Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бәйрәм көнендә Шәтке авылы ветеринария пункты мөдире Алефтина Владимировна Габделхакова турында сөйлибез

8 март- Халыкара хатын-кызлар көнендә күбрәк хатын-кызларыбыз турында сөйләшәсе, язасы, аларга хөрмәт күрсәтәсе килә. Аларның күбесе үзләренә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәп баралар, җәмәгать тормышында актив катнашалар. Һәм шул ук вакытта ягымлы, чибәр булып калулары белән без - ир-атлар күңелендә сокланулы хисләр уяталар. Бүген без сезгә шундый ханымнарның берсе - Шәтке...

8 март- Халыкара хатын-кызлар көнендә күбрәк хатын-кызларыбыз турында сөйләшәсе, язасы, аларга хөрмәт күрсәтәсе килә. Аларның күбесе үзләренә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәп баралар, җәмәгать тормышында актив катнашалар. Һәм шул ук вакытта ягымлы, чибәр булып калулары белән без - ир-атлар күңелендә сокланулы хисләр уяталар. Бүген без сезгә шундый ханымнарның берсе - Шәтке авылы ветеринария пункты мөдире Алефтина Владимировна Габделхакова турында сөйләрбез.

Тумышы белән ул Чувашия Республикасы Канаш районының Аслы-ялы авылыннан. Гаиләдә бишенче, төпчек бала булып дөньяга килгән Алефтинаның балачагы да, мәктәп еллары да шушы авылда уза. Урта мәктәпне дә шунда тәмамлый. Казан дәүләт ветеринария институтына мал табиблыгына укырга керү аңа бер елдан соң гына насыйп була. Аңарчы Чабаксар авыл хуҗалыгы институтында лаборант булып эшли. Казанда уку дәверендә алган теоретик белемнәрен районыбыз хуҗалыкларында ныгыта. Укуын тәмамлагач та, аны бирегә - Шәтке ветеринария участогына мал табибы ярдәмчесе итеп билгелиләр. Булачак тормыш иптәшен дә биредә таба ул.

- Тормыш юлымда тәртипле, балаларга үрнәк булырдай ир-ат насыйп булды, бер кыз, бер ул үстердек. Норлатта яшәүче кызыбыз Люциянең үз гаиләсе бар. Ишегалдыбыз мал-туар белән тулы. Авылга кайтып төпләнүгә бер дә үкенмим, - ди ул ихластан.

Алефтинадан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Киресенчә, тормышны, хезмәтне, авыл халкын ярата ул. Аеруча остазлары - мәрхүм Альберт Абдуллинга, Иванов Валерий Матвеевичка рәхмәтле. Әнә шулай язмышына риза булып, шушы җирлек халкына игелекле хезмәт итеп яткан көне аның. Бишенче дистәгә китсә дә, егермедәге зифалыгын, мөлаемлыгын саклап кала алган. Батыр йөрәкле, иргә хөрмәтле, шаян, шул ук вакытта ихлас, нечкә күңелле булуы сокландыра. Аналарга гына хас сөйкемлелек, гүзәллек тә, ир-егетләргә тартым ныклык, көчле ихтыярлылык барлыгы да сизелә анда. Тынгысыз ветеринар хезмәтендә башкача була да алмыйдыр. Аларга хезмәттә вакыт белән исәпләшергә туры килми. Иртә дә, кичен дә чакырып киләләр үзләрен.Йокысыз төннәр, атнага сузылган дәвалау курслары үткәреп, авылдашыңның авыру терлеген аякка бастыру куанычы яшәтә дә, хезмәткә рухландыра да инде аларны. Яшерми табибә, күпме хезмәт куеп та, нәтиҗәлелеккә ирешмәгән чаклар да була икән. "Шул чакларда аеруча авыр, үкенечле була. Әмма халыктан рәхмәт сүзләре ишетү барлык борчуларны оныттыра," - ди тәҗрибәле белгеч.

Алефтина ханым җирлектәге шәхси хуҗалыклардагы терлек һәм кош-кортларны дәвалаудан тыш, җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте терлекләренең сәламәтлеге өчен дә җаваплы. Ул районда үз һөнәренең нечкәлекләрен яхшы белүче белгеч. Аның һәм хезмәттәшләре тарафыннан күрелә торган профилактик чараларның нәтиҗәсе буларак, җирлектә куркыныч йогышлы чирләр күзәтелми. Шәтке - райондагы иң зур авылларның берсе, терлек саны буенча да ул алдынгы урыннарда. Бүген җирлектә җәмгысе 2650, "Агролак" ширкәтендә 902 баш терлек асрала.

Ике ел элек Шәтке авылында яңа ветеринария пункты бинасы төзелде. Әлегедәй уңай шартлар Алефтина ханымга һәм аның хезмәттәше Рафис Борһановка халыкка тагын да сыйфатлырак һәм тизрәк хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тудыра.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев