Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сирень чәчәк аткан: Кайда йөри бу кыш?

Бөтенебез аптырашта: нигә һаман суытмый да, кар яумый соң, зарыгып көткән кышыбыз кайда йөри? Юкса, бүтән елларда бу вакытка инде рәхәтләнеп кар ята, кышкы температура урнаша һәм без җылы туннарны киеп йөри башлый идек. Быел исә, гомер күрелмәгәнчә, ноябрь буе плүсле температура торды. Табигатьнең шулай саташуы тереклек ияләренә дә тәэсир...

Бөтенебез аптырашта: нигә һаман суытмый да, кар яумый соң, зарыгып көткән кышыбыз кайда йөри? Юкса, бүтән елларда бу вакытка инде рәхәтләнеп кар ята, кышкы температура урнаша һәм без җылы туннарны киеп йөри башлый идек. Быел исә, гомер күрелмәгәнчә, ноябрь буе плүсле температура торды.

Табигатьнең шулай саташуы тереклек ияләренә дә тәэсир итми калмады. Безнең укучыларыбыз хәбәр иткәнчә, Минзәлә районында сиреньнәр чәчәк аткан, Сабада бакча җиләге бөреләнгән, кайдадыр алмагачлар чәчәк атарга җыенган, бик күп урыннарда тал песиләре баш калкыткан.

Тавыклар да йомырка салуның кышкы режимына күчмәгәннәр әле, хәтта ки сыерларны арканга чыгаручылар да бар икән. Ә инде урман хуҗалары - аюларның йокыга китә алмый интегүләре турында әйтеп тә торасы юк. Таныш-белешләр арасында әле һаман да дачаларына барып, мунча кереп йөрүчеләр бар.

Һәр нәрсәнең үз вакыты шул: инде кар күрәсе, карны шыгырдатып атлыйсы килә. Кар яуса көннәр дә яктырып китәр иде дип хыялланабыз. Хәзер бөтен өмет иртәгә аяк басасы чын кыш ае - декабрьдә.
Сүз дә юк, килми калмас кыш. Әле алай гына да түгел, быел моңарчы күрелмәгән салкын кыш көтелә дип тә әйтәләр. Дөньяның берничә тикшеренү үзәкләре галимнәре фаразлавынча, бу кыш гаять салкын, күп карлы булачак һәм моның сәбәбе Тын океандагы суның нык салкынаюы, имеш.
Чаллының халык метеорологы Юлий Бунов та, күпьеллык күзәтүләреннән чыгып, декабрьнең икенче ункөнлеге, гомумән, нык салкын булачак - температура минус 35-40 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлый. Әйтергә кирәк, бу кешенең фаразлары туры килә икән. Мәсәлән, ул былтыр яз бик яхшы, мул уңышлы җәй киләчәк дигән иде, быел яз исә яңгырлар аркасында җәй рәтләп булмаячак диде һәм шулай килеп чыкты да.


Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X