Теләче Информ

«Син егет кеше, мин балалы хатын, үзеңә тиңне табарсың, мине гафу ит»

…Унсигез-унтугыз яшьлек самими, рәхәт чагыбыз. Язгы матур кич. Туганнан туганым, аның сөйгән кызы һәм иптәш егете, мин - барыбыз бергә клубтан чыктык та, авыл башындагы кечкенә бакчага юнәлдек. Без ул бакчаны Ленин бабай бакчасы дип йөртә идек, чөнки анда Ленин бабай сыны тора иде. Килсәк, бакчаның капкасы бикле, мал-туар кермәсен...

…Унсигез-унтугыз яшьлек самими, рәхәт чагыбыз. Язгы матур кич. Туганнан туганым, аның сөйгән кызы һәм иптәш егете, мин - барыбыз бергә клубтан чыктык та, авыл башындагы кечкенә бакчага юнәлдек.

Без ул бакчаны Ленин бабай бакчасы дип йөртә идек, чөнки анда Ленин бабай сыны тора иде. Килсәк, бакчаның капкасы бикле, мал-туар кермәсен дигәннәр, күрәсең. Егетләрнең берсе койма өстеннән керде, шуннан алар безгә койма аркылы керергә булыштылар. Агачлар яфрак ярган чак, төрле кошлар өздереп сайрый, онытылмас саф сөю киче иде бу. Бераз утыргач, кергән кебек үк, койма аша чыктык һәм таң атканчы бер капка төбендә утырдык, шуннан таралыштык. Сөйләшергә хәзерге кебек телефон-мазар юк. Авылга кайткач, клубка чыксаң гына инде. Шулай итеп сирәк кенә очрашкаладык. Бер очрашуда егетем армиягә алулары турында әйтте. Элек солдатка озату кичәләре юк, бары озатырга барулар гына иде. Анда да оялып, читенсенеп кенә бара идек. Егетем китәсе көнне аны озатырга туган тиешле егет белән бардык. Шунда ул: "Мине көтәсеңме?" - дип сорады, мин "көтәм" дидем. Ул вакыттагы, ул чордагы яшьләр бик оялчан, бик инсафлы идек. Шулай итеп, без аерылыштык, ул китте.

Бераз вакыт үткәннән соң мин телефонистка булып эшкә урнаштым, яңа дуслар барлыкка килде. Минем арттан гармунчы егет йөри башлады. Иптәш егете белән һәрвакыт мине сагалап: "Сине берәү белән дә йөртмибез, икебезнең беребезгә кияүгә чыгасың", - диделәр. Минем гармунчы егеткә кияүгә чыгасым килсә дә, иптәш егетен яратарак төшә идем. Гармунчы егет яшькә дә зуррак, шуңамы, һаман өйләнү турында сөйли иде. Аның әти-әнисе өлкән кешеләр, алар улларына тыйнак, чибәр, акыллы, уңган килен булырдай кыз эзләгәннәр һәм мине шундый дип тапканнар икән. Егет бик матур җырлый, аккордеонда уйный, болар мине бик нык тырыштылар үзләренә каратырга. Матур сөйләшеп, ярдәмләшеп йөрделәр һәм ахырда мин ризалашырга мәҗбүр булдым. Әти-әни белән күрешергә, килешергә килделәр. Шулвакыт олырак бер абзый: "Сеңлем, нишләрсең икән, ул егет салырга бик ярата бит", - дип әйтеп куйды. Миңа шунда ук уйланырга мөмкинлек бар иде әле, армиядән кайтасы егетем дә бар бит, әмма гармунчыга барасы килү теләгем өстенрәк булды. Шулай итеп кияүгә чыктым. Тора-бара теге абзыйның сүзләре раслана башлады: ирем эчүле мәҗлесләрне бик яратты. Гармунда да уйнагач, урыны түрдән иде. Ә мәҗлестән соң гармунын, үзен сөйрәп кайту минем җилкәгә төште. Бер ел яшәгәннән соң, кызыбыз туды. Сөенеп бала үстерәсе иде, әмма ир яман холкын да күрсәтә башлады. Эшендә бик яхшы эшли иде, анысы хак, токарь иде. Шуннан бервакыт аңа барактан ике бүлмә бирделәр һәм без шунда күчендек. Мин бала белән декретта утырам, ә ул хезмәт хакын кайтармый, акча аның кесәсендә, ул бирсә була, бирмәсә - юк. Каенана-әниләргә дә бирә, аннан калганы миңа. Шулай итеп, бер ачуланышканда эчеп кайтып, өйдәге барлык савыт-сабаны ватып бетереп, әти-әниләренә кайтып китте. Мин бала белән берүзем утырып калдым. Шуннан, эшкә чыгарга уйлап, баланы әниләргә авылга кайтарырга булдым. Бала әйберләрен җыеп, вокзалга килдем. Ул вакытта әле автобуслар йөрми иде. Күрәм, зур машина тора, арбасының ике ягына эскәмия куелган, анда кешеләр төзелешеп утырган. Мин килгәндә ул инде кузгалып китәргә тора иде. "Сумкамны гына алыгыз әле", - дигән идем, бер солдат баламны да, сумкамны да алды һәм мин менгәч, үз урынына утыртты. Аннан, исемем белән эндәшеп: "Бу синең кызыңмы?" - дип сорады. "Әйе", - дидем. Шуннан ул чемоданын каршыма куеп, шунда утырды. Бүтән юлчыларның күзләре бездә. Мин солдатка күтәрелеп карарга кыймыйча барам. Авылга кайтып төштек. Солдат миңа төшәргә булышты, аннан бер кулына минем сумканы, берсенә үзенең чемоданын тотып, мине капка төбенә кадәр озата килде. Мин өйгә йөгереп кереп, кызымны караватка салдым да, туйганчы еладым. "Ник елыйсың?" - дип сораганга әнигә берни дә әйтмәдем. Үкенү, гарьләнү, нинди хата ясавыма үртәләнү үзәкләремне өзде. Арабызда саф мәхәббәт булган икән бит…

Икенче көнне китәргә дип тукталышка чыктым, машина килмәгән иде әле. Кибет янында бер "УАЗ" тора, аннан солдатым төште дә: "Кайтабызмы, әйдә, бу машина хәзер китә", - диде. Артка кереп утырдык. Юлда барганда ул минем кулдан тотып: "Син бәхетлеме?" - дип сорады. "Әйе", - дидем. "Алдыйсың бит, сез бергә тормыйсыз икән, мин барын да сораштым", - диде. Азнакайга җиттек. Машина мин яши торган җиргә җиткәч, шофердан туктатуын сорап, төштем. Егет тә төште. "Мине кунакка чакырасыңмы?" - диде. "Юк, син егет кеше, мин балалы хатын, үзеңә тиң кеше табарсың, мине гафу ит", - дидем. Без шуннан соң күрешмәдек. Ул эшкә урнашты, бик чибәр кызга өйләнде, әйбәт яшәделәр. Ул бик эш сөючән, акыллы кеше. Өч балалары булды. Ләкин өченче баласын тапканда хатыны үлеп китте. Ир тол калды. Аннан бик акыллы укытучыга өйләнде.

Минем дә тормышым бик сикәлтәле булды. Ирем белән 22 ел яшәдек, ул нибары 49 яшендә үлеп китте. Өч бала үстердем. Кем белә бит, егетем армиягә киткәндә биргән вәгъдәмә тугры калып, аны көтеп алсам һәм без кавышкан булсак, бәлки, бәхетлерәк тә булыр идек. Кем белә… Һәркемнең язмышы алдан язылып куя диләр, бәлки шулайдыр да.

Реклама

Әдилә ХӨСНЕТДИНОВА. Азнакай.

//Татарстан яшьләре//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: