Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сәләмәтлегегезгә 7 төр чикләвек

Миндаль: организмнан холестеринны куучы майларга бай. Йөрәк- кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртуга файдалы. Грек чикләвеге: Е витаминына бай. Составындагы цинк иммунитетыгызны ныгытыр, яман шеш булдырмаска ярдәмче. Фундук: Каротин һәм тимергә бай фундук анемиядән менә дигән дәва. Олеин кислотасы- кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Пекан: минераль(кальций, калий, магний, тимер) матдәләргә бай....

Миндаль: организмнан холестеринны куучы майларга бай. Йөрәк- кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртуга файдалы.

Грек чикләвеге: Е витаминына бай. Составындагы цинк иммунитетыгызны ныгытыр, яман шеш булдырмаска ярдәмче.

Фундук: Каротин һәм тимергә бай фундук анемиядән менә дигән дәва. Олеин кислотасы- кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итә.

Пекан: минераль(кальций, калий, магний, тимер) матдәләргә бай. Организмга матдәләр алмашына һәм сөякләрне ныгытырга кирәкле ризык.

Фисташкалар: Витаминнар төркеменә бай. Нерв системасы өчен киркәле витаминнар чыганагы санала.

Бразилия чикләвеге: - иммун системасына киркәле селенага бай. Альфа- линолен кислотасы йөрәк өянәген киметә.

Кешью: Аминокислотага бай. Бу кислота исә организмда шатлык гармоны- серотонин эшләп чыгаруга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев