Теләче Информ

Шәткене хәзер – кечкенә бер микрорайон дияргә була

Элек Шәтке авылының исемен ишетүгә үк, чакрымнар ераклыгы һәм пычрак, юлсыз авыл күз алдына килеп баса иде. Нырсы авылы буйлап әйләнеп барсаң авылга илтә торган юл тагын да озыная иде. Әйе, иде, хәзер болар турында үткән заманда гына сөйлисе калды. Шәтке район үзәге Теләче белән тоташты дисәк тә ялгыш булмас....

Ә Шәткегә баруыбыз юкка түгел. Биредәге, ишетеп белә килгән үзгәрешләр белән якыннан танышу иде ниятебез. Апрель аенда үткән үзара салым җыю буенча референдум акчасына шактый эшләр башкарылган авылда. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров белән урамнар буйлап яңа түшәлгән юлдан барабыз. Безне күреп, урамга авыл агайлары, апалары чыкты.
- Сеңлем, языгыз әле авылыбызны матур итеп. Аллага шөкер олы юллы булдык, алай гына түгел авыл урамнары да ялт итеп тора хәзер. Элек күршегә дә керергә тилмереп тора идек, пычрак булмагач рәхәт, - дип рәхмәтләрен белдерде Минҗамал әби Шакирова.
- Үзегез дә зур өлеш керткәнсез бит, авылыгыз белән үзара салымны бер мең сумнан җыйгансыз, - дим аларга. Сүзгә Кәниф абый Сафиуллин кушылды.
- Җыйдык шул. Дәүләттән мондый ярдәм булганда, эшләтеп калыйк дидек. Аллага шөкер, авылыбыз көннән-көн матурая, зурая. Яшәүләре дә рәхәт, - ди ул.
Халык үзе җыеп тапшырган акчаларның максатчан файдалануын әнә шулай тасвирли. Йөзләрендә шатлык, телләрендә рәхмәт сүзләре. Ә юллар чыннан да яхшы биредә. Таш түшәлеп, асфальт күк итеп җәелгән.
- Үзара салымны барлык авыл халкы белән киңәшләштек тә, әнә шул суммада җыярга булдык. Әлбәттә эшне эшләп күрсәтмәгән килеш, ышанырга теләмәүчеләр дә булды. Әмма алар белән дә сөйләшеп аңлаштык. Барлыгы 590 мең сум акча җыелды, дәүләттән бу сумма дүрт тапкыр арттырылып 2 миллион 700 мең сум булып кайтты. Бу бик зур ярдәм булды безнең өчен. Программа тагын ике генә ел эшләсә дә, авыллар өчен зур файда. Быел без күпчелек акчаны зират коймаларын яңартуга һәм юлларга тәгаенләп куйган идек.
(Ахыры 2нче биттә).
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
Бар да пландагыча бара, - дип куанычлы хис белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров.
Акча җыеп бирү генә түгел, халык бу эшләрне башкарып чыгуда үзләреннән тагын да ярдәм итәчәкләрен белдерә. Зиратны коймалап алу - күмәк эшнең матур нәтиҗәсе. Профиль калайдан мәңгелек йорт коймалары авылга керә-керешкә үк күзгә ташланган иде. Ә тимердән эшләнгән капкасы аеруча матур булган. Авыл җирлеге башлыгының бирегә эшкә килгәндә үк иң зур хыялы зиратны чистарту һәм яңарту була.
- Беренче чиратта авыл халкына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Зираттагы өмәләрдә бик актив катнаша алар. 60ар кеше, 20ләп техника була өмәдә. Менә хәзер зират коймасын яңартуда да үзләреннән зур өлеш кертә алар. 980 метр озынлыктагы койманы тотканда да 20ләп кеше җыелды. Тагын бер капканы ясап куясы гына калды, - ди авыл башлыгы.
Халык белән аңлашып кулга-кул тотынып эшләү бу авылның иң күркәм гамәлләренең берсе дигән фикергә килеп кайттым мин. Авыл халкы белән генә түгел, биредәге "Агролак" ширкәте белән дә дустанә мөнәсәбәттә эшли һәм яши Шәтке авыл җирлеге. Буаларны төзекләндерү, кышын юлларны кардан чистартуда булышлык күрсәтә һәм авыл халкын эшле дә, ашлы да итә ширкәт. Шәтке авылыннан чыккан, бүген читтә яшәүчеләр дә онытмый авылны. Шәтке мәчетенә 700 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарган эшмәкәр Расыйм Галләмов шундыйлардан. Мәчетнең эчен генә түгел, тышкы фасадын да гөлдәй иттергән ул. Түбәләре алыштырыла, тәрәзәләре яңартыла.
Гомумән алганда Шәткене хәзер - кечкенә генә бер микрорайон дияргә була. Авылда барлык төр социаль объектлар да бар. Әле быел гына авылда 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, ветеринария пункты ачылды. Ирешелгәннәр чик түгел - авыл мәдәният йортын капиталь төзекләндерү һәм яңа фельдшер акушерлык пункты булдыру - болар киләсе елга куелган бурыч-максатлар. Әлбәттә мондый зур эшләрнең башлангычында һәм теләктәшлек күрсәтүендә район башлыгының өлеше зур.
- Җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Аеруча Илдус Фатыйховичка, һәрвакыт безне тыңлап, ярдәм итәргә алына. Шәткенең олы юлын эшләтү дә аның хезмәт нәтиҗәсе. Авыл халкының үзәгенә үткән юлсызлыкка нокта куелды. Язгы ташу буаны алып китә, халык 55 чакрым юлны Нырсы авылы аркылы әйләнеп узарга мәҗбүр иде. Ә чынлыкта нибары 8,5 чакрым ара бит! Бу юл федераль дәрәҗәдә эшләнде, җиде метр киңлектә, 400 миллионлык проект, - ди Фәрит Кадыйров.
Әнә шулай Шәтке авылы үсә, тагын да зурая, һәм яшәр өчен барлык шартларын да акрынлап булдыра бара. Авыл исемен сораганчы ук, юлы бармы диләр бит бездә, юллы авылның киләчәге, өмете бар шул. Кешегә дә бәхет өчен күп кирәкми, бары тик җылы караш, аңлашып эшләү һәм яшәү. Ә авылда бу аеруча мөһим. Әнә бит Шәтке авылына кергәндәге зират капкасына да нинди сүзләр язып эленгән! Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрен каберен бел... Тормыш мәгънәсе шуннан башланадыр да.
Лилия Кыямова.
Автор фотолары.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: