Гаепләмә, гаепсез булырсың...Уйлап карасаң, күпме гайбәт бу дөньяда, күпме икейөзлелек! Тирә-якка күз салсаң, һәр оешманың хезмәт коллективында диярлек алдыңда елмаеп, артыңда синең хакта гайбәт сатучылар бар. Булган һәм булачак... Бар күзеңә карап турыга әйтүчеләр дә. Андыйлар, минемчә, күбрәк ихтирамга лаек.
И, гаепләргә яратабыз да соң инде башкаларны! Кемдер килешмәгәнчә киенә,...
Гаепләмә, гаепсез булырсың...Уйлап карасаң, күпме гайбәт бу дөньяда, күпме икейөзлелек! Тирә-якка күз салсаң, һәр оешманың хезмәт коллективында диярлек алдыңда елмаеп, артыңда синең хакта гайбәт сатучылар бар. Булган һәм булачак... Бар күзеңә карап турыга әйтүчеләр дә. Андыйлар, минемчә, күбрәк ихтирамга лаек.
И, гаепләргә яратабыз да соң инде башкаларны! Кемдер килешмәгәнчә киенә, кемдер мактанчык, кемдер әллә ничә тапкыр кияүгә чыккан...
Кечене кече итә бел
Өлкәннәрнең яшьләрне гаепләве аерым бер тема. Әлбәттә, лаеклы өлкәннәрдән үрнәк алырга, алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Олы кешенең яшь кешегә төпле киңәшләрен бирүе дә - матур күренеш. Ләкин киңәш бирү белән гаепләү икесе ике нәрсә... Гомеремдә бөтенләй эш рәте белмәгән яшьләрне төпле киңәшләре белән эшкә өйрәтеп җибәрүчеләрне дә, киресенчә, өметле генә күренгән яшь кешене дә "батырырга", үстермәскә тырышып, эштән күңелен кайтарганнарны да күрергә туры килде...
Беркөнне автобуста киләбез. Пик сәгате. Автобуста кеше шыгрым тулы. Утырып баручы яшь егет янында 50 яшьләрне узган апа басып тора. Тулы гына гәүдәле бу апага, әлбәттә, кысыла-кысыла басып баруы авыр булгандыр. Ул бер-ике минут баргач та янындагы егеткә "ташланды". Имеш, менә бүгенге яшьләр өлкәннәргә нинди ихтирамсыз! Әллә нинди ямьсез сүзләр яудырып ташлады. Егет дәшмичә генә торды да чалбар балагының берсен күтәреп күрсәтте. Аның бер аягы протез иде... Шуннан соң егет башкача утырмады, ишеккә таба юнәлде. Белмим, кирәкле тукталышы булгандырмы, әллә күңеле рәнҗеп төшеп киттеме... Ләкин барыбызның да күңелендә ниндидер уңайсызлык калды. Бәлки теге апаныкында да...
Әйе, яшьләрнең ниндие генә юк бүген. Аеруча тышкы кыяфәте белән аерылып тора алар. Ертык джинсы, кыска итәк, колагын берничә урыннан тиштергән, татулы тән... Өлкәннәргә тәнкыйтьләргә җирлек күп. Ләкин тәнкыйтьләргә, ямьсез итеп гаепләргә ашыкканчы, һәркайсыбыз үзенең яшьлеген исенә төшерсен иде. (Табигатьнең йогынтысын да онытмаска кирәк, билгеле бер яшьтә гормоннар "котырынып" ала бит...) Һәр заманның үз модасы, үз җырлары, үз юнәлешләре була. Безнең яшьлектәге кайбер кыланышлар да ул вакыттагы өлкәннәргә ошамагандыр бит.
Мәсәлән, үземнең яшьлектән бер мисал китерәсе килә. Мини-итәкләр модага кергән чак. Мин аларга аеруча "гашыйк булдым". Өченче курста укыгандамы, базардан бер кызыл кыска итәк сатып алу бәхетенә ирештем. И, килешүләре инде аның үземә! Коңгырт төсле оеклар белән киеп җибәрәм дә, үземә үзем сокланып, көзге янында бөтереләм. Ошаган әйберне саласы да килми бит, еш кына шул итәктә йөрим. Беркөн хәтта авылга кайтырга да шулай киенеп чыктым. Күңелдә яшьлек дәрте, чырык-чырык көлешә-көлешә "попутка" тотабыз. Курсташ кызым Чакмагышка кайта, миңа Кушнаренкога җитәр-җитмәстән төшеп калырга кирәк. Безнең янга бик матур кара төстәге, чит ил маркалы машина килеп тә туктады. Аны-моны уйламый, ике егет янына кереп тә утырдык.
Бераз баргач, рульдәгесе сыра шешәсе чыгарып, эчеп җибәрде һәм безгә борылып: "Нигә, кызлар, курыктыгыз?" - дип елмайды. Аңа кушылып икенчесе дә кычкырып көлеп җибәрде. Машина, бернинди юл билгеләренә карамыйча коточкыч тизлектә "оча", хәтта юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары яныннан да выжлап кына узып китә. Безнең кот очты, әлбәттә, боларның бернәрсәдән дә курыкмаучы "алтын яшьләр" икәнен аңладык. Бервакыт машина трассадан борылып, читкә кереп китте. Мин түзә алмый, мышкылдый башладым, дус кызым да кушылды. "Егетләр, кая киттегез, безне төшереп кенә калдырыгыз инде, зинһар!" - дип ялынабыз. "Мондый итәкләр киеп, нигә безгә утырдыгыз соң?" - дип елмаеша егетләр. Дустымның итәге, әлбәттә, кызыл түгел, ләкин озынлыгы чамалы. "Юк, сез безне аңламагансыз, без бит студентлар, авылга кайтып барабыз, сессиягә әзерләнеп йөрибез, менә китаплар!" - дип, бер-беребезне бүлә-бүлә акланырга, пакеттагы китапларны күрсәтергә тотындык. "Ооо! Без "ботаник"ларны утыртканбызмени?!" - дип көлә генә тегеләр.
Юк, беркем дә тимәде безгә. Бу шаян егетләр бары тик Первушино авылына кереп, танышларын гына алып чыкты да, бездән бер тиен дә акча алмыйча, кирәкле җирдә төшереп калдырды. Ләкин шул көннән башлап мин беркайчан да кыска итәк киеп юлга чыкмый башладым...
Нәрсә диясе килә соң? Яшьләрне гаепләргә ашыкмагыз, һәрнәрсәне үз урынына утырта торган, акылга өйрәтә торган тормыш үзе бар бит ул... Ямьсез сүзләр кычкыра башлар алдыннан да, бәлки, уйлап, ипләп, төпле генә сөйләшеп карарга кирәктер?..
Күңел күзең күрсен
Килен һәм каенана мөнәсәбәтләрендәге низаглар, бер-берсен гаепләүләр һәрвакыт булган һәм булачак. Кайда кемнең хаклы икәнен дә аңламассың. Кадерләп үстергән улының бәхете өчен көрәшүче ана хаклымы, әллә инде яңа тормыш башлаучы, усал каенанага эләккән яшь кызны кызганыргамы? Белмәссең. Бер таныш апа менә болай сөйләгән иде:
"Улымны берүзем үстердем. Әлбәттә, бердәнбер юанычымны җанымны аямый яраттым. Җитте ул көн, улым студент чагында үлеп гашыйк булды һәм, өйләнергә ниятләп, йөргән кызын минем белән таныштырырга алып кайтты. Йөрәгемә чак кына инфаркт булмый калды! Ябык кына, төссез генә, коры сөяктән торган бер нәрсә. Ә бите! Бите тулы сыткы... Өстәвенә, күзлекле. Шулай да күзлек артында күкчәчәктәй матур зәңгәр күзләре күренеп калды, әлбәттә, тик ул барыбер минем сөлек кебек улыма тиңме соң! Ә улымның күзләрен күрсәгез! Ялкынланып яна, шатлыктан очкыннар чәчә! Сихерләгәндер бу минем улымны, дип уйладым. Ничек итсәм иттем, улымны бу төссез нәрсәгә өйләндермәдем. Әлбәттә, балам моны авыр кичерде. Озак кына берсенә дә карамады. Бик соңлап, яше утызны узгач кына бергә эшләгән бер кызга өйләнде. Бите шоп-шома, чибәр, буй-сыны сүз тидерерлек түгел. Ләкин улымның күзләрендә теге вакыттагы шатлык очкыннарын мин башка беркайчан да күрмәдем... Әйбәт яши дә алмады алар... Балалары да булмады...
Ә беркөнне паркта мин таныш күзләрне күреп, туктап калдым. Әйе, теге вакыттагы сыткылы биттәге, күзлек артыннан караган матур күзләр иде ул! Ике баласын җитәкләп, көлә-көлә килгән яшь хатын да мине таныды, туктады, сөйләшеп тә торды бераз. Әни булу бик килешкән үзенә, матур гына тулыланып киткән, битендә бер сыткысы да калмаган, күзлеге дә юк. Бәлки, линзалар кигәндер. Ачык зәңгәр күзләреннән мөлаемлык бөркелә. Берничә ел элек кенә тормышка чыккан, бер-бер артлы ике малай алып кайткан икән. Үзе шундый ягымлы, ихтирамлы сөйләшә минем белән. Югыйсә, миңа үпкәле, ачулы булырга тиештер бит! Улымны нинди яхшы кыз белән кавыштырмавымны аңладым. Тупырдап торган балаларына карап, бу бит минем оныкларым булырга мөмкин иде, дип уйладым. Улымның күңел күзе минекеннән үткеррәк булган икән дә бит..."
Кем маймыл да, кем кеше?
Бер елны ял итәргә баргач, бер шәһәрдә экскурсиядә йөрибез. Экскурсовод безгә искиткеч матур йортларны күрсәтеп сөйли: менә монда миллиардерлар яши... Ул йортларның гүзәллеген күрсәгез! Әллә нинди сыннар белән эшләнгән, хан сарайларыннан ким түгел! "Чынлап та монда кешеләр яшиме?" - дип сорап куйды беребез. "Соң, маймыллар түгел инде!" - дип көлде безне шәһәр буйлап йөртүче. Кемнәрдер шатланып эләктереп алды: "Маймыл инде алар, нәкъ үзләре..." Ә уйлап карасаң, бу сүзләрдә гап-гади көнләшү ята бит. Шул кешеләрнең үзләре дә бик теләп шундый "маймыл"га әйләнер иде дә бит, тик, кулларыннан килми. Гаиләңә, үзеңә, якыннарыңа бай, җитеш тормыш тәэмин итә белү үзе бер сәләт бит ул. Барысы да моңа намуссыз юл белән генә ирешә димәгән бит. Әлбәттә, төрлесе бар, бәлки, намуссызлары күбрәктер дә, ләкин кешене белми торып, маймыл белән тиңләү дөресме?
Бездә, гомумән, акчалы, баерак, байлык туплый башлаган кешеләрне гаепләү көчле. Ә бит һәрнәрсәнең берничә ягы бар. Мәсәлән, бер елны кемнәндер бүләккә йөз мең сум акча алып тотылган бер җитәкчене, и, гаепләделәр дә инде! Ә бит, уйлап карасаң, ул аны талап та, сорап та алмаган, кемдер кыстый-кыстый үзе биргән дә, үзе тоттырган. Ә кемдер миллиардлар урлап, рәхәттә яши... Кемдер урам уртасында кеше талап та, иректә йөри...
"Не суди, да не судим будешь" дигән әйтем бар. Татарчага әйләндереп, гаепләмә, гаепсез булырсың, диясе килә. Беркемнең дә күңеле тоташ актан яисә карадан гына тормыйдыр... Кемнедер гаепләр алдыннан үзебезне уйлап, үзебезнең кара тапларны бетерә башларга кирәктер, бәлки...
Нет комментариев