Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сөт базарында тәртип булырмы?

Кибетләрдә сатылган бу төр продукциянең сыйфаты ни өчен түбән, ә бәясе югары?

Русиянең эчке сәүдә базарында үзебезнең илдә җитештерелгән сөт җитми. Соңгы елларда тормышка ашырылган гомумдәүләт программалары, проблеманы урыныннан кузгатса да, тулысынча хәл итә алмады. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда илдә яшәүче һәркем елына уртача 236 килограмм сөт һәм сөт продуктлары кулланган. Санитар норма буенча ул 325 килограмм тәшкил итәргә тиеш. Башкортстанда, аграр ведомство чыганаклары буенча, һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә узган елда 320 килограмм чимал җитештерелде. Кешеләр ни сәбәпле сөтне нормада каралганнан байтакка азрак куллана? Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге аның сәбәбен сәүдә челтәрләренең сөт продукцияләренә бәяләрне артык зур куюында күрә. Сөткә ихтыяҗны арттыру өчен, беренче чиратта, аның арзанрак булуына ирешергә, ә моның өчен сәүдә челтәрләренә өстәмә хакларны арттыру хокукын чикләргә кирәк, ди Берлек белгечләре. Сер түгел, җитештерүчеләргә табышның “бармак арасыннан тамганы” гына эләгә, ә инде әзер продукцияне сатучылар чималның тәүге бәясенә хакны 50 һәм хәтта 100 процентка кадәр арттыруы мөмкин.

Шул ук вакытта, соңгы айларда сөтнең сатып алу бәяләре төшүе дәвам итә. Аграр предприятиеләр һәм фермер хуҗалыкларының күбесе әлегә кадәр сөт кереме белән дөнья көтсә, бүген хәл авыр. Чит илдән кертелгән киптерелгән сөт чимал эшкәртүче предприятиеләргә күпкә арзангарак төшә. Шунысы да мәгълүм булсын: Русия сөт һәм сөт продукцияләренә булган ихтыяҗның 70 процент чамасын гына үз көче белән каплый. Русиягә иң күп сөт кертүче ил — Беларусь Республикасы. Узган елда гомум импорт күләмендә аларның өлеше 86 процентка җитте. Алар безнең ихтыяҗны 2014 елдан башлап канәгатьләндерә. Һәм өч ел дәвамында сөт экспортлауны 24 процентка арттыруга иреште. Узган елда, мәсәлән, белорус дуслар Русиягә 950 мең тоннадан күбрәк сөт продукциясе озаткан. Русиядә терлекчелек тармагын, шул исәптән сөт җитештерүне, үстерү өчен алшартлар яхшы. Табигый мөмкинлекләр дә җитәрлек. Әмма сөтчелек проблемасы һаман да еллар дәвамында бер урындарак “таптана”. Читтән кертелгән сөт продукцияләре белән көндәшлек итәргә көчебез җитәрме? Илдә сөт җитештерүне арттыру өчен дәүләт күләмендә нинди чаралар күрелә? Башкортстан Хөкүмәтенең республика халкын үзебезнең натураль продукция белән тәэмин итүдәге һәм сөт җитештерүчеләрне дәртләндерү юнәлешендәге чаралары нинди нәтиҗә бирәчәк?


Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Хөкүмәт кушуы буенча илнең аграр тармагын алдагы сигез ел дәвамында үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Күптән түгел әлеге мәсьәлә буенча җитди киңәшмә узды. Аграр документта сөт терлекчелеген үстерүгә мөһим урын бирелүе очраклы түгел. Авыл хуҗалыгын үстерү буенча яңа программага ярашлы, 2025 елга илдә тулай сөт җитештерү күләме 32,4 миллион тоннага җитәргә тиеш. Бу үткән елдагыдан 1,3 миллион тоннага күбрәк дигән сүз. Әйткәндәй, Хөкүмәт вице-премьеры Аркадий Дворкович, илгә бу төр чималның күпләп читтән кертелүен исәпкә алып, якын елларда үзебездә җитештерү күләмен кимендә 40 миллион тоннага җиткерү бурычын куйды. Әмма Русия Сөт җитеш­терүчеләр берлеге экспертлары мондый биеклеккә 10-15 елдан соң да ирешеп булмаячак дигән фикердә. Сәбәбе — әлегә русиялеләрнең сөт продукция­ләренә ихтыя­җы түбән булу чимал җитештерүне арттыруга булышлык итә алмый.

 

Киләчәктә кайсы категориягә караучы хуҗалыклар сөтне күбрәк җитештерә башлар — монысын фаразлавы да авыррак. Федераль ведомствода, мәсәлән, тоташ илдә җи­теш­терү арткан бер вакытта шәхси хуҗа­лыкларда ул елдан-ел кимиячәк дип бәяли­ләр. Саннар да бу дәлилне ныгыта. Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча, сигез елдан соң крестьян ихатала­рының еллык тулай күрсәткече 13,9 миллион тоннадан артмаячак, ягъни узган елгы дәрәҗәдән 1,6 миллион тоннага кимрәк сөт җитеш­терәчәкләр. Мондый хәлнең сәбәпләре нәрсәдә соң, дигәндә, мөгаен, дөрес җавап — авыл ихаталарында маллар саны кимүдә.

 

Шул ук вакытта. Башкортстан Авыл хуҗалыгы кон­сультацияләү үзәге мәгълү­матлары буенча, крестьян (фермер) ху­җалыкларында сыерлар саны апрель уртасына 58,2 мең баштан арткан. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 4,7 меңгә күбрәк. Әлеге категория­дәге хуҗалык­лар, шулай ук, сөт җитештерүне былтыргы күрсәт­кечтән 3,2 мең тоннадан күбрәккә арттырды. Алар тарафыннан 30,3 мең тонна, ягъни үткән елдагыдан 2,4 мең тонна чамасы сөт күбрәк сатылган.

 

Шәхси хуҗалыкларда сөт җи­тештерү кими. Әмма аның сәбәпләре тирәндәрәк. Әлбәттә, төп сәбәбе — савым сыерлары саны кыскару. Анысы мал азыгының — кыйммәт, ә сөт бәясенең хакы түбән булуында. Крестьян өчен мондый шартларда сөт җитештерү файдага түгел. Авылда күрше-күләнгә генә сөт сатып чыгымнарны каплап булмый, әлбәттә.

 

Кызганыч, соңгы елларга кадәр, шул исәптән крестьян ихаталарында, җыелган сөтне эшкәртеп табыш алган байтак сөт заводлары, комбинатлары хәзер чит илдән кертелгән “сөт порошогы”на өстенлек бирә. Чөнки аларны чыгым түгеп җыеп йөрисе юк, сатып алу хакы да түбән. Базар мөнәсә­бәт­ләренең үз тәртипләре бар. Бигрәк тә бөтендөнья сәүдә яссылыгында үз-үзеңә бикләнеп яшәп тә, эшләп тә булмый. Әйтеп үтелүенчә, әлегә Русия­нең тугандаш Беларусь Республикасыннан киптерелгән сөт кертүне чикләргә көче җитми. Ихтимал, булмый да торгандыр. Белорус­ларның җиңел генә яулап алынган Русия сәүдә базарын кулларыннан ычкындырасы килми.

 

Күптән түгел үзәк матбугатта шундый хәбәр күзгә ташланды: шушы елның тәүге ике аенда Беларусь киптерелгән майсызландырылган сөткә экспорт бәяләрен ике мәртәбә киметкән. Нәтиҗәдә, Русия сәүдә базарында әлеге продукция хакы 2013 елдагы дәрәҗәгә кадәр төшкән. Бу — дәүләт сәясәте белән эшләнгән эш. Хәзер илебезнең эшкәр­түче пред­прия­тиеләре мондый көндәш­лек белән көрәшә алмас чиккә якынлашты.

 

Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге, әлбәттә, илебездә сөт җитештерү һәм сату белән проблема булмас, дигән фикердә. Әлеге продуктлар белән, имеш, складлар тулы. Тулыдыр, шик юк. Тик аның күпмесе үзебезнең илнеке икән?

 

Ничек кенә булмасын, әлегә Русиядә сөт җитештерүне арттыруга Беларусь “аяк чала” диләр. Ә алар белән көндәшлек итәргә нәрсә комачаулый — анык кына җавап ишетелми. Ил Хөкүмәте дә тәгаен чаралар турында дәшми. Шулай да, күптән түгел илнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев бераз “йодрык күрсәтеп” алды. “Белорус дуслар яңа сәүдә базарын эзләргә тиеш. Чөнки без русиялеләрне үзе­бездә җитештерелгән сөт белән тәэмин итү турында уйланабыз”, — диде һәм якындагы 5-7 елда бу проблеманы ябарга планлаштырулары турында белдерде. Әлегә сәүдә базарының көйле үсешенә составына үсем­лек майлары һәм кип­терелгән сөт кушылган сөт продукцияләре белән гадел булмаган көндәшлек комачаулый. Чит илдән кертелгән кип­терелгән сөтнең “фальсификация” корбаны булуын, бәлки, халыкка тиешле дәрәҗәдә аңлату эше алып бармау да комачаулый торгандыр. Күптән түгел “Россельхознадзор” үткәргән коллегиядә чыгыш ясап, Александр Ткачев болай диде: “Сөт базарындагы мутлашу белән көрәш Русия агросәнәгать комплексы өчен фронт линиясе булырга тиеш!”

 

Ведомство башлыгы белде­рүенчә, чит илнең киптерелгән сөте Русиядәге аерым сөт продукциясе эшкәртүче предприя­тиеләргә арзан сыр җитештерүгә дә юл ачкан. Сыр продук­цияләрендә үсемлек мае, майсызландырылган сөт өстенлек ала. Министр әлеге очрашуда үткән елда гына да илебезгә кимендә 150 мең (!) тонна сырга охшаш продукция кертелүен искә төшерде. Бу мәгълүмат, билгеле, “Россельхознадзор” адресына яңгырады. Ә бит сыйфатсыз сыр продукциясе илдәге предприятиеләр эшчәнлегендә кире чагылыш таба. Фәкать шушы аркада Русия җитеш­терүчеләре узган елда 70 миллиард сум керем алып җит­кермәгән.

 

Апрель башында федераль ведомство башлыгының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов илебез предприятие­ләрендә читтән кертел­гән киптерелгән сөтне үзебезнекенә алыштыру мәсь­әләләренә багышланган ки­ңәшмә үткәрде.

 

— Озак вакытка исәпләнгән аграр сәясәттә Русия Хөкүмәте үзебезнең сөт җитештерүче предприятиеләрне базар “давылы”ннан саклау буенча барлык чараларны да күрәчәк. Аерым төбәкләрдә сөт хакы нигезсез кимегән очракта да дәүләт ярдәме туктамаячак. Аграрийлар белән бергә эшләүче, хезмәттәшлек итүче предприя­тиеләр дә мондый ярдәмгә өмет итә ала, — диде беренче урынбасар.

 

Күптән түгел Башкортстан агра­рийларының сөт җитеш­тергән өчен өстәмә рәвештә 300 миллион сум акча алачагы мәгълүм булды. Бу турыда апрель башында Башкортстан Хөкүмәтенең Тотрыклы социаль-икътисади үсеш тәэмин итү буенча комиссия утырышында хәбәр ителде. Премьер-министр урынбасары, аграр тармак министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, бу сумма чимал сату бәяләренең түбән булуы аркасында аграрийлар алып җиткермәгән керемне тулыландыру максатында бирелә. Узган атналарда, мәсәлән, республикада бер килограмм сөт бәясе 19 сумнан артмады, бу узган елгы күрсәткечтән 25 процентка кимрәк. Әлеге акча елның тәүге ике ае өчен бирелде, март-апрель айларындагы югалтулар өчен республика Хөкүмәте тагын да шундый ук күләмдә акча бирәчәк һәм аны аграрийлар май аенда ала башлаячак, дип хәбәр иттеләр безгә министр­лыкның матбугат хезмәтеннән.

 

— 2016-20 елларда Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерүнең стратегик планы җитди бурычлар куя, — диде Илшат Фазрах­манов. — Сөт җитештерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. 2016 елда республикада тулай сөт җитештерү 710 мең тонна булса, үткән елда 715 мең тонна тәш­кил итте һәм 2020 елга күрсәткеч 900 мең тоннага җитәчәк. Һәр сыердан уртача савымны узган елгы 5098 килограммнан 5200 килограммга күтәрәчәкбез. Әлеге максатка ирешү­дә сөтчелек тармагын тагын да модер­низацияләү, токымлы маллар санын арттыру һәм мал азыгы сыйфатын яхшырту ярдәм итәчәк. Әлбәттә, әлегә кадәр сатып алынган маллар һәм сөтчелек тармагы ихтыяҗлары өчен сатып алынган җиһазлар бәясенең бер өлешен субсидияләү дә зур казаныш булды. Республикада аграр сәясәтне дөрес алып бару, гомумән, башкортстанлыларны, нигездә, үзебезнең продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Без сәүдә базарындагы арзан көндәшлек белән көрә­шергә сәләтле һәм тиздән русиялеләрнең урында җитеш­терелгән сыйфатлы ризыкның импортка караганда сыйфатлырак булуын аңлаячакларына ышанабыз.

 

 

Олег Төхвәтуллин.
 

 

Чыганак:Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев