Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әҗәтләрең булса – төрмәгә?!

Күптән күрешмәгән бер танышымны очраттым беркөн, әлбәттә сүз хәл-әхвәлләр сөйләшү һәм «нишләп йөреш?»тән башланды. Ашыга иде. «Менә мең сум штрафын түләми йөреп, өч тәүлеккә япканнар абыйны, алмага китеп барыш», - ди бу. Бер мең өчен генә түгелдер инде, дим. «Билләһи газыйм, штрафларыгызны вакытында түли күрегез», - ди бу миңа.

Чыннан да, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 1нче бүлегендәге 20.25нче маддәсе нигезендә, вакытында түләнмәгән штрафы булу ачыкланса, түләнелмәгән штраф бәясеннән ике тапкыр күбрәк күләмдә штраф салу каралган (бу штраф суммасы бер мең сумнан да ким була алмый). Шулай ук 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлау яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш кебек җаваплылыкка тарту чарасы да бар. Сүз уңаеннан, административ штраф салыну турындагы карар үз көченә кергән көннән, 60 көн узганчы штраф тулаем түләнергә тиеш, дип язылган КоАПның 1 бүлек, 32.2нче маддәсендә. Штрафлардан качып йөрүчеләр тагын берничә күңелсезлек белән очрашырга мөмкин, мәсәлән, андый гражданнарга Россиядән чит илгә чыгу мөмкинлеге ябыла. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга штрафларын түләтү өчен транспорт чараларына арест салу кебек чара да актив рәвештә файдаланыла.
Мәсәлән, агымдагы ел башында 30 мең сум штрафы барлыгы ачыкланган 26 яшьлек Түбән Кама районы кешесенең ВАЗ-2107 автомобиленә суд приставлары хезмәткәрләре арест салган. Узган 2014 елда республика буенча әҗәтле автомобиль хуҗаларының 78 транспорт чарасына арест салынган, дип хәбәр итәләр ТР ЮХИДИ идарәсеннән.
Теләче районында да штрафларын вакытында түләмичә ЮХИДИ инспекторлары «кулы»на эләгүчеләр байтак икән. «Ел башыннан Теләче районы буенча штрафларын вакытында түләмәгән 23 автотранспорт хуҗасы тоткарланды. Аларның 12се кулга алынды, калганнарына түләми йөргән штраф суммасын икеләтә арттырып штраф салынды. Мәсәлән, 10 мең сум штрафы вакытында түләнмәгән икән, шуңа өстәп 20 мең сум штраф салына», - дип аңлатты безгә ТР ЮХИДИ идарәсенең Теләче районы бүлеге җитәкчесе Илнур Кәримуллин.
Газета укучыларыбыз түләнми калган штрафлар турында нинди фикердә икән?
Нияз, 29 яшь:
- «Аңлашыйлмаучан-лыклар килеп чыкмасын өчен штраф турындагы хәбәрне кәрәзле телефоныма килә торган итеп көйләп куйдым. Шулай да, кагыйдәләрне төгәл үтәсәң, штраф та түлисе булмый дигән принцип белән йөрергә тырышам һәм шуңа омтылам».
Альмир, 34 яшь:
- «Мөмкинлекләре яхшы булып, «миңа штрафлардан салкын да, эссе дә түгел» дип кагыйдә бозып йөрүче «лихач»лар да бар бит. Автомобиль йөртүчеләр арасында шундыйлар булмаса, тәртип - биш булыр иде».
Айгөл, 28 яшь:
- «Ирем минем машинада юлга чыга калса, штрафлары юк микән дип тикшерми калган юк. Ник бер тапкыр штрафы булмый калсын, без - хатын-кызлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тырышабыз, ирләр генә бик исәпләшми сыман».
Артур, 20 яшь:
- «Штраф турындагы хатлар гадәттә «прописка» урыны буенча килә, минем прописка бер урында, яшәү бөтенләй башка җирдә. Шунлыктан аңлашылмаучанлыклар чыккалый».
Инсаф, 23 яшь:
- «Почта хезмәткәрләре штраф турындагы «бәхет хатлары»н шәхсән кулга тапшырса яхшы булыр иде. Бервакыт өйдәгеләр әйтергә оныткан да, ДПС туктаткач кына белдем түлисе штрафым булганны, ярый 2 ай узмаган иде, утыртып та куярлар бит…»
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X