Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Сиделка»ларга ихтыяҗ бар, ә эшләргә теләүчеләр бармы?

Казанда яшәүче Гөлсинә Сәмигуллина 15 елга якын инде «караучы» хезмәтен башкара. Бик авыр хәлдәге хасталарны карый ул. Аңа ышаналар, аны үз итәләр, аны сайлыйлар икән. Ник дигәндә, эшен яратып башкара. Элек «сиделка» хезмәте турында бик белеп бетерми идек. Моннан соң ул безнең тормышка киңрәк керергә тиеш, чөнки республикада шундый пилот проект барлыкка килде. Хәер, бу хакта соңрак.

Гөлсинә һөнәре буенча – инженер-технолог, хисапчы. Язмыш көтмәгәндә генә тормышын бүтән эзгә кертеп җибәргән. Хәзер башка өлкәдән эш эзләргә уйламый да. Ул әби-бабайлар караудан ямь таба, шуның белән акча эшли. Бер бабайны 12 ел тәрбияләгән, соңгы юлга да үзе озаткан. Бабайның уллары белән әле дә булса аралашып тора икән. Гөлсинә бер елдан артык Солтания апа Вәлиуллинаны карый. Әбине «Содействие» оешмасы аша тапкан. Солтания апа соңгы айларда йөрми, гел ятып тора. Көндез караучы кулында булса, башка вакытларда аны уллары, килене, оныклары кайгырта. Урын-җир хастасын карарга аеруча зур тырышлык кирәк. Юкса, кан дөрес йөрмәгәнлектән, тәнендә яра барлыкка киләчәк, ә аны төзәтү бик читен.

– Әни диабет белән авырды, аяк бармаклары тиз бозыла иде. Дәвалау минем өстә булды, шуңа күрә нәрсә икәнен әйбәт беләм, – ди Гөлсинә. – Инсульт кичергән кешеләрне дә караганым бар. Һәр авыруга аерым тәрбия кирәк. Укол кадарга, инсулин кертергә дә өйрәндем. Солтания әбигә көн саен җиңелчә массаж ясыйм. Борып яткырганда күкрәк тирәсенә суккалап алам. Бу үпкәсенә су җыелмасын өчен яхшы. Аяк балтыры тирәсенә йомшак  кечкенә мендәр куйдык. Шулай иткәндә мускулларны көзән җыермый. Караучы мең дә берне белергә, бернидән дә курыкмаска, җирәнмәскә тиеш. Эшли-эшли тәҗрибәң арта, «Сиделка» курсларында да бик күп нәрсәгә өйрәттеләр.

 Ярдәмгә мохтаҗлар күп

– Татарстанда узган ел «Демография» проектының «Өлкән буын» проекты буенча «Карау» хезмәте барлыкка килде, – ди Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. – 2019 елда пилот проект Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга Казан, Чаллы шәһәрләрендә тормышка ашырыла башлады. Быел икенче ярты еллыкта ул эшкә Тукай, Сарман, Менделеевск, Минзәлә, Чистай, Зәй, Лениногорск районнары да кушылды.

Проект авыр хәлдәге ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләргә булышуны күздә тота. Ул өлкәннәр өеннән чыгып китмәсен, гомер иткән җирендә яшәсен өчен кирәк. Хәтта урын өстендә яткан кешенең дә үз өеннән беркая китәсе килми. Караучы хезмәтен оештыру һәм эш барышын күзәтеп тору Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән. Караучылар белән Владимирдагы «Содействие» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы тәэмин итә. Оешма мондый эшчәнлек белән 2015 елдан шөгыльләнә. Татарстанда узган ел 119 кешене карарга тиеш булганнар, тик ярдәмгә мохтаҗлар тагын да күбрәк икәнлеге ачыкланган. Барлыгы 200ләп кешегә булыша алганнар. Быел 180 кешене карамакчылар. Башкалар ярдәменә мохтаҗлар арасында бик авыр хәлдә урын өстендә ятучылардан тыш, Альцгеймер, Паркинсон, картлык деменциясе чирләреннән интегүчеләр дә бар. Алар йөри ала, ләкин хәтерләре начар булганлыктан, озак вакытка үзләрен генә калдырырга ярамый. Өйдән чыгып китеп югалырга, ризык әзерләгәндә онытып, янгын китереп чыгарырга, урамда адашырга мөмкиннәр.

«Содействие» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Полина Петрова әйтүенчә, караучы итеп, моңа кадәр ул хезмәттә эшләгәннәрдән тыш, бу өлкәдә бөтенләй тәҗрибәсе булмаганнарны да алалар. Барысы да һөнәри стандарт буенча укыган һәм сертификат алып чыккан. Уртача яшьләре – 25тән 55 яшькә кадәргеләр. Караучы өлкән кешене ашата-эчертә, өен җыештыра, керен уа. Аңа даруларны вакытында эчәргә кирәклеген искә төшерә, азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны алып кайтып бирә. Психологик ярдәм күрсәтү, авыру кешенең сәламәтлегендәге, кәефендәге барлык үзгәрешләрне язып бару да аңа йөкләнгән. Ул язмаларның табибларга һәм туганнарына кирәге чыга.

Араларында Ватан сугышы инвалидлары да бар

Узган ел Әлмәттә бу эшкә 15 сентябрьдә керешкәннәр һәм ел азагына кадәр 18 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Быел 3 мартта гына эшли башлаганнар. Хәзер 34 кеше ярдәм ала икән. Ике кеше хастаханәгә кереп ятканлыктан, әлеге хезмәт туктатылып торган. Караучыга мохтаҗ 8 кешегә документлар әзерләнә.

– Караучыларның эш графигы 6 сәгатьлек. Бер төркем 8дән 2гә кадәр, икенчесе 2дән 8гә кадәр эшли. Эш режимын өлкән кешенең теләгеннән чыгып билгелиләр, – ди Әлмәттәге халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Сәрия Мөхәммәтшина. – Әнә Мәрьям әбигә көндәлек эшләрен башкарырга күп еллар буе Әлмәттәге комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре ярдәм итте. Әбинең ире үлде, балалары читтә яши. Хәле начарланып, урын өстенә калгач, аңа да караучы билгеләдек. Ул да, башка өлкәннәр дә бик канәгать.

Ярдәм алучылар арасында Бөек Ватан сугышы инвалидлары, тумыштан физик мөмкинлеге чиклеләр, яшәү дәверендә инвалид калучылар да бар икән. Байтагы үзен карый алмый торган авыр хәлдәгеләр. Караучы булганда якыннары да иркенләп, тынычлап эшкә чыгып китә ала. Дөрес, араларында япа-ялгызлар да, балалары, туганнары читтә яшәүчеләр дә юк түгел.

– Әби-бабайга караучыны «Содействие» коммерцияле булмаган оешмасы таба. Өлкәннәрне теләсә кем кулына тапшырмыйбыз, сайлыйбыз, сораштырабыз, тикшерәбез, – ди Сәрия ханым. – Әби-бабайның тормышы, яшәеше турында сүз бара бит. Гомер буе эшләгән, күпмедер мал-мөлкәт туплаган кешегә барысы да кадерле. Караучы бик ышанычлы булырга тиеш һәм ул эшне барлык кеше дә башкара алмый.

Мәшгульлек үзәге дә укыта

Караучыга хезмәт хакын хөкүмәт түли, кулга уртача – 20 мең сум алалар. Карауга мохтаҗ кешенең пенсиясе 15 меңнән кимрәк булса, бу хезмәт аңа  бушлай башкарыла. Шуннан артып китсә, хезмәт өчен 3 мең сум түләү каралган. 23 мең сумнан артык пенсия алучыларга 5 мең сум туры килә. Караучы хезмәте башкаручының бүтән шөгыле булмаса, үзмәшгуль булып теркәлә. Язмабыз герое Гөлсинә Сәмигуллина да үзмәшгуль икән. Районнарда эшсезлек буенча исәпкә баскан кешеләрне мәшгульлек үзәкләрендә караучы хезмәтенә укытырга мөмкиннәр. Дөрес, ул пилот проект буларак республикага кереп кенә бара. Бу эшкә барлык районнарда да алынмаган әле.

Түбән Камада да алар хезмәтенә мохтаҗларның шактый булуы ачыкланган.

– Без әлеге проектка беренчеләрдән булып кушылдык. Узган ел 32 кешене карадылар, быел 43 кеше җыелды, – ди Түбән Камадагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлназ Исакиева. – Айга бер мәртәбә өйгә барып, караучыларның ничек эшләвен тикшерәбез, акт тутырабыз, хезмәт хакы шуннан соң гына күчә. Контроль көчле, әби-бабайлар ышанычлы кулларда.

Казандагы комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Надежда Ибраһимова да бу хезмәтнең халыкка бик кирәк булуын әйтә.

– Элек ялгыз карт-карчыкларга гына булыша идек, – ди ул. – Гаиләсе, балалары булганнар андый хезмәттән файдалана алмады. «Демография» проектының «Өлкән буын» проекты моңа мөмкинлек тудырды. Хәзер инвалидларның хезмәткә яраклы яшьтәге якын кешесе булганнарга да ярдәм кулы суза алабыз. Яшьләргә гаиләнең матди ягы начарланмасын өчен эшләргә кирәк. Авыру әти-әниләрен караучыга калдырып, тыныч күңел белән эшкә чыгып китә алалар.

Фәния Арсланова

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев