, "Әлхәм" һәм башка сүрәләр вә аятьләр укыды. Һәр сүрә яисә аятьтән соң төкеренде. Өшкерүне тәмамлаганда ул минем башымнан һәм гәүдәмнән сыпырды. Җеннәр кугандыр инде шулай итеп.

Янәдән каршыма килеп утырды һәм: "Берәр нәрсә сизмәдеңме?" - дип сорады. Мин аңа тәнемдә җиңеллек сизгәнемне әйттем.

Алмаз БИККОЛ. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев