Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сиксәнгә җитеп килгән кызы 25 яшьлек әтисен җирләде

Бөек Ватан сугышы дәһшәтенең кайтавазы, инде 70 елдан артык вакыт узуга карамастан, һаман йөрәкләрне әрнетеп, күңелләрне сыкрандырып тора. Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый дигән гыйбарә яши халык телендә. Ә хәбәрсез югалганнар, бүгенге көндә сугыш кырына киткән солдатларның кайда ятып калганнары билгесез булганнар бихисап! Хәбәрсез югалганнар табыла Газетабызда шундый...

Бөек Ватан сугышы дәһшәтенең кайтавазы, инде 70 елдан артык вакыт узуга карамастан, һаман йөрәкләрне әрнетеп, күңелләрне сыкрандырып тора. Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый дигән гыйбарә яши халык телендә. Ә хәбәрсез югалганнар, бүгенге көндә сугыш кырына киткән солдатларның кайда ятып калганнары билгесез булганнар бихисап!

Хәбәрсез югалганнар табыла

Газетабызда шундый хәбәрсез югалганнарны эзли, каберлекләрен ачыклый торган махсус интернет хезмәт турында язган идек инде. Бу турыда «Якты юл» газетасының 23 июнь саныннан укый аласыз. Хезмәттәшебез үзенең бабасының каберлеген, бүгенге көндә кем аны карап, чистартып торганлыгын нәкъ әлеге сайтлар аркылы тапты. Тик бик күп солдат бүгенге көнгә кадәр әле табылмыйча, сөякләре күмелмичә җир өстендә ята бирә. Андыйларны эзләү, сөякләр табылгач, аларның шәхесләрен ачыклау белән махсус эзләү отрядлары шөгыльләнә. Биклән авылында гомер итүче Венера апа Мөхәммәдиева үзенең әтисен хәбәрсез югалганнан соң 75 ел узгач тапты. Салих Сафа улы Сафинның сөякләрен Оренбург өлкәсе Бугуруслан шәһәре эзләү отряды Новгород өлкәсе, Парфино районы, Зур Имәнлек дип аталган сазлыклы урында (урочище Большие Добовицы) таба. Элек ул авыл булган, хәзер исә тарихи урын булып кына калган. Совет солдаты - лейтенант Салих Сафинның сөякләре нәкъ шул җирдә бер каен янында табыла.

Салих Сафин турында истәлекләр

- Мин әтиемне бары фотодан күреп кенә үстем, - дип сөйли солдатның кызы Венера апа. - Ул армиягә киткәндә 6 айлык булып калганмын. Әтием үзе хәрби гаиләдән булган, әнием белән алар Свияжскида авыл хуҗалыгы буенча уку йортында бергә укыганнар. Шул елларда 3 нче курсны тәмамлагач практикага китәр алдыннан бергә төшкән фото саклана бездә.

Безнең сүзгә Венера апаның икетуган апасы да кушылды.

- Ә мин яхшы хәтерлим Салих абыйны. Назыймә апа белән алар икесе егет белән кыз булып йөргәндә, мин дә аларга тагылып чыга идем. Салих абый миңа тундырма тоттыра иде дә, шул бәхеттән тып-тын булып, алар яныннан атлап бара идем. Салих абыйның шулкадәр дә итагатьле, ипле, тыныч, тәрбияле икәнен хәтерлим. Коңгырт чәчле, матур иде, Венера әтисенә охшаган, - диде Хәния апа. Назыймә апа белән аларның әниләре бертуган.

- Әтиемне тәрбияле, интеллигент кеше булган дип эзләү отряды командиры да әйтте. Шулкадәр пөхтәлек, чисталык сизелеп тора иде, бар сөякләре дә урынында, бары тез сөяген генә шундук тапмаганнар, ул читтәрәк булган. Муенга асып куя торган медальонында да бар мәгълүматлар төгәллек белән пөхтә итеп язылган, солдат кирәк-яраклары да тәртип белән төрелгән булган, - дип Венера апа, күз яшьләрен сөртә-сөртә, Бугуруслан эзләү отряды вәкилләре сөйләгән тарихны бәян итте.

«Йә Аллам, әти бит бу!»

Әтисенең табылуы турындагы хәбәрне Венера апа очраклы рәвештә ишетә.

- Иртән улым Эмильне эшкә аэропортка озатып йөри идем, телевизор кабыздым. Шунда «Манзара» тапшыруыннан Татарстанның солдатларны эзләү отряды командиры сөйли. Бервакыт Сафин Салих Сафа улы дигән исем яңгырады. Йә Аллам, мин әйтәм, әти бит бу! Улымны чакыра башладым, үзем һаман әти бит бу, әти бит бу, дип кабатлыйм. Эмиль килеп җитте, хәлне аңлап алды. Тик минем бертуктаусыз сөйләнүемнән тапшыруда әйтелгән адресны да, телефон номерын да язып ала алмады. «Эшкә баргач телефоннарын табармын, шалтыратырмын, син тынычлан, борчылма, әни», - дип эшкә китте.

Эмиль Мөхәммәдиев шул ук көнне «Манзара» тапшыруы аркылы Татарстан эзтабарлары белән элемтәгә керә. Салих Сафинның медальонында гаиләсенең адресы Минзәлә өязе дип язылган була. Татарстан эзтабарлары Минзәлә районы архивларыннан солдатның туганнарын таба алмый. «ТНВ» телеканалына мөрәҗәгать итеп алар Салих Сафинны белүчеләрне тапмакчы була. Һәм үз теләкләренә ирешәләр дә. Чаллы шәһәре эзләү отряды вәкилләре Ватан өчен барган сугышта җанын корбан иткән солдат сөякләрен аның кызы яшәгән, хәләл җефете җирләнгән авылга кайтарырга булыша.

Венера апаның авылдашлары әлеге хәл белән бик тетрәнгән. Венера апаның яшьлек дусты, курсташы, хәзерге вакытта авылдашы Рәмзия апа Вәлиева да «Манзара» тапшыруын тыңлаган булган.

- Венераның әтисе түгел микән бу, шалтыратырга кирәк, дип йөри идем, Венера үзе миңа шалтыратты, - ди Рәмзия апа.

Солдатның шәхесен ачыклау, туганнарын табу эзтабарлар өчен зур бәхеткә тиң

Чаллы шәһәренең 56 мәктәбе ишегалдында урнашкан һәйкәл янында узган митингта «Герат кыр почтасы» эзләүчеләр отряды берләшмәсе җитәкчесе Наил Каюмов солдатның туганнары табылуын зур бәхет дип атады. Ник дигәндә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сөякләрен табу кыен һәм зур тырышлык, сабырлык таләп итә торган эш булган кебек, ул сөякләрнең кемнеке икәнлеген ачыклау да гаять мөһим һәм тикшерү эшләре бик авыр процесс. Тик шәхесе ачыкланган солдатлар да күп вакыт югалганнар исемлегендә калып бара - аларны хәтерләгән, белгән кешеләрне таба алмыйлар. Салих Сафинның исә кызы бүгенге көндә исән булуы, әтисенең якты истәлеген әле һаман да күңелендә йөртүе - ул эзтабарлар өчен үз хезмәтләренең җимешен тату белән бер. Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров эзтабарларга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- Сез тарихны шәрехләүчеләр, тарих сезнең үз күзләрегез алдында яңара, - диде Рөстәм Илдусович.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сафы елдан-ел сирәгәя. Биш ел элек кенә әле аларның саны 80 булса, бүгенге көндә Тукай районында 26 сугыш ветераны яши.

Бугуруслан шәһәре эзтабарлар отряды командиры Игорь Бондарь исә солдатның туганнарына ихтирамын белдерде:

- Солдат батырлыгын якты истәлек итеп еллар буена саклап торуыгыз өчен рәхмәт. Тагын бер солдат Ватанына кайтты. Тагын бер солдат өчен сугыш тәмамланды, - диде Игорь Михайлович. Митингка лейтенант Салих Сафинның оныклары, оныкчыклары да җыелган иде. Алар әлеге чараны тулысынча видеога төшереп, үз гаиләләренең батыр нәселеннән икәнлеге белән горурланып тордылар. Ә фотолар, видеоларны исә алар үзләренең гаилә архивына туплаячаклар.

Бугуруслан эзтабарларының командиры Игорь Бондарь әйтүенчә, аларның командасында 50ләп кеше. Тик эзләү эшләренә гадәттә 6-8 генә кеше чыгып китә. Чөнки эштән, яисә укудан сорап китү зур кыенлыклар тудыра. Күп вакытта юл чыгымнары да үз җилкәләренә төшә. Шушы митинг буласы көннең алдагысында гына отряд ике атналык эзләнү эшләреннән кайткан, тагын 8 солдатның сөякләре табылган.

- Безнең отряд эзләнү белән генә түгел, ә патриотик чараларда да катнаша. 9 Май Җиңү бәйрәмендә халык үзләренең бабалары, туганнары портретларын тотып йөрсә, без үзебез тапкан солдатларның портретлары белән Үлемсез полкта катнашабыз. Салих Сафинның туганнарыннан да солдатның фотосурәтен сорадык, - диде Игорь Михайлович.

Салих Сафин 75 елдан соң, ниһаять, туган ягында җирләнде

Чаллы шәһәре эзтабарлары һәм хәрби комиссариат әзерләгән митинг тәмамлангач, солдат сөякләре Биклән авылына озатылды. Биредә Венера апаның авылдашлары катнашында солдатны соңгы юлына озату митингы узды. Авыл мәхәлләсе имамы Мөдәфис хәзрәт Ахунов әйткәнчә, мондый вакытта җеназа намазы укылмый, мәет калдыклары исә төреп кайтарылган кәфенлек белән күмелә һәм мәет рухына багышлап дога укыла. Бикләндә узган митингта район башлыгы Васил Хаҗиев, яшь буынга мөрәҗәгать итеп:

- Безнең буынга сугыш дәһшәтләрен күрергә туры килмәде, ләкин батырларның якты истәлеген, әби-бабайларыбызның тарихын күңел түрендә йөртсәк иде, - диде.

Салих Сафин Биклән авылы зиратына күмелде. Тагын бер солдат өчен сугыш тәмамланды...

Якты юл

Гөлчәчәк Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев