Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Син монда кирәк түгелсең! Кем чакырды сине монда?! Үләт! Бар өеңә кайтып кит!"

– Су салып бир әле, балам. Эчәсем бик тә килә… − Сәкедә сызланып яткан Гөлфая, кипкән иреннәрен ялый-ялый, аяк очында шым гына утыручы кызына эндәште. – Әнә мич артындагы ләгәннән… Чүмеч тә шундадыр… //Кызыл таң//

−Башындагы яулыгыннан курчак сыман уенчык әтмәлләп утырган Ләйлә сораулы карашын башта әнисенә, аннары намазына оеган дәү әнисенә күчерде. Нидер аңларга тырышкандай, әнисенә өнсез генә бертын карап торды да, дәү әнисенең аңа игътибар итмәгәнен аңлап, кечкенә буе белән көчкә үрелеп, агач ләгәннән чүмечкә су салды. Нәни куллары белән тотып, түкмәскә тырыша-тырыша, чүмечне әнисенә сузды. Иреннәрен кыймылдатып намаз укып утырган Саҗидә карчык урыныннан кинәт кенә сикереп торды да кызчыкка ташланды: “Бирмә дидем бит мин аңа су! Катсын!” Ачуы йөзенә бәреп чыккан карчык сулы чүмечне оныгының кулыннан тартып алды да ләгәнгә ыргытты. Су, җир идәнгә түгелеп, оекчан басып торучы Ләйләнең аяк астына җәелде. Кызчык, куркып, әнисенә елышты. Авырып, соңгы чиккә җиткән килененә Саҗидә су бирмәде.

Зәһәрен кая куярга белмәгән карчык тынмады, пәри баласы ясама, дип кычкыра-кычкыра, кызчыкның сәкедә яткан чүпрәк “курчагын” алып тузгытты. Гөлфая, кайнар суга пешкән аягын чак кыймылдатып, сызлана-сызлана торды да мүкәләп диярлек барып су салып эчте. Үз хәле хәл булса да, йөрәгенә җыелганны әйтми булдыра алмады: “И әнкәй, үзең дин тотасың. Ничек гөнаһтан курык­мыйсың? Ходай күрми дисеңме? Бервакыт картаермын, килен кулына калырмын, дип уйламыйсыңмы?”. Әллә авыртудан, әллә рәнҗүдән күзләрен­нән яшь акты. “…Син монда кирәк түгелсең! Кем чакырды сине монда?! Үләт! Бар өеңә кайтып кит!..” – Кайнанасының агулы сүзләрен ишетмәскә тырышып, Гөлфая баштан ук бөркәнеп ятты……

Гөлфая иренә ияреп авылга, кайнанасы янына кайтканына үзе дә шат түгел иде инде. Әле артык карт булмаса да, әнисе, үләм, чирлим, карарга кайтыгыз, дип чакырып хат язгач, шәһәрдә эшләп йөргән Әхмәт хатынын ияртте дә авылга кайтты. Гөлфаяның аягы тартмаса да, иреннән узып кая барсын? Җитмәсә, кулында имчәк баласы да бар. Көзнең елак бер көнендә каладагы эшләрен, яшәгән баракларын ташлап, бала күтәргән Әхмәт белән Гөлфая Саҗидәнең салам түбәле, читән киртәле, җир идәнле өенең ишеген шакыдылар. Хәбәренә караганда үләргә җыенган Саҗидә ипи салып йөри иде. Онлы кулларын сузып, улы белән күреште, ә килен белән исәнләшүне кирәк санамады.

Беренче күрүдән үк Саҗидә киленен кабул итмәде. Тәүге көннән башлап кимсетте, кыерсытты. Аңа калса, ул Әхмәтен беркемгә дә өйләндермәс иде дә бит. Әнә бит, анасы белән киңәшләшми-нитмичә, каяндыр бер сарыбашны табып алып кайткан! Тирә-якта мулла нәселеннән чыккан берәр динле кыз беткән диярсең! Гөлфая һәм аның баласы Саҗидә өчен артык тамаклар гына иде. Җитмәсә, кайтуларына бер ел да үтмәде, яшь гаилә тагын үрчеде – кеше мунчасына кендек әбисен чакыртып, аннан Гөлфая игезәкләр күтәреп чыкты. Җиргә сеңгән, болай да кысан өй эчендә басар урын да калмады.

Өч баласын, бар йорт эшен хатынына ташлап, Әхмәт умарталыкта ятты. Монда, урман эчендәге болында, колагы да тыныч, хатыннарның үзара ызгышканын ишетми. Әнисенең холкын яхшы белсә дә, Әхмәт бервакытта да хатынын, балаларын якламады. Йорт, дөнья дип артык пошынмыйча, үзе теләгәнчә яшәде дә яшәде. Дөньяга тагын ике балалары туып, иске өйдә яшәр рәт калмагач, төннәрен хатыны белән усак агачы урлап юнәтеп, Әхмәт артык зур булмаган такта түбәле йорт салып чыкты. Бераздан умартачылык та Әхмәтне җиләтте. Ул, биш баласын калдырып, күрше районга хисапчыга укырга китеп барды. Ярты елдан артык өйгә кайтып күренмәде, гаиләсенең хәлен белмәде.

Гөлфая, ачлы-туклы өч баласын ияртеп, усал бригадир күрмәгәндә, арканга бәйләп, иңнәрен кисә-кисә кырдан салам ташыды. Кичләрен әрәмәлектә нечкәрәк агач кистеләр. Сорасалар да ат бирүче булмады. Кеше күрмәгәндә, күтәреп-сөйрәп, өйгә агач ташыдылар. Балалары үсә барган саен кул астына керә барды, әниләренең ярдәмчесенә әйләнделәр. Алар белән Гөлфая утын ярды, бәрәңге утыртты, күмде, алды. Алар белән печән чапты, киптерде, ташыды, мал көтте. Авыл тормышының мең төрле мәшәкатен Гөлфая балалары белән җиңде. Колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләүче Әхмәтнең йорт эшенә артык исе китмәде, арыдым, башым авырта, дип, кайтты да ятты. Эшләп алган хезмәт хакын хатынына сирәк бирде, эчеп бетерде. Исереп, гауга кузгатты. Чит хатыннарга ияләште. Гөлфаяның балалары белән кешедә кунып йөргән чаклары да булды. Балалар үзләрен үзләре киендерде – мунчада юкәдән чыпта сугып, агентка саттылар. Гөлфая эшкә бригадка йөрде. Барлы-юклы хезмәт хакын иген белән түләделәр. Сыер, сарык асрадылар. Сыерның мәшәкате күп булса да, ул булган гаилә ач түгел шул инде.

Авыр тормыштанмы, усал дәү әни тәрбиясенең нәтиҗәсеме, балалары басынкы холыклы булып үсте. Аталары балаларының барлыгын-юклыгын белмәде. Кияргә киемнәре, ашарга азыклары бармы – кызыксынмады. Бәләкәйрәк чакларында Саҗидә тәрәзә төбендә алар өчен тәрбия чарасы – тал чыбыгы тотты. Чаршау артындагы сәкедән баш тыгып карарга да ярамады аларга. Ипигә Саҗидә һәрчак үзе баш булды. Үзе йомшагын ашап, балаларга ипи катысы гына бирде. Башка эшне эшләмәсә дә, Саҗидә ипигә камырны үзе басты. Күгәргән оннан камыр ачысына баш куйды. Әниләре үз кулы белән пешергән ак ипиле, көлчәле көннәр балалар өчен бәйрәм иде. Дәү әниләре, эчкече аталары өйдә булмаган тыныч мизгелләр санаулы булса да, балалар бу көннәрне көтеп алды. Гөлфая, йортка илле елдан артык хезмәт итүенә карамастан, килмешәк, хезмәтче хәлендә яши бирде.

Язмыш аның ныклыгын төрле яклап сынады. Хатын, юл фаҗигасенә тарып, умыртка сөяген сындырды. Кайнар су түгеп, аягын пешерде. Колхоз орлыгын агулаганда агуланды да. Кыскасы, Гөлфаяның күрмәгәне калмады. Түзде Гөлфая. Балалары хакына түзде. Мин күргәнне күрмәсеннәр газиз балакайларым, дип, төннәр буе белгән догаларын укыды.

Дога, дигәннән, динле Саҗидә ураза да тотты, биш вакыт намазын да калдырмады. Тик авызыннан яман сүз, каргыш өзелмәде. Укыган догаларын кабул итәме икән Ходай шундый кешенең? Киленен якын итмәгәч, аннан туган балаларын да яратмады Саҗидә, дәү әниләреннән балалар җылы сүз ишетмәде. Аның өчен бу дөньяда үз балалары гына яхшы. Кызы Гафиядән дә уңган кеше юк. Әнә балалары нинди акыллы! Өлкән улы Харисы да менә дигән. Тик хатыннан гына уңмады, эт ялкавы аның олы килене Сания! Аныкылар, Саҗидәнекеләр генә әйбәт. Гөлфаяга “сарыбаш, килен-килмешәк”тән башка яхшы сүз әйтмәде, кода-кодагыен чакырмады.

Үзе дә күпне күрсә дә, Саҗидәнең йөрәге йомшармады, киресенчә, катты гына. Утыз җиденче елда муллалыгы өчен иренең башын төрмәдә череттеләр. Саҗидә дүрт баласы белән тол калды. Бер кызы үлде, өч баласын ил хәере белән үстерде. Бай гына, ныклы кына дини гаиләдә туып-үскән Саҗидәнең бөтен байлыгын болганчык замана тартып алды, тузгытты. Тормышының астын-өскә китерде. Совет властен, ярлылар түрәлеген Саҗидә кабул итә алмады. Мул, иркен тормыштан язуын, хәерче язмышка дучар булуын ачына-ачына уйлап, ул эчтән сызды, күкрәк киереп, баш булып йөргән ярлы-ябагайны күралмады. Эченә җыелган бөтен зәһәрен ярлы нәселле килененә түкте. Тормышка булган барлык үчен аңардан алды. Хаксызга рәнҗетте.

Килен белән кайнананың элә­гешмәгән көннәре сирәк иде. Үсә барган саен балалар, аналарын яклап, дәү әниләренә каршы дәште. Тавыш-ызгышлы гаиләдә үсү аларга да рәхәт түгел иде, билгеле. Ярый, аларның киләчәге бар. Үсә тордылар, беркая да китә алмаган аналарын кызганып, төрле якка оча тордылар. Балаларым үссә, берсе янына барып урнашыр идем, дигән хыял белән яшәсә дә, Гөлфая гомер иткән ирен, олыгайган кайнанасын ташлый алмады. Үләм-үләм, дия-дия, Саҗидә тагын утыз алты ел яшәде. Соңгы арада ул елдан-елга сукырая барды. Гөлфая аны җитәкләп йөртә башлады. “Иманлы” кайнанасыннан аермалы буларак, дин тотмаган Гөлфая гөнаһтан курыкты. Яхшымы, яманмы, шул иреннән туган балаларын үстерде, шушы йортта гомере үтте. Инде ташлап чыгып китсә, Ходай сугар.

Кыз баланың язмышы, өлеше шундый. Ул үзен дөньяга бар иткән, үстергән әнисен түгел, ир анасын, кайнанасын карый. Гөлфая да, үзенең ерактагы анасын бер күрергә зар булып, озак еллар буе кайнанасын карады. Кайчандыр хаста килененә су да бирмичә тилмерткән карчык аның кулына калды. Телен чак әйләндереп “әнкәй” дип эндәшсә дә, Саҗидә аңа чын әни була алмады, киленен хаксызга каккан кайнана булып калды. Гөлфая үз анасын уйлап янды. Эх, әнием, күтәрепләр генә йөртер идем дә бит карт көнеңдә, кая соң!

Сиксән өч яшендә Саҗидә урынга ятты. Йомышына йөри алмаган кайнанасы буялмасын өчен Гөлфая аның астын көнгә әллә ничә тапкыр алыштырды. Космас өчен авыз-борынына чүпрәк бәйләп, керен юды. Саҗидәнең мактаулы кызы исә әнисе чирләгәч әллә ни ярдәм күрсәтмәде. Хәл белергә килгәндә дә, үз дөньям бар, эшем күп, дип, кайтырга ашыкты. Кайнанасын карашырга шәһәрдән олы килене дә кайтты. Гомере буена бер-берсен күралмаган Сания белән Саҗидә соңгы чиккә җитеп талаштылар гына. Сүнә баручы Саҗидә, гыжылдый-гыжылдый, “шәһәр кәнтәенә” җыелган барлык ачуын әйтеп бетерергә тырышты. Соңгы минутында булса да кайнанасыннан гомере буена хаксызга рәнҗетелгән Сания дә әйтәсен тезеп әйтте. Ачуы ташыган Сания кайнанасына аш бүлүче Гөлфаяга ташланды: “Сине гомерең буена кактылар. Син түзәсең! Гомерең буена кешегә санамадылар. Син түзәсең! Кешесеңме, җансыз кол­сыңмы син?! Үзеңә эчәргә су да бирмәгәнен оныттыңмы әллә, − дип, суытырга куйган ашны бидрәгә илтеп түкте. – Менә ашасын шушыннан, бик теләсә!” Бу мәхшәрдән арыган Гөлфая бер сүз дә әйтмәде, кайнанасына тагын аш бүлде. Ашасын үткәндә. Күп калмаган инде. Кирәкми аның соңгы ризыгын кисү. Ярамый. Ходай барысын да күрә. Ходай сугар. Үч алмады Гөлфая авыру кайнанасыннан. Әйе, дин тотмаган Гөлфая гомере буена гөнаһтан, Ходайдан куркып яшәде. Үзен рәнҗеттеләр, ә ул, Ходайдан куркып, беркемне дә рәнҗетмәде. Кемдер дин тотып та гөнаһтан арына алмый, кемдер дин тотмыйча да саф җанлы……

Чыдамаслык авырлыклар белән үстергәне өчен, алар хакына барысына да түзгәне өчен, гомерен аларга багышлаганы өчен Гөлфаяның беркем белмәгән кадерен балалары белә. Олыгайган көнендә биш баласы аналарын күтәреп кенә йөртмиләр. Кулларыннан килгәнчә бишесе дә әниләрен тәрбияләргә тырышалар. Алар өчен әниләреннән дә изгерәк җан юк. Яшь чагында күргән бәхетсезлекләр өченме, Ходай аңа бәхетле картлык, озын гомер бирде. Инде кайнанасы үлгәнгә дә шактый вакыт узды. Әхмәт тә, озак кына чирләп ятып, әнисе янына күчеп китте. Иркен, якты йортта Гөлфая бүген ялгызы гына яши. Үзе баш, үзе түш. Тыныч, имин, бәхетле картлыкка аның да бик хакы бар. Ул үзе дә инде күптән кайнана. Нинди кайнана булырга аны дөнья өйрәтте – үз кайнанасының капма-каршысы. Ике киленен ул хөрмәт итә, санга суга. Киленнәре, кияүләре дә карчыкны бик яраталар. Кайтып, барлык эшен җимертеп эшләп китәләр. Үзләренә алып китеп, җиләгәнче, өен сагынганчы кунак итәләр. Чирләп китсә, берсүзсез кайтып карыйлар. Әнкәй, дип өзелеп торалар. Гөлфая да киленнәрен бик ярата, алар аның өчен үз кызлары кебек. Аңлаган кешегә кайнана – шул ук ана. Ләкин кемдер ана була белә, ә кемдер юк…

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев