Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Сөт иле-Теләче” агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсе механизаторлары арбаны кыштан әзерли

"Сөт иле-Теләче" агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсе механизаторлары халкыбызның мәгълүм мәкаленә бераз төзәтмә керткән хәлдә бүген лаеклы рәвештә ял итә. Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр алар 2016 ел сабанына чыгасы тырма-чәчкечләрне, каток-культиваторларны, БДН- 6, КСН -3 ише җир эшкәртү агрегатларын ремонтлап, әзерлек сызыгына бастырганнар. - Быел көзге кыр эшләре бетүгә ремонтка тотындык....

"Сөт иле-Теләче" агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсе механизаторлары халкыбызның мәгълүм мәкаленә бераз төзәтмә керткән хәлдә бүген лаеклы рәвештә ял итә. Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр алар 2016 ел сабанына чыгасы тырма-чәчкечләрне, каток-культиваторларны, БДН- 6, КСН -3 ише җир эшкәртү агрегатларын ремонтлап, әзерлек сызыгына бастырганнар.

- Быел көзге кыр эшләре бетүгә ремонтка тотындык. Кукурузны алдан җыеп алу безнең файдага булды. Шуңа күрә туңга сөрүне вакытында төгәлли алдык. 400 гектар мәйдандагы җирне сукалауга ирештек. Язын бу җиргә кукуруз чәчәргә ниятлибез. Ике сукабыз бар, киләсе җәйдә өченчесен хәстәрләргә җыенабыз. Сукалаган җир беркайчан да алдатмый. Бу уңайдан күңелебез әзме-күпме тыныч. Аннары, 1996 елда ук чәчелгән күпъеллык үләннәрне эшкәртүгә ирештек. Җир эшкәртүче егетләребез ике сменада эшләде. Алга таба тракторларны ремонтлаячакбыз. Ике данә Т-150 тракторын, бер МТЗ-1221 тракторы двигателен, бер МТЗ-80 тракторын ремонтлыйсыбыз бар. Запас частьлар булса, бүген ремонтлап, әзерлек сызыгына куярга була. Егетләр эшлибез дип тора. Арада яшь механизаторлар да булу аеруча куанычлы. Тагылма авыл хуҗалыгы машиналары бүгеннән язгы кыр эшләренә әзер, - дип белдерде остаханә мөдире Фәннур Гыйльманов.

Ремонт барышында слесарьлар Илфат Зәкиев, Айрат Шәкүров, Шәйхулла Шәйхуллин, Шаһинур Хәбибуллин (җәйге айларда амбарда машинист булып эшләргә дә өлгерәләр) Рәҗәп Гайнуллин һәм токарь Илфат Зәйнетдинов зур тырышлык куеп эшләгәннәр. Көзге айларда тупланган өч бригаданың берсе чәчкечләр ремонтласа, икенчесе катокларны, өченчесе культиваторларны яңарткан.

Ни генә булмасын, нефть бәясе төшү күп кенә илләрне икътисадый кризиска китергән вәзгыять авыл халкын гына түгел, дөнья җәмәгатьчелеген шик-шөбһәгә салса да, мишәләрнең зур оптимизм белән искене яңарту хисабына тагылма авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап сафка бастыруы һәм килер язларга зур өмет белән яшәве бары мактауга лаек.

Инде гыйнвар аеның да санаулы көннәре генә калып бара. Шагыйрь әйтмешли, март аеның нечкә билле җиле җиргә ятып кар ашарга да" күп калмый. Хуҗалыкларда булган техника ничек булса да төзәтеп чыгарга кирәк. Бу очракта урындагы җитәкчеләрдән лаеклы кызыксындыру чаралары булдырып, авыл халкын бер йодрыкка туплау, аларга уңайлы эш шартлары булдыру сорала. Шул ук вакытта техника ремонтының үз кыйммәтен киметергә, энергетик чыганакларны сак кулланырга кирәк.

Фәнил Гаязов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев