Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Шәтке авылы кызы Эльвира “Мин яшим”, – дисә дә... (язмыш)

Теләче районының Шәтке авылы кызы Эльвира Борһанованың авырып китүен, ярдәмгә мохтаҗ булуын үз башыннан зур хәсрәт кичергән - яман чирдән бертуган сеңлесен югалткан Лилия апа хәбәр иткән иде. Без бик теләп ярдәмгә алындык. "Ватаным Татарстан" газетасы белән берлектә бер төркем татар артистлары да Эльвирага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырган идек....

Теләче районының Шәтке авылы кызы Эльвира Борһанованың авырып китүен, ярдәмгә мохтаҗ булуын үз башыннан зур хәсрәт кичергән - яман чирдән бертуган сеңлесен югалткан Лилия апа хәбәр иткән иде. Без бик теләп ярдәмгә алындык. "Ватаным Татарстан" газетасы белән берлектә бер төркем татар артистлары да Эльвирага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырган идек.

Хәзер инде бу хакта сагынып сөйләргә генә калды. Эльвира яңа гына дүрт яшен тутырган кызын, ире Дамирны, әти-әнисен, сеңелләрен, туганнарын калдырып, мәңгелек­кә китеп барды.

Эльвира язманың герое гына түгел, аралаша торгач якын ке­ше­мә әйләнеп куйды. Аның гаиләсе, туганнары белән дә гел хәбәр­ләшеп тордык. Исегезгә төшерә­без: Эльвирага "лейкоз" дигән диаг­ноз куялар. Күрен­мәгән табиб­лары калмый. Казан хастаха­нә­сендә дәваланганнан соң, алар Санкт-Петербургка юл тота. Бире­дә аңа донор табылса, операция ясыйбыз, диләр. Сең­лесе Гөлнирә апасын коткару өчен сөяк җелеген бирә. Алар биш ай дәвамында сеңлесе, ире гел бергә булдылар. Опера­циядән соң Эльвираның анализлары уңай­ланып китә. Әнә шул чакта, Санкт-Петербургтан өе­нә кайтканда, Эльвираның бәхе­тенә чикләр юк иде. Кызын үсте­рергә хыялланды ул. Беркайчан да, үләм, димәде. Тик бу мәкерле авыруны җиңеп буламы соң?

Өченче тапкыр анализ бир­гәндә аның организмында яман чир күзәнәкләре тагын барлыкка килгәне ачыклана. Әмма шул вакытта да Эльвира тө­шенкелеккә бирешмәде. "Мин яшим. Бу чирне җиңәм әле", - дип үз алдына максат куеп яшәде. Тик ярдәм сорап барса да, аңа ярдәм итәргә ашыгып торучы булмый. Казан хастаханәсеннән дә тиз генә өенә кайтарып җи­бәрәләр. Хәле начараеп барганны күргән якыннары, туганнары аңа ничек ярдәм итәргә дә белми. Ничек тырышсалар да, язмыштан уза алмыйлар. Эльвира иренең кулында җан бирә.

Әле 1 сентябрьдә генә бакчага киткән сабыен озатканда: "Бу көннәрне күрүем өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт", - дигән иде. Эльвира һәрчак догада, изге теләктә булды. "Кадерле сең­ле­без иде. Кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек. Тик әҗәлне җиңеп буламы соң? Рәнҗеп кенә китмәсен", - ди туганнан туган апасы Гөлзирә. Ә әти-әнисе бөтенләй төшенке­лектә. Кызы­ның авырып китүен авыр ки­чергән, еламаган көне булмаган Розалия апа әле дә аптырашта. Эльвираның әнә шулай яшь, 27 яшен тутыруга китеп барасын кем белсен? Әби-ба­бай­ның бар юанычы булып оныклары Әлмирә һәм кызларыннан килгән смс-хәбәрләр калды. Бала әнисе­нең үлемен белми калган. "Бу вакытта балалар бакчасында иде. Сабыйга әлегә әйт­мәдек. Әнисе дә­валана дип кенә уйласын. Еллар уз­гач, аңлатыр­быз әле", - ди Гөлзирә апа.
Эльвираны җирләгән көнне көне буе яңгыр койды. Табигать тә әнә шулай Шәтке авылы халкына ияреп яшь түкте. Аның көчле рухлы булуы, авырлыкларга биреш­мәве күпләргә үрнәк иде. Бер ел эчендә күпме химия терапиясе, операцияләр кичереп тә, биреш­мәскә тырышты ул. Һәрхәлдә, ке­шегә күрсәтмәде. Яшәргә теләге бик көчле булды аның.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев